Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Равил Фәйзуллинның яшь калу серләре

5 Ноябрь 2015 1536
Бүген www.akcharlak.com сайтыбызда “Хәерле иртә, Татарстан!” дип исемләнгән өр-яңа сәхифәбезне ачып җибәрдек. Әлеге бүлектә танылган шәхесләр татар халкына хәерле иртә телиячәк. Шулай ук үзләренең иртәләрен ничек башлаулары һәм яңалыклары белән дә уртаклашып барачак. “Хәерле иртә, Татарстан!”ның беренче кунагы – танылган язучы, халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
– Равил әфәнде, хәерле иртә Сезгә!

– Хәерле булсын барчабызга да! Барлык татар халкына хәерле иртәләр телим!

– Иртәгез гадәттә нәрсәдән башлана?

– Шәхсән үзем иртән торгач, тәнемне уятам. Яши торган өебез янында гына “Динамо” стадионы бар. Шунда йөгереп керәм. Интернетка кереп, дөньядагы яңалыклар белән танышып алам. Туган җиребез регион гына булып калмасын, ә көчле республика булып чәчәк атсын иде. Кайчандыр шундый юллар язганмын: “Иртән тор да, чиста ак күлмәк ки һәм дусларны арттыр дөньяда”. Шушы яшемдә әлеге фикерне дөрес әйбер дип саныйм. Әйтеп узган хисләр белән һәр иртәдә уянам. Әлбәттә, гаиләм, туганнарым турында уйланам. Якыннарым исән-сау булсыннар дип телим.

– Равил әфәнде, яшегез турында да сүз кузгаттыгыз. Сез хәзер ничәнче яшегез белән барасыз соң?

– Миңа 72 яшь. Лаеклы ялда булсам да эшләп йөрим. Бүгенге көндә “Татмедиа”да киңәшче. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашасың. Кемнәргәдер эше яхшыга китсен дип, фикерләреңне әйтәсең. Алар аны кабул итсә, тагын да күңелле. Эш җитәрлек анысы. Чөнки гомер буе татар матбугатында эшләү сәбәпле, аның киләчәге турында уйландым һәм уйланам.

– Шушы уйлар белән уянасызмы, Равил әфәнде?

– Әлбәттә. Дөресен әйтергә кирәк, бүгенге көндә газета-журналларның тиражы кими бара. Язучының, журналистның хезмәтен басмаларда күбрәк күрәсе килә.

– Тормыш иптәшегез Наилә ханымның хәлләре ничек?

– Аллага шөкер, барыбыз да исән-саулар. Ул да сезгә хәерле иртәләр тели (елмая).

– Бүген нинди эшләр белән янасыз? Көнегез бүленгәнме?

– Эш булып торсын. Ул булганда яшәүләре күңелле. Кичә Мәскәүдән кунакка кайткан олы улым Алмазның балалары (Чулпан, Ильяс, Камил), кече улым Газиз белән бергәләп опера театрында Халыклар дуслыгына багышланган зур концерт карадык, кичкә таба циркка киттек. Оныкларның каникуллары бит. Газиз 8 нче сыйныфта укый. Шуны әйтәсем килә: оныкларым Мәскәүдә рус мохитендә яшәсәләр дә, татарча бик әйбәт сөйләшәләр. 47 яшьлек олы улым Алмазга, 14 яшьлек кече улым Газизгә карыйм да, шулай урталыкта калам (көлә). Миңа бер дә картаерга ярамый. Оныкларны да, Газизне дә аякка бастырасы бар.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ