Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Равил ФӘЙЗУЛЛИН: “Кәгазь битенә нәрсәдер сырламаган көнем юк…”

15 Декабрь 2020 518
– Равил абый, “Казан утлары”н сездән дә озак җитәкләгән баш мөхәррир булмаган. Журнал коллективы белән хезмәттәшлек әле дә дәвам итәме?

– Редколлегиядә әгъза саналам. “Казан утлары” архивыннан” дигән рубрика алып барам. Яңа язган шигырьләрем дә даими чыгып килә. Ә киңәшне аны сорасалар гына әйтәсең, сорамасалар, кешегә такмыйсың.

Журналның киләчәге, язмышы уйландырамы?

– Уйландыра. Журнал язмышы – күпмедер дәрәҗәдә минем дә язмышым. Гомеремнең чирек гасырга якыны шушы журналның баш мөхәррире вазыйфасында үтте бит. Әле еллары нинди диген! Ниләр генә кичермәдек! Үзгәртеп кору галәмәтләре, идеологик маяклар алышыну, акча культы формалашуы, байлар һәм ярлыларга бүленүләр, төрле реформалар һәм кризислар, финанс кытлыклары...

Сез бүген дә “казна эше”ндә эшләп йөрисез дип беләм...

– Әйе, “Татмедиа” АҖ генераль ди­ректорының киңәшчесе, журнал­ларның эчтәлеге өчен җаваплы кеше саналам. Мине тиражлар мәсьәләсе бик борчый. Эчтәлеге бик яхшы булып та, күп көч куеп чыгарган журналны яки газетаны бер тар даирә генә укый икән, хезмәтеңнең “файдалы эш коэффициенты” (мәктәптә шулай өйрәткәннәр иде) бик түбән була түгелме соң?

– Интернет заманында кәгазь басмаларга ихтыяҗ кимү котылгысыз хәлдер, бәлки?

– Бәхәс уята торган катлаулы мәсьәлә бу. Үткән гасыр урталарында телевизор пәйда булгач, театрлар бетәчәк, дип фаразладылар.Ә гамәлдә алай булып чыкмады. Кешелек тарихы моңарчы – борынгыдан бүгенгегә кадәресе – басмада (ташта, пергаментта, кәгазьдә) язылды. Тарихны алар аша беләбез. Хәзерге заман техникасы “җимешләре” – бик нечкә, четерекле, хәтта әйтер идем, хәтәр нәрсә: аны глобаль масштабта бер “вирус-бизгәк” тотып алса, система “параличланып”, бөтен җыелган мәгълүмат базасы секунд эчендә югалырга мөмкин.

– Сезнеңчә, иҗат итүнең асы­лы нәрсәдә?

– Җәмгыятьтә һәм халык алдында торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә белүдә. Иҗат шәхси-интим тормышыңны бәян итүгә генә әйләнеп кайтып кала икән, бу инде әдәбият булмый. Халыкны борчыган теманы күтәрү һәм аны чишү юлларын күрсәтү, һич югында, эзләнү булырга тиеш иҗатта.

– Сез әйткән проблемаларны шигъ­рияттә чагылдыру авыррактыр...

– Җиңел түгел. Чөнки язылган әйбер артык җитди булса да укучы кабул итмәскә мөмкин. Халыкчан итеп әйтә белү кирәк.

– Быел “Фәйзуллин йөзүләре” Бөгел­мәдә булды. Ничек узды?

– Мондый ерак араларга йөргән юк иде әле. Арча, Яшел Үзән тирәләреннән ерак китми идек. Быел Бөгелмә һәм Әлмәт аксакаллар шурасы җитәкчеләре тәкъдиме белән оештырылды ул. Мин үзем дә бу юлы катнашучы буларак кына бардым. Спорт һәм әдәбият бәйрәмен оештыру җиңел түгел. Бу юлы мин андый мәшәкатьләрдән азат идем. Ике көнлек күңелле сәяхәтебездә Карабаш тауларына хозурланып, Һади Атласи эзләре буйлап йөреп, тарихи урыннарда булып кайттык.Татар нәселле атлары үрчеткән Фәрит Нәбиуллин каршы алды, кунакчыллык күрсәтте. Икенче көн тулаем йөзүләргә багышланды. Бөтен шартын китереп, йөзүчеләрне теркәп, табиб тикшерүе үткәреп кенә суга керттеләр.

– Катнашучылар күп булдымы? Нинди дистанциягә йөздегез?

– Утызлап булгандыр. Ярда да халык күп иде. “Карабаш диңгезен”без – биш кеше ике якка да йөзеп чыктык, җәмгысы өч километрдан артык булды. 500 метрга гына йөзүчеләр дә булды арада.

– Берсе сез, калган дүртесе кемнәр?

– Мәскәү татарларының автономия башлыгы Фәрит Фарисов, журналист, менә шушы йөзүләрне оештыручы Фазыл Вәлиәхмәтов, бозлы суда йөзү буенча дөнья чемпионы Илдус Маликов һәм Түбән Камадан Рәфыйк Әхмәдиев.

– “Фәйзуллин йөзүләре”н килә­чәк­тә сездән башка гына төрле районнарда үткәрсәләр, хуплар идегезме?

– Россиянең башка төбәк­лә­рендә, хәтта Сочида үткәрергә тәкъдим ясау­чылар да булды. Кызыксыну, ихтыяҗ бар. Әгәр дә яшь буыннар да кушылып шушы традиция дәвам ителсә, бик яхшы булыр иде. Аның кем исемендә булуы да ул кадәр мөһим түгел.

– Диета тотасызмы, Равил абый?

– Юк. Сугыш чоры, авыл баласы бит мин, ач тормасак та, ризыкның кадерен белеп, аңлап үскән буын. Шуңа күрә мин ашауга талымсыз. Организм күпме, нәрсә кирәген үзе белә ул. Мин кичке якта да шәп иттереп ашап куям кайчакта.

– Алайса, һәрвакыт формада булуның сере нәрсәдә?

– Мине һәрчак формада дип уйлыйсызмы? Төрле чак була, кайчак саулыкны кашыклап җыям да, аннан соң чүмеч белән түккән чакларым да булгалый.

Спорт белән даими шөгыль­ләнә­сезме?

– Даими дип әйтеп булмыйдыр. Төп шөгылем: җәй көне йөзү, кыш көне чаңгыда йөрү.

Ничә яшегездән йөзәсез?

– Кечкенәдән. 5-6 яшьләрдә суга тотып аттылар да, йөзә белмәгәнне күргәч, кире тартып алдылар. Суны бик яратам. Йөзәргә тиз өйрәндем. Җәен командировкага барган чакта да, сулыклары бармы икән, йөзә торган урыннары булырмы, дип уйлап барам.

– Улларыгыз да йөзәме?

– Йөзәләр, икесе дә шәп йөзә. Өлкән улым Алмазга 51 яшь инде. Ул Мәскәүдә яши, өч баласы бар. (Сүз уңаеннан әйтеп китим: туган телебезне яхшы беләләр, укый-яза алалар.) Кече улыма 18 яшь. Быел КФУга укырга керде. Гадәттә, алар да “Фәйзуллин йөзүләре”ндә катнаша.

– Соңгы елларда нинди әсәрләр яздыгыз һәм хәзер нинди уйлар белән яшисез?

– Темп һәм нәтиҗә яшь вакыттагы кебек үк булмаса да, тик торган юк. Кәгазь битенә каләм белән нәрсәдер сырламаган көнем юк бугай. Хәзерге укучыны уйдырма ачышларга караганда, документаль фактлар, чын булган хәлләр, вакыйгалар күбрәк кызыксындыра дип уйлыйм. Берничә ел элек “Татарстан язучылар берлеге” дигән китабым чыкты. Аның өстәмә исеме – “Публицис­тик уйланулар, тарихи фактлар, хатирә-күзәтүләр”. Әдәбият кешеләре өчен кирәкле белешмә-китап. Үткән ел “Равил Фәйзуллин. Яшәү калейдоскобы” дигән күләмле альбом-китап дөнья күрде. Боларның һәр икесе дә минем өчен кадерле басмалар. Бүген мемуар характерындагы тагын бер документаль хезмәт белән мәшгульмен. Ярты елдан тә­мамлармын дип өметләнәм.

– Күптән түгел “Татмедиа” агентлыгы һәм Татарстан журналистлар берлеге Респуб­ликада чыга торган газета-журнал җитәкчеләрен җыеп, зур киңәшмә уздырды. Рәсми басмалар белән бергә бу җыелышта шәхси газеталарның җитәкчеләре дә чакырылган иде. Нинди мәсьәләләр хәл иттегез?

– Бу җыелышта “Акчарлак” газетасын гамәлгә куючы Рузилә ханым Сафина да катнашты һәм чыгыш ясады. Кирәкле информацияне ул сезгә бәлки җиткергәндер дә. Минем тәэсирем шундый: безнең өчен бик тә актуаль һәм җитди мәсьәләләр турында сүз барды. Туган телебезне ничек саклап калырга һәм үстерергә? Вакытлы матбугатыбызны киң катлам укучыларга нинди ысуллар белән, ничек җиткерергә? Гомумән, тормышыбызның киләчәге, милләт язмышы турында ихлас сөйләделәр бу җыелышта катнашучылар. Проблемалар җитәрлек. Аларны тиз генә хәл итү мөмкин дә түгелдер. Әмма алар көн тәртибенә куелды.
Сүземнең ахырында шуны да әйтәсем килә: “Акчарлак” газетасын байтак еллар һәр санын укып, күзәтеп барам. Шәп газета, халык өчен кирәкле басма. Гомумән, шәхси инициатива белән чыгып килүче басмаларның халык арасында, бигрәк тә авыл җирлегендә абруе зур. Алар кулында зур аудитория. Шуңа күрә җитәкчелекнең аларга игътибары һәм ярдәме булырга тиеш дип уйлыйм.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 19 декабрь 2019 № 50

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2890
ӨСКӘ