Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Раушания ИСХАКОВА: “Чәкчәкләрем солдатларга да китте”

18 Февраль 2021 243
Һәр төбәкнең үз аш-су остасы була. Бу юлы Минзәлә ягында чәкчәкләре белән танылган Раушания ханым белән таныштырам сезне. Чәкчәк пешерүен хобби гына дисә дә, иртән таң әтәчләре уянганчы торып, эшенә киткәнче аш-су бүлмәсендә кайнарга ярата ул. Төшке ашка кайткач та тик тормый.
– Чәкчәк пешерү төп эшем түгел, яраткан шөгылем генә, – дип башлады сүзен Раушания апа. – Аптекада мөдир булып эшлим, белемем буенча фармацевт мин. Чәкчәкне әбием пешерде, аннары ул һөнәр әтиемнең апасына күчте. Алардан әнием өйрәнде, әниемнән – мин.

– Гадәттә кайсы яклар сатып ала сездән?

– Төрле җирдән сорыйлар. Мәскәү, Петербург, Чайковский, Чиләбе, Ижевск, Курган кебек шәһәрләргә күчтәнәчкә алып киттеләр. Чаллы-Казаннарны әйтеп тә тормыйм инде. Аннан бездә бер шәхси эшмәкәрнең кечкенә генә кибете бар. Шул кибет ала. Шулай ук солдатларга армиягә посылка белән бик күп җибәрделәр.

***

Әңгәмәне тулысынча газетабызның яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1345
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ