Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Равил ШӘРӘФИЕВ: “ДӨНЬЯДА ИҢ ӘШӘКЕ ӘЙБЕР – НӘФЕС”

23 Июль 2020 843
– Равил абый, туры сүзле икәнегезне беләм, мәктәптә укыганда да шундый идегезме?

– Әйе. Мәктәп директоры Әлкидән килгән мишәр хатыны иде. Хәлифә апа. Бик чибәр һәм бик усал. Мәктәпне кулында тотты. Аннан бөтен кеше курка иде. Безнең мәктәп авылның (Балык Бистәсе, Олы Солтан) бер башында, мин икенче башында яшим. Беркөнне моның дәресенә соңга калып кердем: “Нишләп соңга калдың? Әнә, тау артындагы чирмешәннәр дә күптән килеп җитте”, – ди. “Чирмешәннәр чаңгы белән тауга менә дә шуып кына төшә. Мин бит авылның теге башыннан киләм”, – дидем. “Алайса, чаңгы ал да Чирмешәнгә барып тор, башка вакытта дәрескә вакытында йөр”, – диде. Усал укытучыларга да сүз әйтеп куя идем шулай. Әмма бу усаллык түгел, тапкырлык. Сүз тыңламый торган, тәртипсез бала түгел идем.

– Популяр булу өчен артистка ни кирәк?

– Ихласлык. Бер мәҗлестә утырганда Разил Вәлиев: “Карале, популярлыкның сере ихласлыкта икән бит”, – диде. “Беләм мин аны. Ихлас мин, чөнки ялганлый белмим. Күңелем саф”, – дидем.

– Бүгенге тормышта ихлас булып калу авырмы?

– Авыр. Гел ялган белән тулган бит дөнья.

– Нәрсәләр борчый?

– Караклык гаҗәеп үсте. Заманында Герценны укып “бозылдым”, ирекле фикер йөртә башладым. Хәзер миллиардлап урлыйлар. Дөньяда иң әшәке әйбер – нәфес. Рәсәй чирле. Законнар эшләми. Бөтен акчаларыбыз чит илдә бит, агып кына тора. Пенсия яшен нишләттеләр... Болай да пенсия яшенә җитә алмыйча үләләр. Безнең театрда гына күпме яшьләр китте.

– Сәхнәне сагынып киләсезме?

– Әлбәттә. Опиум бит ул сәхнә, чир.

– Яшьлеккә кире кайтасыгыз киләме?

– Килми, әмма сагыну бар. Авылымны сагынам, йөргән сукмакларымны...

Авылда төп йортыгыз бармы?

– Бар, анда хәзер кеше тора инде. Их, авылга йорт салмадым... Хәзер инде “сала алмыйсың, җир кыйммәт”, диләр .
  
– Нигезегездә кемнәр яши?

– Әйбәт кешеләр. Авылда: “Син монда җир ала алмыйсың”, – дип әйтү мине бик рәнҗетте.

– Кем әйтте, авыл советымы?

– Түгел, хуҗалык җитәкчесе. Җирне сатып бетерделәр. Җир сатыла торган әйбермени ул? Хәлле бер бай кешегә: “Салып бир әле миңа йорт”, – дидем. “Салып бирәм, ләкин үзебезнең авылда”, – диде. Саба районы, Миңгәр авылында, Шәүкәт абыйның авылы ул. “Миңа анда кирәкми”, – дидем.

– Хәзер авылыгызга кайтып, кунып килергә дә урын юкмы?

– Бар. Туганнарның киленнәре, тол хатын. Әмма хатынымның кеше өендә торасы килми. Берүзем кайтып, хатын-кыз янында яшәве шулай ук уңайсыз.

Булды заманнар:
Уйнадык, көлдек!
Яшь, таза чакны
Мәңге дип белдек...

(Равил Фәйзуллин. Шигырьдән өзек)

– Равил абый, театрда ике хуҗа – режиссёр белән директор. Икесенә дә ярап бетеп буламы?

– Ярарга тырышмыйм, икесен дә хөрмәт итәм. Илфирның директор¬лыкка килүен теләдем. Ул “зам” булып эшләгәндә Колумбиягә барырга туры килде. Илфир алып барды. Кеше бит юлда таныла. Юморы бик ошады. Карале, бу шәп егет икән, – дидем.

– Шамил Зиннуров та бик әйбәт иде...

– Әйбәт, кешелекле иде, ләкин озак торгач кеше барыбер үзгәрә. Шамил дә үзгәрде. Кешеләрдән курка башлады. Властьта озак торган кешедә “хезмәткәрләрнең берәрсе миңа этлек эшләргә җыенмый микән” дигән фобия барлыкка килә. Шамилне директор итеп куйдыручы да мин идем. Марсель Хәкимович килде дә миңа: “Директор юк бит. Кемне куябыз?” – ди. “Уйлап та торма, әнә, Чаллыдан Шамилне чакырабыз”,– дидем. Улвакытта Чаллыда иде.

Моңсуланам.
Сагындыра.
Димәк,
Сагынырлык булган барысы.
(Рүзәл Мөхәммәтшин. Фотоальбом.)

Гомер буе ябык булдыгызмы?

– Бер тапкыр тазардым. Яшь чакта. Вәкил Закиров дигән артист бар иде. Таза иде ул. “Ничек тазарырга?” – дип аннан сорадым. “Пиво эчеп, каймак аша”, – диде. Шулай эшләгәч тазардым бит, малай. Укытучым: “Карале, Равил, син нишләп шушы яшеңнән тазарып йөрисең?” – диде. Көзгегә карадым, чыннан да, матур түгел икән. Шуннан ябыга башладым. Ябыгу симерүгә караганда авыррак булды. Хәзер инде бөтенләй тазармаска тырышам.

– Җирдә өченче тапкыр яшим дигән идегез, җаннарның күчүенә ышанасызмы?

– Ышанам.

– Яңадан туасыгыз киләме?

– Юк. Россиядә туармын дип куркам.

Куркам мин киләчәктән:
Фанидагысыннан, бакыйдагысыннан.
Шуңа күрә дә сорыйм Аллаһтан:
Ярлыка безне – һәммәбезне –
Дөньялыкта җыйган гөнаһлар өчен!
(Равил Фәйзуллин. Шигырьдән өзек)

– Яраткан җырчыгыз бармы?

– Зөлфәт Хәким. Җырлавын бик яратам. “Концертыңны куй әле”, – дидем. “Театрны бирмиләр”, – диде. Шуннан ниндидер мәҗлестә Илфирга: “Концертын эшләгез”, – дидем. Эшләмәделәр.

Равил Шәрәфи белән сөйләшеп туйгач, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттем.

– Нурулла хәзрәт, Равил абый җаннарның күчүенә ышана.

– Равил абыйны бик хөрмәт итәм. Аллаһы Тәгалә аңа дөрес фикерне табарга насыйп итсен. Бер егет сөйләде: “Берзаман тормыш мәгънәсен югалттым. Кая барып бәрелергә белмим. Әтием рус булгач, чиркәүгә киттем. Елый-елый дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорадым: “Йа, Раббым, мине туры юлга керт әле”, – дидем. Бер-ике атнадан Ислам кабул иттем”, – диде. Бу егетнең ихлас күңелдән Аллаһтан соравы булган Һәм Раббы җавап бирде, туры юлга күндерде. Кеше әйткән трактовкаларны тыңлыйсың килмәсә, Аллаһы Тәгаләгә дога кыл: “Йа, Раббым, мине туры юлга күндер. Миңа хак динне күрсәт. Хак юлны, Үзең турында дөрес мәгълүматны ач әле”, – дигән. Юлыңны Ул ачар.
Реинкарнация – җаннарның күчеше, индуизм тәгълиматы. Ислам динендә андый тәгълимат юк.

Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылының җирле үзидарә рәисе, безнеңчә “силсәвит” – Рафис Сөнгатуллинга да шалтыраттым.

– Рафис әфәнде, авылдашыгыз Шәрәфигә Олы Солтаннан җир, йорт кирәк...
  
– Равил Шәрәфинең кайтып: “Миңа җир кирәк”, – дип әйткәне булмады. “Солтан” агрофирмасының директоры белән сөйләшкән булгандыр, аларын белмим, әйтә алмыйм. Бездә җир сатылмый, арендага бирелә.

– Равил абый кайтса, бу мәсьәләне ничегрәк хәл итә аласыз?

– Пажалыста, үзенә ошаган җир таба алса, ул җир кеше исемендә булмаса, аренда белән алсын. Арен¬даны хәзер аукцион буенча уйната башладылар. Камчаткадан кайткан кеше дә гариза язып теләгән җирдән ала, законы бар. Кайткан кешеләрне борып җибәргәнем юк.

– Силсәвиткә шалтыраткач, авыл хакында да сөйләшик инде. Авылда чүпне кая ташлыйлар?

– 10 евроконтейнер куйдык, шунда салалар. Чүпне атнага бер мәртәбә алып китәләр.

– Сезнеңчә, авылны саклау өчен нишләргә кирәк?

– Бу сорауга төп-төгәл җавап бирә алмыйм. Хәзер утыз төрле програм¬ма бар: мәктәп, ФАП, юл төзү һ.б. Бу программалар моннан 20-25 ел элек колхозлар барында булса, вәт яшьләрне саклап калып булыр иде, минемчә. Хәзер эш юк дип яшьләр дә калмый шул.

– Авылда ничә хуҗалык?

– 120. 40ы – дачниклар.

– “Солтан” агрофирмасында яшьләргә эш юкмы?

– Күп кеше белән эшләми алар. Игенчелек, хайванчылык юк бездә.

– Үзегез Олы Солтанда яшисезме?

– Әйе.

– “Силсәвит” булып эшләү авырмы?

– Җил чыкса, кар яуса, кәеф бозыла минем. Урамны, юлларны чистартасы була. Хатын: “Нишләп кәефең юк, кар явамы әллә?” – ди.

– Ничә ел эшлисез?

– Көзгә 14 ел була, Алла боерса.

– Хатын кайда эшли?

– Китапханәдә.

Сездә мәктәп бармы соң?

– Бар иде, бетте. Башлангыч класска калды.

– “Силсәвит” булу өчен нинди сыйфатлар кирәк?
  
– Түземлек, тырышлык һәм “гармонист” булырга!

– Гармонист?!

– Шаярып әйтәм. Баянда кирәкмәс урынга бассаң, бүтән тавыш чыга бит, монда да шулай. Халык белән “гармунда” уйный белергә кирәк.

– Равил Шәрәфи белән бергә кайтсак, кабул итәсезме?

– Пажалыста, кайтыгыз.

***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 5 сентябрь 2019 №35


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1946
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ