Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Равил ГАЛИЕВ: “Агач йорт салу турында хыялландым”

5 Май 2020 1047
Җырчы Равил Галиевның видеоларын карарга яратам. Бигрәк тә табигатьтә төшкәннәре, йорты янында кайнашканнары шәп чыга. “Әссәламәгаләйкүм”, яисә “Сәлам, дускайлар” дип башлый да, салмак кына тавыш белән ихата тирәсендәге күренешләрне бәян итәргә керешә ул. Соңгы елларда җырчының эше каты – Тукай районы Әҗмәкәй авылында йорт салып ята. Әңгәмәбездә авыл тормышы, гаилә, балалар турында сөйләштек.
– Равил абый, авылда йорт салу хыялы белән күптән яна идегезме?

– Күптән. Һәрбер авыл баласы үз йортын булдыру теләге белән яшидер инде ул. Ә мин һәрвакыт агач өй турында хыялландым. Шуңа аны борыстан салдык. Аскы катка подвал ясап, шунда спортзал, сауна, аппаратура бүлмәсе булдырырга уйлап торам. Ләкин аңа кадәр эшлисе эш күп әле. Подвалга бит ахырдан гына төшәләр. Аннан тагын бер хыялым бар иде: эш бүлмәсе, китапханә булдыру. Анысы да тормышка ашты.

– Әлеге йортта гел торырга җыенасызмы?

– Кайтып-китеп кенә йөрергә дип салмыйбыз. Көн дә яшәр өчен.

Ә ни өчен Әҗмәкәйдә?

– Әҗмәкәй – Чаллыга терәлеп торган авыл. Дөресен әйткәндә, Чаллыдан читтәрәк, экологик яктан чистарак җирдә яшисем килгән иде. Ләкин балаларга укырга кирәк булганга, якынрак урынны сайларга булдык. Бу очракта хатынның сүзе өстен чыкты. Йорт салырга җир эзләп йөргәнне ишетеп, шушы авылда яшәүче дуслар бирегә чакырды. Монда элек бик тәртипле кешеләр яшәгән, аны бакча итеп кенә тотканнар. Алар хәзер олы яшьтә инде, шәһәрдә яшиләр. Йорт салынмаган, әмма базы, гаражы, мунчасы бар иде.

– Мәйданы зур бугай? Агачларны да байтак утырттыгыз кебек...

– Әйе, 30 сутый җир. Шуңа да бер почмагында кечкенә генә урман үстерергә уйлыйм. Урманнан агачлар алып кайтып утырттым: имән, нарат, чыршы, балан, миләш, чикләвек куагы, юкә – барысы да бар. Алтын көздә матур төсләргә керерләр дип уйлыйм. Шуны күзаллап, махсус эшләнгән эш инде ул. Матурлык яратам. Тагын груша, черешня, слива, алмагачлар да утырттым.

– Бакчагыз артында ук зур ерганак урнашкан бугай...

– Әйе, анда зур чытырманлык иде. Корыган, ауган агачларны хатын белән чистарта башладык. Билгеле бер урынына тимәдек. Анда ел саен сандугач килә. Ә ул кузгатканны яратмый. Шул чокыр башында чишмә булган. Шуны табып, казырга кирәк. Аннан чокырга су да тулачак, балыклар да җибәреп булачак. Элек тирә-як күршеләрнең андый тәҗрибәсе булган. Менә яңадан алар белән сөйләшеп, күмәкләшеп тотынырга инде.

– Мал-туар тотарга уйлыйсызмы?

– Ныклап яши башлагач, һичшиксез, кош-корт булачак. Хыялым – сарык асрау. Без – мөселман балалары, һәр елны корбан чалырга тиешбез. Сыерга ук тотынып булмас инде анысы.

– Балта эшенә осталык ничек?

– Осталыгым бар. Таш эшенә генә юк. Осталык булса да, ныклап торып бер эш тә башкарганым юк әле.

– Сез гел табигатьтә. Әле балык тотасыз, әле ауга чыгасыз, әле гөмбә, җиләк җыясыз...

– Табигатьтә үскән балалар бит без. Әти оста гөмбәче иде, аңа карап өйрәндек. Балык тотарга кечкенә чакта елгасы гына булмады, әлеге шөгыльгә мохтаҗлык күреп үстек. Аның каравы, чишмәләр, инешләр күп бездә. Балык тотарга Чаллыга күчкәч кенә хирысландым. Төрле ысуллар белән төрле балык тота беләм.

Сезнең белән тормыш итү җиңелме?

– Хатыным Ландышка минем белән яшәү авырдыр дип уйламыйм. Мин бик ипле, тыныч кеше. Юк-барга кеше күңеленә бәрелмим, рәнҗетмим. Бер-беребезне аңлап яшәдек, яшибез.

– Ә шулай да, нинди җитешсезлекләрегез бар?

– Бәлки максатчанрак, үҗәтрәк булу җитмидер. Шундый сыйфатларым булса, бу өйне дә иртәрәк сала башлар идем.

– Балаларыгызның нинди сәләтләре бар?

– Тугыз яшьлек кызыбыз Әминә 6 яшеннән хореография мәктәбендә укый. Төрле шәһәрара конкурсларда катнаша, минем концертларда да бии. Сәйдәшкә 14 яшь тулды, паспорт алдык. Минем белән бер буйда, нинди киемем ошый – шуны алып кия. Музыка мәктәбендә фортепиано классында укый. Бәләкәй чагында шигырьләр яза иде, әлегә бу сәләте туктап тора. Аның каравы, нәфис сүз остасы буларак үзен күрсәтә. Балалар мәктәптә дә яхшы укыйлар.

– Ә үзегезнең туган авылыгызда (Азнакай, Камышлы Күл) бүген кемнәр яши?

– Әти белән әни исән-саулар, Аллага шөкер. Әнигә – 80, әтигә 83 яшь. 55 ел бергә гомер итәләр. Әтиләр каршына гына өлкән абый йорт салды. Менә аның кулыннан килмәгән эше юк.

– Чит илләргә чыгарга яратасызмы?

– Ел саен бара идек. Юрганыңа карап аягыңны суз, диләр бит. Төзелеш эшләренә тотыну сәбәпле, әлегә бакчада гына ял итәргә туры килә.

– Тормышыгыздан көнләшүчеләр бармы?

– Көнләшерлек әйберебез юк бит безнең. Хәләл юл белән табылган мал. Андый кешеләргә игътибар иткәнем юк, күбрәк позитив әйберләрне күрәсе килә.
  
Язма «Акчарлак » газетасының архив саннарынарыннан алынды
3 май 2018 № 17
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1971
12 Октябрь 2020 09:36 1361
5 Октябрь 2020 10:16 1317
ӨСКӘ