Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Расих Сабирҗанов: “Гармун-баяннар төзәтеп җаныма тынычлык табам”

13 Декабрь 2018 488
Күптөрле хоббилар бар. Кемдер “иномарка”, ә кемдер марка җыя. Кемнәрдер шәһәрләр гизәргә, ә кайберәүләр җиләк-гөмбә җыярга ярата. Ә минем яңа танышым... гармуннар җыя. Искесен-яңасын, ватыгын-төзеген, “сәвитнекен”-чит илнекен... Һәм аларга яңа сулыш өрә.
– Сезнең хакта “ватык гармуннарга җан өрүче” дип ишеткән идем. Бу һөнәргә махсус укыдыгызмы?

– Мин – физик, физика-математика факультетында югары белем алдым. Мәктәптә укытучы, завуч, директор вазифаларын башкардым. Аннан соң Авыл хуҗалыгы институтында эшләдем. Шунда ук икътисадчы белгечлеген үзләштердем. Гомер буе төрле оешмаларда җитәкче булып эшләдем. Күргәнегезчә, уен коралларын төзәтү буенча белемем юк. Бу миңа әтиемнән күчкәндер дип уйлыйм. Әтиебез бик матур итеп гармунда уйный иде. Ул миңа “Шуя” фабрикасында чыккан гармун алып бирде. Бераз көйләр чыгарсам да, оста итеп уйнарга өйрәнә алмадым. ...

– Төзәтү процессы ничек бара?

– Иң элек сүтәм, яхшылап чистартам, ялтыратам, ясалма күн ябыштырам. Элек теш пас­тасы куллана идем, хәзер инде үзенең махсус чистарткычлары бар, шуларны кулланам.

– Гаҗәп инде, гармунда уйнамыйсыз, ә аңа җан өрүнең серләрен беләсез...

– Баянчыларның уйнаганнарын күзә­тергә яратам. Ничек тота ул аны, ничек тарта, ничек уйный... Гармун, баян сәхнәдә ялтырап торырга тиеш. Кайвакыт: “Эх, менә бу баянны чистартып, ялтыратып җибәрергә!” – дип кызыгып карап утырам. Рәшит Мостафин, Кирам Сатиевлар белән аралашып яшибез.

– Эшегез – тынгысыз, шөгылегез дә күп ва­кытны ала торгандыр. Авылда туып-­үскән кеше, яллар җит­­­сә, туган нигезгә аш­­кына. Төп йортка еш кай­­тасызмы?

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 49нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Галиева

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ