Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Раушания Юкачева: "Үземнең дөньям бар һәм анда миңа рәхәт"

13 Март 2019 1684
Татарстанның халык артисты, Камал теат­рында 36 ел хезмәт куйган Раушания Юка­чеваның быел 60 яшьлек юбилее. Актриса бе­лән очрашып, тормыш китабының битләрен ки­регә ачып, үткән мизгелләрне искә төшердек.
– Раушания ханым, юбилеегызны кайчан һәм ничегрәк билгеләп үтәргә уйлыйсыз?

– Туган көнем 18 февральдә булды. Юбилейны 23 мартка билгеләдек. Башта котлаулар булып, аннан Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә уйнаячакмын. Дөресен генә әйткәндә, уздырасым да килмәгән иде. Ләкин театрның традициясенә каршы килә алмыйм. Күңел халәтем бәйрәм уздырып, шатланып йөри торган түгел. Гаиләбез күптән түгел зур кайгы кичерде: бертуган сеңлемнең 20 яшьлек кызы юл һәлакәтенә очрап узган елның декабрендә вафат булды. Бик буранлы көн иде. Рульдә йөрергә ашкынабыз бит. Мин андый көнне утырмаска тырышам. Үкенечләр зур. Ахыр чиктә Ходай шулай язгандыр дисең.

– Үзегез рульдә күптәнме?

– 12 ел йөрим. Җәйләрен кисәк кенә уйлыйм да, машинама утырып, Коля җирләнгән Кукмара районы Нырты авылына чыгып китәм. Иң беренче май башында кайтам зиратка. Ел да чәчәкләр утыртам. Су калдырам, очраган кешеләргә әйтәм. Зиратка килгән кеше су сибә. Аннан туган ягым Питрәч районы Күн авылына да кайтып йөрим. Әти-әнинең төсен саклап, туганнар белән төп йортны карап, яңартып торабыз.

– Быелгы сезонның ничәләп спектак­лендә очратырга була сезне?

– Быел әз. Тиздән Мансур Гыйлә­җев­ның “Исәнмесез?!.” исемле әсәре буенча яңа спектакль чыгарга тиеш. Аны са­намаганда, дүрт спектакльдә уйныйм. Ре­пертуар яңарып тора, искеләре төшеп кала.

– Театрга көн дә барасызмы?

– Әйе, көндез репетиция, кичкә спектаклең булса – каласың, булмаса, кайтып китәсең. Төрле очрашулар, кичәләр, мастер-классларга җибәрәләр.

– “Миңа әби роле генә бирмәделәр, шуны уйныйсым килеп калды”, дигән идегез бервакыт. Бу хыялыгыз тормышка аштымы?

– Юк шул... Яши-яши булыр инде ул, яшәргә насыйп булсын. Алга таба әбине уйнамыйча кемне уйныйсың, ике оныгым бар бит. Ләкин мин аны яшь вакытта уйнарга кызыктым. Ул сәнгать ягыннан үзеңә бер ачыш ясау булыр иде.

– Оныклар белән еш аралашсызмы?

– Әйе. Кечкенәсенә ике яшь тә тулмаган иде әле, алар чит төбәккә киткәндә. Кияүнең эше шундый: бер регионнан икенче регионга күчерәләр. Хәзер Краснодарда яшиләр. Яшь вакытта йөрсеннәр инде, аннан карарлар.
Раушания Юкачева – гаиләдә өченче бала. Бертуган сеңлесе Рәмзия ханым юл һәлакәтендә үлгән.

– Биш бертуганнан сез генә артист булгансыз икән...

– Әйе. Әтиемнең энесе Айдар абый Хафизов шулай ук Камал театрында эшли.
  
– Отпускларны ничек уздырасыз?

– Авылга кайтам. Студе­нец­та бакчабыз бар. Ул без­нең бик яраткан урын иде. Ирем белән икәү салдык бит. Ул вакытта әле фатир да юк иде. Тулай торак кебек җир­дә яши идек. Иң беренче бакча төзедек. Яз җитүгә шунда йөгерәм. Бар нәрсәне үзем үстерәм. Балалар кайта. Берәр чит илгә ял итәргә дә барып кайтам.

– Ел да барырга тырышасызмы?

– Әйе. Быел Яңа ел каршылаганда бергә булу өчен Грузиягә очтым. Балалар машина белән Краснодардан килде.

Кызыгызга ничә яшь? Кайда укыды?

– 37. Алар кияү белән икесе дә Казан мәдәният институтын тәмамлады.

– Сезгә 60ны биреп булмый. Күзләр тимәсен. Бер җыерчык юк битегездә.

– Бар инде ул, күренми генә. Генетика буенча әнигә охшаганмын. Гәүдәне формада тотарга, ярамаганны ашамаска тырышам. Әмма кара ипидән арына алмыйм. Безнең балачак ризыгы ул, чөнки аны әни пешерә иде. Шуңа күрә хәзер дә, кайбер көнне кара ипи алып кереп, өстенә тоз сибәм дә кырыена суган куеп ашыйм. Бу – элекке чорны сагынудан. Тәмен эзләп ашыйсың. Әмма хәзерге ипиләрдә ул тәм юк.

– Кибетләрдә йөрергә яратасызмы?

– Иң яратмаган әйберем. Кибеткә керәм дә, кулым кая төшә – шуны кәрзингә алып салам. Бервакытта да сайланмыйм. Помидорның бер ягы матур, икенче ягы черек булырга мөмкин хәтта.

Ирегезгә дә сезнең белән җайлы булгандыр...

– Ул кибеткә йөрергә бө­тенләй яратмый, аны киендерү газап иде. Безнең чорда рәт-рәт базарлар иде бит. “Өстең беткән бит, әйдә, барыйк базарга, алыйк инде”, – дип көчкә күндереп алып чыгып китәсең. Бер ноктага килә дә, “Менә моны ал, мин тегендә көтеп торам”, – дия иде. Шул чордан калганмы инде ул кибетләр яратмавым. Кием киеп карый башласам, тыным кысыла.

– Киемнәрне ничек аласыз соң алайса?

– Сирәк алам. Өйдә әйбер тотмыйм. Әгәр 1-2 ел кимәсәм, җыеп мохтаҗларга бирәм. Кечкенә генә шкаф минем, бөтен әйбер шунда. Гел бертөрле киенәм. Атна буе бер кием белән йөрергә мөмкинмен, иң мөһиме – уңайлы булсын.

– Үткәнгә борылып карасаң, үкенеч­ләр калдымы?

– Күп инде алар. Нигә ирем вакытында сәламәтлеген карамады икән дип үкенәм. Кем уйлаган, шундый олы гәүдәле ир, диңгезче кеше начар чир белән китәр дип? Әмма яшәгән тормышымны үкенечле дип әйтмәс идем. Ярамаган гамәлләр кылмадым, бала табасым килде, ярамаса да таптым, зур бәхетемә ирештем, оныклар бар. Озак еллар әниле булып яшәдем. Әнием 86да, әти 69да китте. Әни исән чакта алдымда җил-давылдан саклап, яклап ул тора иде. Ә хәзер мин җил-давылга каршы берүзем. Шунда үзеңнең артыңдагыларга каплавыч икәнеңне аңлыйсың. Шул вакытта үземә “Мин яшәргә тиеш”, дидем. Мин әле балам өчен кирәк.

– Хәзер хәлегез ничегрәк соң?

– Аллага шөкер. Йөрәгемә соңгы операция биш ел элек булды. Шуннан соң җир казый башладым. Вакытында тикшеренергә кирәк. “Порок сердца” миндә тумыштан түгел. Салкын тиеп авыргач, урын өстендә ятмыйча, аяк өсте йөргәннән килеп чыккан. Әти-әнинең безне карарга вакыты булмаган. Үзебез мәнсез, җавапсыз булганбыз. Ниһаять, җиңдем дип уйлыйм ул авыруларны.

– Көн дә ашарга пешерәсезме?

– Бик сирәк. 2-3 көнгә бер тапкыр.

– Үзең генә торгач, пешерәсе килми, диләр.

– Әйе. Менә ул начар гадәт. Үзең өчен тырышырга кирәк. Кеше өчен әзерләү кызыграк, әлбәттә. Ләкин киресенчә булырга тиеш. Үзеңне-үзең кайгыртмасаң, кем кайгырта сине? Кеше менә шул фәлсәфәне аңласа, беркайчан авырмас иде.

– Буш вакытыгызда нишлисез?

– Интернет. “Вконтакте”, “Инста­грам”да бар мин. Яңалыклар, кызык әйберләр, китаплап укыйм.

– Төннәрен уянып китеп уйланып ятканыгыз бармы?

– Бар. Мин бик хыялый кеше. “Эх, тагын уйларга тотындым инде”, дип кайвакыт үземне туктатып кала алам. Әгәр туктатмасам, ерак керәм, актарылам, елыйм.

– Ничәдә ятасыз йокларга?

– Төнге икедән дә иртә түгел. Мин әз йоклыйм.

– Раушания Юкачева нинди кеше ул?

– Энергиям җитәрлек, барлык эшне башкарып чыга алам. Үземнең дөньям бар һәм анда миңа рәхәт, ләкин чынбарлыкка да кайтып яшим. Әз еламадым түгел, күп еладым, җитәр, яшәргә кирәк.

– Пунктуальме сез?

– Әйе. Анысы чир. Соңга калырга яратмыйм, андый кешене җенем сөйми. Күпне өмет итмим, сорамыйм, көнләшмим. Бер әйберне дә үзең белән алып китмисең. Гомер буе әйбер җыярга һәм бер сәгатьтә аны таратып бетерергә була.

– “Ник артист булдым инде?” – дигән чакларыгыз булмадымы?
– Юк. Адәм баласына кайчан яшәү рәхәт? Әгәр аның яраткан эше булса, яраткан кешесе белән торса, үз-үзе белән килешсә. Башка берни кирәкми. Бүген ялгыз яшәсәм дә, әле минем яраткан эшем, хезмәттәшләрем, тамашачым бар. Без эчке халәтебезне тамашачыларга чыгарып салабыз. Аларның җавабыннан җан рәхәте алабыз, рәхәтлектән акырып еларга мөмкин.

– Дусларыгыз күпме?

– Сирәк аралашам, әмма яхшы әңгәмәдәшмен. Энергетика туры килмәсә, бик җайсыз, авыр кеше мин. Киресен дә әйтеп утыра алам.

– Туган көннәрегезгә ниләр бүләк итәләр?

– Духидан артмады инде безнең заманда. Хәзер балалар шуны аңлап, зур бүләкләр ясыйлар. Менә, соңгысы Грузиягә юллама бүләк иттеләр. Коля исән чакта мин йокыдан торганчы иртән өстәлгә букет алып кайтып куя иде. “Юк акчага” дип сүгә идем. Хәзер ачуланмас идем.

– Кафеларга йөрисезме?

– Элек йөри идем. Кызлар белән очраша идек. Кызык иде. Коля илтеп куя да килеп ала иде. Ул үлгәннән бирле андый җирләргә йөргәнем юк, күңел үсми. Без әнә Люция Хәмитова, Венера Шакирова һәм мин – өчебезнең туган көндә, традиция буенча елына өч тапкыр ресторанга барабыз.

– Коля абыйның вафатына унынчы ел. Башка кеше белән тормышыгызны бәйләмәгәнсез. Тәкъдим ясаучылар булдымы?

– Юк. Үземнең дә беркемгә күз салганым булмады, теләк тә юк иде. Уема да килмәде. Ме­нә әле әзрәк тыныч­ланып киләм. Ходай язганны сикереп узып булмый. Гомеремдә дә башка иргә чыкмас идем дип әйтә алмыйм. Насыйбы килеп чыгып, бәлки гашыйк та булырсың, бу яшьтә дә гашыйк булып була. Ләкин андый кешене очратмадым әле. Күңелдән Коля китә алмый. Без бик матур яшәдек.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ