Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Раушания ЮКАЧЕВА: “Коля белән бер-беребезне алдап яшәвебез өчен үкенәм”

24 Март 2016 2827
Татарстанның халык артисты, Камал театры актрисасы Раушания Юкачева белән театрда очраштык. Әлеге артистның исемен атау белән күз алдыма “Авыл эте Акбай” спектаклендәге хәйләкәр песи – Тәмлетамак килә дә баса. Әйтерсең, әлеге роль нәкъ менә аның өчен язылган. Үзенә шулай дигәч: “Песилеккә авыр өйрәндем. Холкым кырыс, корырак бит”, – дип җавап бирде.
– Раушания ханым, бик көчле кешегә охшагансыз...

– Аллага шөкер, энергиям бөтен нәрсәгә җитә. Ул миндә артыгы белән. Бәлки, бераз тыелырга да кирәктер. Кеше үз энергиясен яшәү дәверендә тигез исраф итәргә тиеш. Яшьлегендә күбрәк китсә, олыгайган көннәренә җитеп бетмәскә мөмкин. Ә миндә ул күп исраф ителде. Ике тапкыр йөрәккә операция кичердем. Беренчесе 17 яшьтә, икенчесе берничә ел элек. Табиблар операциягә кергәндә “яшәү чыганагың бөтенләй калмаган”, диде. Үземне алданрак та карарга була иде, югыйсә.

– Бәлки, авырту үзен артык сиздермәгәндер...

– Гомер буе “операция ясарга кирәк” дип әйтә килделәр. Ләкин ике-өч көн генә ятам да тагын торып эшкә чабам. Яшьрәк вакытта спектакльләр вакытында да хәлсезләнүләр булгалады. Сәхнә бит ул шундый, каһәр, нинди генә халәттә булсаң да, аннан терелеп чыгасың. Тамашачының уңай энергиясе терелтә. Башкача моңа җавап таба алмыйм.

– Бәлки, бу сорау белән йөрәк ярагызны янәдән кузгатырмын. Шулай да, әгәр авыр булмаса, Коля абый белән парлап узган гомер юлларыгызга кайтып килсәк иде.

– ...Ул безнең төркемгә икенче курска укырга килде. Коляга бер күрүдә гашыйк булдым. Йөри башлагач ук, нәкъ менә шул кешегә кияүгә чыгасыма нык ышанган идем. Гаилә корганда миңа 21 яшь иде. Аңа кадәр йөргән егетләрем булмады. Балачактан авыру булгач, моңа бик кимсенә идем, егетләр белән очрашу кайгысы юк иде. 13-14 яшьтә авырый башладым.

– Бала табарга ярый идеме соң?

– Ярамый иде. Кызыбыз Светлананы 7 ай хастаханәдә ятып таптым. Өйләнешкән вакытта Коля сәламәтлек буенча проблемаларым барлыгын белә иде. Тормышта бик шаян кеше иде ул. “Ярар, үзебезнеке булмаса, балалар йортыннан алырбыз”, дип шаяра иде. Сәламәтлегем нык булмаса да, баламны дөньяга үзем тудырдым. “Монысын исән-сау дөньяга тудырсам, башка тапмас идем”, дип үземә сүз бирдем. Ләкин кызыбызга 6 яшь тулгач, тагын табарга теләдем, насыйп булмады. Аллаһы Тәгалә: “Берне сорадың, бирдем, җитте”, – диде бугай. Сүз биргәнсең икән, аны үтәргә кирәк шул.

– Кызыгызны бик саклап үстер­гәнсездер?

– Алай дип әйтә алмыйм. Баланы тапкач та эшкә чыктым. Коля белән парлы рольләрне уйный идек. Репетицияләр вакытында коляска белән урамга чыгарып куябыз да, бала шунда йоклый. Вакыты җиткәч, алып кереп имезәм. Бик тыныч, нык булды Светланабыз, Аллага шөкер. Гастрольләргә дә безнең белән йөрде, тәпи киткәч тә гел сәхнә артында булды.

– Коля абыйның вафатына ничә ел инде?

– Алты. 29 ел бергә яшәдек. Әле дә җаныма тынычлык таба алмыйм. Гомере буе минем сәламәтлегем өчен борчылды ул. Әмма көтмәгәндә яман чир аны миннән алып китте. Баштарак тормышым тукталып калыр төсле иде. Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары булып эшли башлавым гына коткарып калгандыр. Фәрит Рифкатович белән Шамил Зиннурович моны махсус эшләде бугай. Чөнки кайгыма күмелеп үлгән булыр идем. Театр – икенче гаиләбез кебек. Барысына да бик зур рәхмәтлемен!

Әмма ничек кенә эшкә күмелергә тырышсам да, барыбер тизрәк өйгә кайту җаен карыйм. Анда минем дөньям, Колялы дөньям. Әйтерсең, аның янына кайтып керәм. Диварда фотолары эленеп тора. “Әтисе, мин кайттым, мин киттем” дип аның белән сөйләшәм, киңәшләр сорыйм. Акылым белән аңлыйм, бу әйберләрдән арынырга кирәк. Ләкин әлегә шулай үземне алдап яши бирәм.

– Үкенечләр калмадымы?

– Үкенечләр бар инде ул. Бергә кулга-кул тотынышып кына яшисе калган да бит... Холкым да начар. Әмма Коля аны җиңеләйтә белде. Без, хатын-кызлар, чәпчүчән халык бит, гел нидер җитми, хисләр дә көчле. Аннары, мин турыдан әйтүчән. Уйладым, әйттем, кистем. Җайлап-майлап тору дигән нәрсә юк. Бу – иргә генә кагылмый, туганнарга, дусларга карата да шулай. Ә Коля ситуацияне беркайчан гаугага җибәрми иде. Өйләнешкән елларны аеруча да аптырый идем: каты гына сүзгә килсәк, йә ул дәшми кала, йә өйдән чыгып китә. 5 минуттан әйләнеп керә дә, берни булмагандай икенче темага сөйләшә башлый.

“Ничек икейөзле була аласың син? Әле генә ташлап чыгып киттең, хәзер берни булмагандай сөйләшеп йөрисең”, – дия идем. Мин әле һаман теге уй белән капланып, үз-үземне кыздырып утырам, ә ул инде оныткан. Бу яхшы ягын тиз аңлап алдым. Җайлап кына дөрес юлны күрсәтә белде ул. Бәхетемә, шундый кеше туры килгән. Мондый холык бөтен кешегә дә бирелсә, дөнья нинди матур булыр иде!

– Коля абый керәшен егете идеме?

– Юк, рус. Әтисе чыгышы белән Украина кешесе, әнисе – рус кызы. Кукмара районының Нырты совхозында яшәгәннәр. Татарлар белән руслар катнаш авыл ул. Шуңа Коля татарчаны да өйрәнеп үскән. Дөрес, укыган вакытта телне бик әйбәт белми иде. Рус төркеме булмаганга, татарныкына кергән. Өйгә кайткач, сүзләрне кычкырып-кычкырып өйрәнеп утырды. Бик авыр булды башта. Аннары шомарды.

Режиссерыбыз Марсель абый да бик ярата иде үзен. Бер кызык хәл истә калган. Ул вакытта тулай торакта яшибез әле. “Бәхетсез егет” пьесасын Коля белән бергә кабатлыйбыз, икебез дә төп геройлар. Анда ямьсез сүзләр әйтеп талаша торган диалог бар. Шунда күрше апа: “Сеңлем, ник кычкырасың син иреңә, шундый әйбәт ич ул. Сезне жәлләп йөрәгем өзгәләнә. Кайтасыз да талашасыз, кайтасыз да талашасыз”, – дигән иде.

– Әниегез белән ирегез икесе бер вакытта авырып киткән икән...

– Әйе. Ул елны әнигә – инсульт, икенче көнендә Коляга инфаркт булды. Эштән китеп, әнине карадым. 40 көн дигәндә аякка бастырдым. Бүген әниебез апам тәрбиясендә яши. Коляны исә кызыбыз карады. Тиз генә рәтләнә алмады, Мәскәүгә барып операция ясаттык. Табиблар тикшеренеп торырга кушты. Ләкин ул: “Мәскәүлеләр бик шәпләп тикшерде, бармыйм”, – дип каршы килде. Начар авыруы ачыкланганда соң иде инде. “Операция ясаудан мәгънә юк, 2-3 айдан үләчәк”, – диде табиб­лар. Әмма дуслар һәм иганәчеләр ярдәме белән кыйммәтле уколлар алып, ел ярымга кадәр яшәтергә мөмкинлегем булды.

– Үләсен белдеме?

– Белгә-ә-ән... Ел ярым бер-беребезне алдап яшәвебез өчен үкенеп бетә алмыйм. Ул миннән, мин аннан авыруын яшерергә тырышып яшәгәнмен. Мин аны, ул мине жәлли, имеш. “Тереләсең, кыйммәтле уколлар кадыйбыз”, – дип алдыйм, ә ул мине: “Бер җирем дә сызламый, авыртуны баса торган уколлар да ясама”, – дип тынычландырып яткан. Ашарга әзерләп чыгып китәм, “ярый, ашыйм” дип кала. Кайткач, “ашадым, бик тәмле булды” дип каршы ала. Юк икән, ашамаган. Ташлап барган.

Мин аның янында утырганда ашый алмаганын күрсәтәсе килмәгән. Борчылам, янәсе. Шул хәтле ялган кирәк бит! Бер-беребезгә дөресен әйтеп, ярдәмләшеп тә уздыра ала идек бит ул вакытны! Авырган чорында машинаны саттырып, фатирыбызга өр-яңа ремонт ясаттырды. Иске җиһазларны өйдән чыгарттырып, яңасын алдырды. Хәзер булсам, аны гомердә дә эшләмәс идем. Ә ул әнә шулай мине яңа тормышка әзерләп калдырырга теләгән...

– Сеңлегез юл һәлакәтенә очрагач, аның ике улын да сез тәрбия­ләнгәнсез...

– Ул вакытта малайларның берсенә – 12, икенчесенә 14 яшь иде. Балалар күбрәк бездә торды, әтиләре ялгыз яшәде. Икесенә дә югары белем бирдек, армиядә хезмәт иттеләр. Бүген инде балаларның үз гаиләләре бар. Аларны үз улларым кебек күрәм. Киленнәребез дә бик әйбәт. “Хәлегез ничек, ярдәм кирәкмиме?” – дип сорап кына торалар. Алар белән бик горурланам.

– Кызыгыз кайда яши?

– Ул Илшат исемле татар егетенә кияүгә чыкты. Хабаровск шәһәрендә яшиләр. Киявебез “Связной” компаниясенең региональ директоры. Кызымның да эше шул өлкә белән бәйле. Ике оныгыбыз үсеп килә. Икенчесе – койган да куйган бабасы! Шунысы гына бар, юл ерак, еш очрашып булмый.

– Балаларны үз яныгызда калдырырга телә­мә­дегезме?

– 2013 елда икенче тапкыр операция ясаткач, кызым минем янымда булды. Тәрбияләп аякка бастыргач кына ире янына күченде. Китмә дип әйтә алмыйм. Теләмим дә. Ире белән бик яратышып яшиләр, араларына керәсем килми. Балага газап булмасын, дим. Аларның бәхетле яшәүләре мөһимрәк.

Раушания ханым белән ул көнне бик озак сөйләшеп утырдык. Аны тыңлаганда әлеге ханымның ихтыяр көченә исләрем китте. Сокландым. Бүген ул үткәненә тулы анализ ясап, йөрәктән тамган сагыну хисләрен учына җыеп, киләчәккә планнар корып алга атлый. “Көзләрдә мәдрәсәгә укырга керергә уйлыйм. Нәселебез динле булган. Мин дә буыныма хыянәт итәргә тиеш түгел. Коръәнне гарәп телендә укыйсым килә... Аннан соң, әнине дә үз яныма алып, тәрбияләргә телим.”, – диде. Сәламәтлегеннән генә аермасын Ходай!

Нәзилә ХУҖИНА


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ