Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рауза Хәйретдинова: “Лаеклы ял – газаплы ял”

3 Октябрь 2013 1040
Ярты гомерен сәхнәгә багышлаган артист буларак кына түгел, якташым буларак та кадерле миңа бу шәхес. Икебез дә Балык Бистәсе кызлары бит (Ул – Яңа Ырга авылыннан)!
Дүрт ай буе өй телефоннарын җыйсам да, алучы булмады. Ниһаять, көннәрнең берсендә чыбыкның икенче башында Рауза Хәйретдинованың чишмә агышын хәтерләткән тавышы яңгырады: “Кызым, җәй буе бакчада булдык бит әле. Фатирда яшәү авыр, тын кысыла, төннәрен йоклап булмый. Бакчада рәхәт. Берсекөнгә Нури белән тагын шунда китәбез”, – дип күптәнге танышы белән аралашкандай ачылып сөйләште ул. Очрашып әңгәмә корырга теләвемне әйткәч тә, гозеремне кире какмады.

Икенче көнне Щапов урамында урнашкан фатирларына киттем. Рауза апаның ире Нури абый каршы алды. Килеп керү белән: “Биттән үбеп исәнләшмисеңмени? Минем белән кызлар шулай исәнләшә бит”, – дип шаян сүзләр уйнатты. Ул арада икенче бүлмәдән Рауза апа күренде. Тормыш авырлыклары 86 яшен тутырган артистканы чүгәргә мәҗбүр итсә дә, күзләрендәге яшьлек очкынын берни сүндерә алмаган, юмор хисе дә янәшәдә генә. Хәл-әхвәлләр сорашкач: “Кузгалак ашы белән сыйлыйм үзеңне. И-и, яратабыз инде шуны”, – дип кухняга кереп югалды якташым. Ә без ул арада Нури абый белән сөйләшеп алдык. Нури абый (тулы исеме – Нуретдин) тумышы белән Балтач районы Хәсәншәех авылы егете.

– Нури абый, быел бакчагыздан кайтып та кермәгәнсез...

– Ел да җәебез шунда уза безнең. 25 ел элек алты сутый җир алган идек. Идел аръягында. Урыны уңайлы, пароход туктый торган җирдән ике-өч минут кына өскә күтәреләсе. Шунда шәп иттереп авыл йорты, мунча, сарай салдым, ике беседка эшләдем. Йортның беренче катында Роза (Нури абый хатынына шулай дип эндәшә – Н.Х.) белән икәү торсак, икенчесендә – балалар. Розага җылы булсын дип йортны махсус тәбәнәк итеп эшләттем. Әле менә хатыныма бүләк итеп тагын бер бүлмә ясап куйдым. Такта исе генә килеп тора инде анысыннан!

– Өй тирәсендәге барлык эш тә сезнең өстәме?

– Таза-сау вакытында Роза белән бергә эшли идек. Соңгы ун елда бакчада берүзем кайнашам. Кирәккә генә яшелчә, җиләк-җимешне утыртам. Чәчәкләр күп үстерәм.

– Чәчәкләр яратасызмы?

– Юк, как коярга яратам мин... Алмадан, кура җиләгеннән, кыскасы, нәрсә бар – шуннан. 20 килолап как ясыйм. Бозыла торган әйбер түгел, ике-өч елга хәтле саклана. Кайнатмалар да эшләп куям.

– Бакчада казынудан кала тагын шөгыльләрегез бармы соң?

– Ба-ар... Хатын белән ачуланышабыз (көлә). Розага йөрергә җайлы булсын дип, бәдрәфне дә өйгә ясап куйдым.

– Рауза апаны бик саклыйсыз инде...

– Саклы-ы-ыйм... Мин Розаны яшәтер өчен яшим. Ул булганда яшәешем дәвам итәчәк. Минем бурыч: кимендә аны тагын биш ел яшәтү. Ике елын яшәттем инде, тагын өчне тутырсак, үз вазыйфамны үтәдем дип әйтә алам. Бернәрсә эшләтмим. Керен юам, өйне җыям, ашарга ул пешерә. Пешерә дип, икәү пешерәбез. “Нури, суган әрче, бәрәңге тура, моны китер, тегене китер...” (көлешәбез).

– Бәхәсләшәбез, дисез, анысы нәрсәдән килеп чыга?

– Бер-беребезне артык яратудан!

Шулвакыт әңгәмәбезне Рауза апаның: “Әйдәгез, ашап алыйк”, – дигән тавышы бүлдерде. Сөйләшү өстәл артында дәвам итте.

– Бердәнбер улыгыз Марат рус кызына өйләнгән. Катнаш никахка каршы килмәдгезме?

Рауза апа: – Мин аңа: “Улым, татар кызына өйлән”, – дип әйтә килдем. Татарлар белән йөреп карады да, нигәдер мөнәсәбәтләре барып чыкмады шул.
Казандагы хәрби училищены тәмамлагач, Грузиягә җибәрделәр үзен, анда җиде ел хезмәт итеп кайтты. Киленебез Лариса белән дә шунда танышканнар. Өйләнешкәндә килен 10 сыйныфны гына бетергән иде әле. Казанга күчеп килгәч, югары уку йортын тәмамлады.

Нури абый: – Беләсезме, алар шу-у-ул кадәр әйбәт яшиләр, Ходай бар кешегә дә шундый гаилә тормышы язсын! Үзләре тырышып гаилә корды, укыдылар, фатирларны алмаштырып кына тордылар. Машиналары да кыйммәтле. Иң мөһиме: йөзебезне кызартмадылар. Марат – социолог булып эшләде, хәзер пенсиядә. Тик утырырга яратмый, һаман эшләп йөри. Киленебез логопед.

– Белүемчә, ике оныгыгыз бар. Алар татарча беләме?

Рауза апа: – Маринага – 32, Тимурга 23 яшь. Татар телен бик белмәсәләр дә, үзләренчә сөйләшергә тырышалар.

– Рауза апа, Нури абый белән иңне-иңгә куеп, 61 ел бергә гомер юлы үткәнсез. Сезгә бу сорауны бирү урынлы булыр: гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?

– Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле вакыты була. Нинди генә авыр хәлне дә, күңелдәге үпкә-ачуларны да артык зурга җибәрмичә, үткәреп җибәрә белергә кирәк. Барысы да үтә. Нурины очратмасам, тормышым ничек булыр иде, белмим. Артист кеше өчен тормыш иптәше табу бик авыр. Театрыбызда шундый шәп, талантлы артистлар бар иде, ә шәхси тормышлары китек, күбесе ялгыз. Ирнең көнчелеге, хатынына ышанмавы мөнәсәбәтләрне үтерә. Ә Нури миңа ышанды. Эшемне аңлады.

– Сездәй чибәр, асыл хатын-кызга кызыгучы ир-атлар күп булгандыр...

– Сәхнәдә уйнавыма гашыйк булып, кайтканымны көтеп торучылар күп була иде, билгеле. Ә мин андый вакытта икенче ишектән чыгып кача идем.

– Сезнең өйләнешү тарихы да бик кызык­лы бит. Танышып, 15 көн үтүгә гаилә корып куйгансыз...

Нури абый: – Танышып берничә көн узгач, бер-бер артлы ике иптәш малайның туена алып бардым Розаны. Баксаң, ул анда мине өйрәнеп, тикшереп утырган икән.

Рауза апа: – Егетләр шундый җирдә үзен сыната диләр иде. Эчмиме? Тәртип бозмыймы, янәсе. Кая ул эчү! Тамада булып бик матур итеп мәҗлесне алып барды, көлдерде. Эш-гамәлләрендә бернинди кылану юк иде.

Безне артистка Роза Ибраһимова таныштырды. Бер көнне мине үзе белән райкомга барып кайтырга чакырды. “Әйдә, анда оештыру бүлеге мөдире булып бер егет эшли. Озын буйлы, бик чибәр. Диңгезче. Бәлки күзең дә төшеп куяр”, – дип алып китте. Чынлап та, Нуриның тышкы кыяфәтенә, үз-үзен тотышына карап туймаслык иде.

...Нуриның сеңлесе һәм энесе белән яши торган 11 квадрат метрлы бүлмәсенә үзем белән сеңлем Диләрәне дә ияртеп килдем. Бернинди уңайлыклар юк, стеналарына кадәр бозланып каткан. Хәтта басып торырга да урын булмады. Йокы вакыты җиткәч, өстәл астына кадәр урын җәябез. Күп тә үтмәде, Нуриның энесе дә армиядә кайтып төште. Ә 1953 елда улыбыз тугач, бүлмә тагын да кысанайды. Бала бишеген артсыз урындык алыштырды... И-и-и, ул вакытта күргәннәр, ничек түзелде икән дим хәзер.

– Алты операция кичереп, яман шеш дигән куркыныч авыру белән дә күзгә-күз очрашкан кеше бит әле сез...

– 1977 елда табиблар “яман шеш” дигән “хөкем карары” чыгаргач, дөньяларым бөтенләй караңгыланып китте. Ул вакытта “Ташкыннар” спектаклендә Мөршидә ролен уйнап йөргән чак. Операциягә өч көн кала, шуны уйнап хастаханәгә кереп киттем. Ул дәвердә бу авыруны хәзерге кебек дәвалый да белми иделәр. Исән калуга ышаныч барлы-юклы гына. Белгән догаларымны укый-укый, Ходайдан исән калдыруын сорадым. Аллага шөкер, Ул миңа гомер бирде.

...Аннары, шунысы кызык: минем пычак астына керүемне театрда белми дә кала иделәр. Режиссер белән директорга гына әйтеп киттем. Операциядән чыгып, бер-ике көн үтү белән, янәдән театрга чаптым.

– Сез операциягә керергә әзерләнгән көннәрдә Нури абый үзен ничек тотты?

– Операциягә керер алдыннан күңе­лемне күтәрер өчен дип, Арчага барып, учлап-учлап бриллиант кашлы йөзек, алкалар алып кайтты. Акчасын да түләмәгән килеш, аңа шуларны ышанып биреп җибәрүләрен әйт әле син! “Менә кайсын телисең, шунысын сайлап ал”, – ди бу миңа. Ул вакытта күзгә бриллиант күренәмени? “Кире илтеп бир, операциядән исән-сау чыксам, алырбыз”, – дидем. Гомумән, Нури игътибар күрсәтергә, сюрпризлар ясарга ярата ул.

1957 ел. Минем каршы килүләремә карамыйча, театрга алып бару, алып кайту өчен, барлы-юклы акчаларын җыеп, күбесен дусларыннан әҗәткә алып торып, “Москвич-102” дигән машина да сатып алды. Без ул вакытта театр белән Урта Азия якларында гастрольләрдә йөри идек. Тимер юл вокзалыннан каршы алып, җиңел машинага утыртып, өйгә алып кайтып китте ул мине.

– Рауза апа, гомер буе сәхнәдә яшь хатын-кызларны уйнагансыз. Карчыклар образына якын килмәвегез хәйләкәрлек билгесеме? Шул рәвешле халык күңелендә гел яшь, матур булып калырга теләдегезме?

– Режиссерлар миңа андый рольне бирмәделәр дә. Дөресен генә әйткәндә, бөкрәеп-кәкрәеп йөргән карчыкларны үзем дә уйнарга атлыгып тормадым. Театр бусагасын атлап керү белән карт-корыны уйнаучы артистлар да була, кайберәүләрнең табигатендә үк яшьлек чыңы булмый. Аннары 1946-50 елларда Камал театры артистлары арасында иң яше мин булдым. Бу да үз ролен уйнагандыр. 50 яшемдә дә “Әнә килә автомобиль” спекталендә 35 яшьлек хатын образында идем. Шундый рольләрне уйнап яшьлегемнең узганын сизми дә калдым. Ничә яшьтә икәнемне дә белми яшәлгән. Бер дәвер теш табибына баргач, ул миннән яшемне сорады. Анда да тиз генә искә төшереп, җавап бирә алмадым.

– Театрны сагынасызмы?

– И-и, ничек сагынмыйсың ди инде! Лаеклы ял – минем өчен газаплы ял, зур җәза ул! Артистлар пенсиягә чыгуны бик авыр кичерә. 60 ел буе театрда иректәге кош кебек очып, уйнап яшәгән кеше үзен хәзер читлектәге кош кебек хис итә. Синең белән сөйләшеп утырганда да бүгенге халәтемне калдырып, сәхнәдә уйнаган чакларыма, әнә шул чорга кайтып килдем. Көн саен төшемдә бергә уйнаган, инде бакыйлыкка күчкән иптәшләремне күрәм. Спектакльләр уйныйбыз, репетицияләр ясыйбыз. Эшкә соңга калам имеш, чабам... Нигә шундый төшләр керә, белмим. Юкса, көндез берсен дә уйлап йөргәнем юк.

– Һәрбер сүзегездә сәхнә авазы яңгырый. Сәламәтлегегез рөхсәт итсә, кабат Галиябану, Мәйсәрәләрне уйнар идегезме?

– Юк. Минем тавышым, җырым, йөз-кыяфәтем кеше күңелендә элеккечә калырга һәм яшәргә тиеш. Олыгайгач ул яшьтәге геройларны уйный алмыйсың. Кирәкми дә. Гомерем буе тамашачы яраткан рольләрне уйнадым. Халык яратты – бу иң мөһиме. Хәзер дә күрсәләр, кочаклап алалар. Аларның игътибарын, хөрмәтен, онытмауларын тою шундый күңелле! Син шалтыраткач, яныма килгәч тә бик шатландым. Без – өлкән буын артистларын онытырга ярамый. Әздән дә күңел була торган чорга килеп кердек инде хәзер...

Р.S. Ул көнне миңа Рауза апаларның улы һәм киленнәре белән дә танышырга насыйп булды. Эштән соң, әти-әнисенең хәлен белергә кереп чыкты алар. Лариса Рауза апага татар хатыннарыннан да назлырак итеп “әнием” дип эндәшә. Уллары Маратның да әти-әнисенә хөрмәте бик зур.

Әңгәмәдәш – Нәзилә ХУҖИНА
                                                                                       
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 969
ӨСКӘ