Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Равил Фәйзуллин беренчелекне бирә язды (ВИДЕО)

21 Июль 2016 1470
Кичә Татарстанның халык шагыйре Равил абый Фәйзуллин йөзү марафонын 35 мәртәбә үткәрде. Аның мондый ярышларны Иделдә дә, Казансуда да, Тирән күлдә дә оештырганы булган.
ОЛЫ КҮЧӘ

Быелгы йөзү марафоны икенче ел рәттән Яшел Үзән районының Олы Клүчә авылындагы бик матур күлдә узды. Бирегә язучылар, журналистлар, мөхәррирләр, рәссамнар, җырчылар җыелган иде. 30га якын машинага төялеп килгәннәр. Катнашырга килүчеләрнең балалары да көч биреп торды. Равил абый быелгысына “Су буе Сабан туе” дип исем биргән.


ИҢ ОСТА ЙӨЗҮЧЕ КЕМ?

Равил Фәйзуллин – бик оста йөзүче. 73 яше белән барса да, гәүдәсе гел формада аның. Озын дистанциягә йөзә ала. Аның үз гомерендә Казансуны аркылыга йөзеп чыкканы булган. Алай гына да түгел, Казанның Компрессор күпереннән алып, Миллениум күперенә кадәр йөзгән ул бер марафон вакытында. Йөзү буенча Равил абыйга тиңдәшләр юк, кыскасы.

Инде 20 ел дәвамында Белоруссия президентын сайлаганда берәү дә “кем булыр” дип фаразламый, Лукашенко бу юлы күпмегә “текәрәк” булыр дип уйлый. Монда да шулаерак. Кем беренче йөзеп килер дигән бәхәснең беркайчан туганы юк. Чөнки Равил Фәйзуллинның беренче килүе билгеле инде. Ә менә шагыйрь былтыргыга караганда ничаклы чыдамрак булыр икән дигән шик булды булуын.

Финишка кемнәр килеп җиттеме? Равил абый үзе, аның улы Газиз һәм “ТНВ” телеканалы баш мөхәррире Данил Гыйниятов!

5.jpg

“ЙӨЗҮ БУЕНЧА МИН СЕЗНЕҢ ҖАНАТАРЫГЫЗ”

Марафонның йөзү өлеше тәмамлаганнан соң, килгән барлык катнашучы түгәрәк табынга җыелып, җырлап, биеп бәйрәм итәргә гадәтләнгән. Быел да кимен куймадылар. Рафаэль Сәхәбиев күңеленнән ташып чыккан моңын тирә-юньгә чәчте, Алмаз Хәмзин баян тартты, Зөлфәт Зиннуров оста итеп теләкләр теләде.

– Равил абыйның сүзләренә язылган җырларны шактый башкара торган идем. – диде Рафаэль Сәхәбиев. – Мондый чарада беренче мәртәбәмен. Кызык. Әйбәт йөзәләр.

– Мондый чараны моңарчы күреп, укып, ишетеп белә идем. – диде “ТНВ” телеканалы баш мөхәррире Данил Гыйниятов. – Отпускада булуыма карамастан, машинама төшерү бригадасын төяп, килеп җиттек. Равил абый, шаккатам сезгә! Бүгеннән йөзү буенча мин сезнең җанатарыгыз.

1.jpg

"БЕРГӘ БУЛГАЧ, ЙӨЗҮ КУРКЫТМЫЙ"

 – Быел беренче тапкыр катнаштым, – диде “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова. – Былтыр йөзмәдем. Ничектер куркыныч иде. Быел 2 чакрымнар йөздем. Йөзүе бик рәхәт. Суга кергәч халәт икенче төрлерәк була икән. Равил абый да: “Ашыгып йөзмәгез. Үз көчегезне белеп кенә, чамалап кына йөзегез”, – диде. Суның ниндидер бер энергетикасы бар. Шунда кереп чыккач, зур эш башкарган кеше кебек әйләнеп кайтам. Үзең генә булсаң, мәңге кермисең суга. Ә бергә булгач, ничектер йөзү куркытмый.

2.jpg

СОҢГЫ СҮЗ

Йөзүдә көч сынашкан һәркемнең фикерен язып бетереп булмас, әлбәттә. Ә менә марафон хуҗасы үзе нинди теләктә калды икән?

– Бик канәгатьмен, – ди Равил Фәйзуллин. – Һәммәсе шәхес булган кешеләр җыелды монда. Эш беренче йөзеп килүдә түгел. Кызык бит... Элекке елларда күбрәк журналистлар, язучылар була торган иде. Быел сәнгать әһелләре дә килде. Сәнгать кешеләренә бергә аралашып яшәү мөһим. Элекке елларда ул бик көчле иде. Бу бертөрле яңарыш дип уйлыйм. Узган ел көне дә бик матур түгел иде. Быел бик матур булды. Монда бөтен нәрсә табигый. Балалары белән килгәннәр. Шунысы кызык: бу – оештырган әйбер түгел, бу – үзеннән-үзе оешкан әйбер. Бөтенесе канәгать. Быел Рафаэль Сәхәбиев та килде. Без бер заман кешеләре. Бергә иҗат дөньясына кердек. Бергә олыгаеп киләбез. Аллага шөкер, олыгайсак та, яшебез зур булса да, күңелебез яшь әле. Шулай бергә җыелып бәйрәм итүләр дәвамлы булсын иде.

6.jpg

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1168
ӨСКӘ