Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Раушан Шәриф: “Минем белән хатыным гына тора ала”

9 Февраль 2017 1628
Камал театрыннан киткәч, Раушан Шәриф үзен тулаем студентларга багышлый. Бүген ул Мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Күп кенә концерт, кичәләрнең режиссеры да. Шулай ук татар фильмнарында төшә: “Яңа елда бергә булыйк!”, “Кешечә яшик”, “Мәдинә” һ.б.

Үземне хөрмәт итмәгән кешегә буйсына алмыйм. Үземдә дә лидерлык көчле. Ияртеп барырга ияләнгән, ә ияреп барырга түгел. Камал театрыннан китүем шуның белән дә бәйле.

Сәнгатьне коммерциягә әйләнде­рәләр. Юк-бар әйберне чын сән­гать дип тәкъдим итә башладылар. Сәх­нәгә чыккан яшьләрне күзәтәм: корсак чыккан, үз-үзләрен карамыйлар. Вьетнам базарыннан алын­ган кием белән чыгучылар бар. Фоно­граммага җырлау турында әйтмим дә инде. 

Гаилә. Мин бик бай әти. Ике улым, бер кызым бар. Олы улым укып бетерде, уртанчысы – өченче курста, кызым – икенчедә. Балаларга: “Өйдә бары татар телендә сөйләшәсез!” – дигән таләп куелган. Хатыным татар телен укыта. Элек физикадан белем бирә иде, миңа ярдәм итәр өчен татар теленә күчте. Мин язган текстларны ул төзәтә. Әти-әнием исән-саулар. Башкортстанда яшиләр. Әтием – мулла. Олыгайган көнендә кеше барыбер Аллаһы Тәгаләгә килә. 

Мин хатынныкы гына түгел, халыкныкы. Бервакыт авылга кайттык та, бер хатын хәлләремне сорашып тора. Шунда хатыным: “Нигә әле син койма буенда минем ирем белән сөйләшеп торасың?” – ди шаяртып. Теге хатын аптырап калмады: “Синеке генә түгел, ул халыкныкы! Ул бит артист”, –  дип җавап бирде.

Юләр хатынын мактар, дисәләр дә, аны мактамыйча булмый. Минем белән минем хатын гына тора ала. Аның белән 1988 елның ноябрендә өйләнештек. Яши-яши бер-беребезне аңладык инде. Артист кеше бик хисчән, кызып китүчән була. Тиз кызсам да, кайтып төшәм үзе. Ә хатыным бу гадәтемне белә, сабыр гына көтеп тора. Элек гафу үтенү дигән нәрсә юк иде, горурлык, имеш... Хәзер үтенәм, ул моңа лаек. 

Хатын-кыз фантазиясе яхшы эшли. Үзенең хыялында йөрткән ир нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саный, ул шуны янәшәдәге кешесенә бирә. Образлы итеп әйткәндә, аңа битлек кидерә һәм шул үзе тудырган образга гашыйк була. Соңыннан аңа кияүгә чыга, күпмедер вакыт уза һәм теге битлек әкренләп коелып төшә. Баксаң, ул гап-гади кеше генә булган бит. Шуннан хатын-кыз: “Мин шуны ничек яраттым икән?” – дип уйлана башлый. 

Кешенең күзен истә калдырам. Башка җире кирәкми. Күзе мө­һим. Күп кешенең күзе сөйләшә. Студентларыма да: “Күзгә карап сөйләшмисең, гаебең бармы әллә?” – дим. Күзләргә алдау сәләте бирелмәгән. 

Әле ярый, “И, туган тел” бар... “Яланаяклы кыз” фильмына кастинг уздырабыз. Кайдан гына килмәделәр анда! Катнашучылардан сорыйм: “Шигырь беләсеңме?” “Беләм” ди. “Сөйлә”. “И, туган тел, и матур тел...” “Җыр беләсеңме?” “Беләм... И, туган тел, и матур тел...”. Бер-ике кешедән соң тагын шул хәл кабатлана. Хәзерге яшьләр мәктәп программасыннан ерак китә алмый. 

Бездә яшьләр театры бар. Ләкин ул үз илендә йортсыз йөри. Ә бит уйлап баксаң, яшьләр театры – безнең киләчәгебез. Исем өләшү буенча да шул хәл. Берәү татарча җырлый да “атказанган” бирәләр. Икенче берәү гомере буе шул өлкәдә эшләп тә исем ала алмый. Үзебезнекеләр өчен бернәрсә эшләнми.

Дөнья хаоска баткан кебек. Совет заманында әйбәт әйберләр бар иде: пионер, комсомол оешмалары. Бөтен системаны җимереп ташладылар, ә алмашка бернәрсә тәкъдим итә алмадылар. Хаостан башка. Бозык капитализмда яшибез.

Законнар эшләми. Гади ЮХИДИ хезмәткәре зур бер түрәне туктатып, кагыйдәне бозган өчен аңа штраф язса һәм тегесе шуны барып түләсә, менә шул вакытта тәртип булачак, законнар эшли башлаячак. Ә бездә ничек? Ниндидер бер “бетчә” закон бозу белән, каядыр шалтыратырга, сөйләшергә тотына.

Сайлауларга йөримме? Әйе. Минем өчен кирәкмәгән кешене сайламасыннар өчен дип кенә барам. 

Ирләр кризисы. 45 яшьләрдә кризис сыман бер нәрсә булды бугай. Төн уртасында уяндым да эсселе-суыклы булып китте. Тормыш үтеп барган, нәрсәдер эшләнми калган сыман тоелды. Эшләгән эшләрне, кичәләрне язып бара торган гадәтем бар. Шуларны барладым. Бер кеше гомеренә җитәрлек шактый эш башкарылган икән. Аннан ул хис үзе әкренләп үтте инде. 



Үлемнән курыкмыйм. Җан үлми бит. Бары кадерләп тоткан тәне­безне күлмәк сыман салып калдырабыз да икенче дөньяга күчәбез. 

Нәрсә уйлыйбыз – шул була. Шуңа күрә мин гел позитив. Кайчакта “Синең бер проблемаң да юк ахры” диләр. Нишләп булмасын?! Үкереп елардай чаклар була. Ләкин шуны онытмаска кирәк, чишелмәс проблемалар юк. Һәр проблемадан чыгу юлы бар. Әмма ул юл безне канәгатьләндермәскә генә мөмкин. 

Тамада булып бер генә тап­кыр эшләп карадым һәм минеке түгеллеген аңладым. Ниндидер бер булдыксыз кеше синең янга килә дә: “Әйдә, күңелемне күр”, дип сөйләнә башлый. Мәҗлестәге андый мөнәсәбәтне күтәрә алмыйм. Без яшь чакта үзең катнашып күңел ачу дигән нәрсә бар иде. 

Камал сәхнәсенә кабат кайтып уйнарга туры килсә, өлкән артистлар белән уйнар идем. Алар белән бергә эшләгән чорны сагынам. 

“Бу тормышны яңадан яшәр идең­ме?” –  дип сорыйлар. Яшәмәс идем. Нигә аны кабатларга? Мин бит инде аны беләм. Үзгәреш булырга тиеш. Миңа яңа тормыш, яңа хис, ачышлар кирәк. Бөтенләй башка кеше булып туасым килә. Бәлки рәссам булыр, бәлки нәселле атлар үрчетер идем...

Сәнгатьтә дуслар булмый. Хәзер киңәшләшер кешем юк, үземә-үзем киңәш. Элек Шамил Бариев, Празат абыйлар бар иде. Яшь чагымда өлкәннәр  белән уртак тел таба идем. Хәзер менә яшьләр белән. Студентлар үзләре киңәшкә килә. Әти-әнисеннән яшерен серләрен минем белән уртаклаша.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ