Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әрекмән тамырыннан - кофе, алабутадан - карабодай боткасы

6 Июнь 2017 1131
Әрекмән тамырыннан – кофе


Әрекмән дару үләне генә түгел, менә дигән яшелчә дә. Себердә һәм Кавказда әрекмән яшелчә булып санала. Япониядә аны махсус түтәлләп үстерәләр һәм ул анда дово дип атала. Ашау өчен яфрак һәм тамырын кулланалар. Аны пешереп тә, кыздырып та ашыйлар. Маринадланган әрекмән тамыры Кытайда деликатес санала. Тәм ягыннан әрекмән тамыры бәрәңгегә охшаган. Чи килеш ашаганда да тәмле. Киптереп, төеп он ясарга мөмкин. Әгәр әрекмән тамырын ваклап кыздырсагыз, ул кофены алыштыра. Яшь яфраклары салат өчен тәмле.


Алабутадан – карабодай боткасы


Чистартылган алабута орлыгыннан ботка пешерергә мөмкин. Тәме ягыннан ул карабодайны хәтерләтә. Шулай ук коймак, боламык, запеканка пешерергә була. Яшь яфракларыннан салат, щи пешерәләр. Аны маринадларга, куас куарга, киптерергә мөмкин. Әби-бабайлар аның белән ачлыкны кичкән. Тик ул файдалы да. Алабута организмны шлаклардан чистарта. Ул пектин һәм клетчаткага бай. Бу матдәләр исә организмдагы токсиннарны губка кебек сеңдерә. Ул шулай ук эч кибүдән дә коткара.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 1977
10 Март 2020 11:23 1481
23 Март 2020 13:07 1411
16 Март 2020 12:44 1388
ӨСКӘ