Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Разат абый булмаса, җырламыйбыз!”

26 Декабрь 2016 1466
Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында яшәүче Разат Даутовның даны бөтен районга таралган. Ул бик оста баянчы. Өендә 7-8 төрле баяны гына бар. Моңа өстәп, тал чыбыгыннан төрле кәрзиннәр, талбишекләр дә үрә икән. Булганнан бар да була диләрме әле?
“БЕР ТӨН ЭЧЕНДӘ БАЯНДА УЙНАРГА ӨЙРӘТТЕ”

1955 елда Мамадыш районының Югары Козгынчы авылында туа ул. 2 сыйныфта укыганда әтисе аңа “Тула” баянын бүләк итә.

– Сөенечемнән нишләргә бел­мә­дем, – дип искә төшерә ул көннәрне Разат абый. – Әнием Рәхимә бер төн эчендә баянда уйнарга өйрәтте. Ул үзе бик оста баянчы иде. Әти тальянда оста уйнады. Хәзер дә әтинең тальянын өебездә истәлек итеп саклыйбыз. Үзем гитарадан кала барлык уен коралларында диярлек уйныйм.

“КАЗ БӘБКӘЛӘРЕ МИН ҮРГӘН КӘРЗИНДӘ ЧЫКТЫ”

Разат абый әни­сен­нән баянда уйнарга өйрәнсә, әтисеннән тал чыбыгыннан әйберләр үрергә өйрәнә. Бу эш­нең сабырлык таләп итүен дә әйтеп узды. Бүген ул тал чыбыгын­нан ниләр генә үрми – кәрзиннәрнең, тал­бишекләрнең, төрле савытларның чуты юк!
– Әле дә хәтерлим. Иң беренче итеп тал чыбыгыннан кәрзин үрдем. Каз бәбкәләре шунда чыкты. Кыш көне чаңгылар киеп, тал чыбыгы җыярга китә идем. Аның шул җыю эшләре дә үзенә күрә кызык. Чыбыкларны пычак белән кисеп алам. Өйгә алып кайтып, кайнар суда тотам. Бу эшләрне мал өендә башкарам. Анда без терлекләргә азык пешерәбез. Шунда гына үреп утырам, – ди Разат абый.

Тал чыбыгын агартып, ягъни кабы­гын салдырып та үрә ул. Талның кы­зыл төстәгеләреннән дә үрә икән. Ясал­ган әйберләрнең формалары да төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, кәрзиннәрне, талби­шек­ләрне шакмак, түгәрәк, озынча фор­­маларда ясый. Ә ни­гезен тимердән куя. Бер талбишеген туктамыйча ике сәгать эчендә үрә ала. Шунысы бар: бу әйберләрне ул сатып бирми. Бары якын һәм белгән кешеләренә чын күңеленнән бүләк итә.

– Күңел өчен генә эшлим. Акча алу дигән нәрсә юк. Әнием Рәхимә го­мере буе киемнәр текте. Авылда аннан башка тегүче булмады. Бик аз бәядән тегә иде. Әти дә, әни дә кеше хәленә керә торган булдылар. Тал чыбыкларыннан төрле әйберләр үрү хобби сыман. Бер эшкә тотынсам, аны эшләп бетерми туктамыйм. Ашамаска да, эчмәскә дә мөмкинмен, – диде Разат абый.
ҖЫРЛЫ ГАИЛӘ

Кулы алтын баянчыны яраталар. “Разат абый булмаса, җырла­мый­быз”, – дип кенә җавап кайтара авылдашлары.

Разат абый хатыны Зө­ләй­ха апа белән бик тә ту­ры килгән. Икесе дә җыр-моң­га тартылган. Икесе дә мә­дәният өлкәсендә эшли. Хәзер инде Разат абый лаеклы ялда. Шулай да, баян­чы буларак бер бәйрәм дә аннан баш­ка узмый. Моңарчы ул Югары Чаллы мәдәният йортын җитәкләгән. Зөләйха апа әле дә сәнгать җитәкчесе булып эшли. Гөлназ, Илназ, Алмаз исемле балалар үстерәләр. Кызлары Гөлназ Даутованы җырлар авторы буларак та беләсездер. Балалары пианинода, синтезаторда уйный. Чын мәгънәсендә җырлы-моңлы гаилә бу.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 930
ӨСКӘ