Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рассаданы шешә-парникта үстерәбез

8 Февраль 2017 1314

Үтә күренмәле төстә пластмасса шешә алып, аркылыга бүләбез. Яртысына 6-8 кат бәдрәф кәгазе җәеп, өстен су белән чылатырга кирәк. Әмма су күренеп торырлык булмасын. Өскә орлыклар сибегез. Кәгазьгә ябышып калсын өчен, кашык белән басып торыгыз. Өстенә полиэтилен пакет кидертеп, кырыйдан бәйләп куегыз. Мондый парникта үсемлек икедән күбрәк яфрак чыгармый, әмма тамыр системасы нык була. Сугарырга кирәкми, конденсат әледән-әле үз урынына төшә тора. Шуннан соң үсемлекне туфракка күчереп утыртырга мөмкин. Бу ысул белән петуния, бакча җиләге кебек артык тәрбия таләп иткән үсемлекләрне чәчәргә була. 

Бакчачылык темасына кагылышлы калган киңәшләрне “Акчарлак”ның №5 саныннан укыгыз.

Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1572
13 Июль 2020 10:05 1002
ӨСКӘ