Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рашат Фәйзерахманов: “Гомер юлы алда әле”

21 Март 2016 1486
«Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – Чаллы татар дәүләт драма театрының директоры Рашат Фәесхан улы Фәйзерахманов.
– Хәерле иртә, Рашат Фәесханович!

– Хәерле иртәләр сезгә!

– Театрның нинди яңалыклары бар?

– Яңа гына Балык Бистәсе районыннан дүрт көнлек гастрольләрдән кайттык. Дүрт көндә дә халык залларны тутырып килгән иде. Бу көннәрдә коллективны Оренбургка 3 көнлек гастрольләргә озатып җибәрдек. Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае”, Валентин Катаевның “Тылсымлы чәчәк” дигән балалар әкиятен алып киттеләр. Бүген ул әкият бездә тулы заллар белән бара. “Без бит авыл малае”на килсәк, аның 18 ел буе сәхнәбездән төшкәне юк.

– Күптән түгел сезнең театр Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштерде. Бу эшкә ничек алындыгыз?

– Моннан 3-4 ел элек, әлеге повесть дөнья күргәч, аны халык ду килеп укыды. Бер мәлне китапханәләр китапны төнгә түгел, сәгатьләп бирә башладылар. Күптән түгел туган ягым – Балык Бистәсе районы китапханәсенә кергән идем. Анда миңа шушы китапны күрсәттеләр. Ул шулкадәр таушалган иде. Кулдан-кулга йөреп, инде чүпрәккә әйләнгән. Башта Зифа белән сөйләштек. Аннан повестька инсценировка ясар өчен драматурглар эзли башладык. Берничә драматургка биреп карадык. Аларның исемнәрен атамыйм. Ул кирәк тә түгелдер. Әмма алар язган инсценировка худсовет аша узмады. Автор да яратып бетермәде. Коллективка да ошамады. Шуннан соң Илдар Хәйруллин белән элемтәгә чыктым.

“Кем соң ул Зифа Кадыйрова? Мин андый кешене белмим”, – ди бу. Бер айдан соң: “Кара әле, Рашат, монда чыннан да тотынырлык әйберләр бар. Монда бит халык язмышы, кеше язмышы, мәхәббәт темасы. Бүгенге көндә яшьләр, урта һәм өлкән буын өчен менә дигән тема! Моңа үзем инсценировщик эзләп карыйм”, – диде. Бер айдан соң “Ркаил Зәйдулла язды!” – дип сөенечен уртаклашты. Премьера булырга бер ай кала инде билетлар сатылып беткән иде. Спектакльне тамашачы чын мәгънәсендә яратып кабул итте. Залда ир-атларга кадәр елап утырды. Театр тарихында бер спектакльнең ун көн рәттән барганын хәтерләмим.

– Гастрольләр белән иң ерак барган төбәк?

– Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәре.

– Рашат Фәесханович, сез җаныгыз-тәнегез белән театрга бирелгән кеше. Алай да гаиләгә вакытыгыз каламы?

– Узган елны хатыным Нина онкология чиреннән вафат булганнан соң, улым белән кызым өчен яшим. Улым Руслан “КамАЗ” дирекциясендә юрист булып эшли. Кызым Регина Казанда Көнчыгыш телләр институтында 3нче курста укый. Нинаның арабыздан китүенә бер ел тулды. Хәзер бөтен тырышлыгым – шул балаларны аякка бастыру. Хатынымның туган ягы Ульяновскига ел да кайтабыз. Нина белән 25 ел бергә матур итеп яшәдек. Нишлисең... Мине язмыш үзенчә сынады инде. Зифа Кадыйрованың әсәрендә шундый сүзләр бар. Алдагы тормышыбыз бары бәхеттән торсын.

Адәм баласына ничә яшь булуына карамастан, аның гомере башлана гына әле. Җирдәге һәр кеше минем киләчәк көннәрем һәм барыр юлларым алда әле дип өметләнеп яшәсен иде. Кешеләргә теләгем шул!

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ