Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил ШАРАПОВ: “Шарапҗан – фильм өчен әйбәт персонаж, ләкин...”

8 Июнь 2020 1415
Нинди генә авыр чорда да, тормышны җиңеләйтеп җибәрүче көч бар – юмор. Әле дә ярый шул көчне кулланып, үзизоляция чорында халыкны кәефләндереп, илдә барган яңалыкларны юмор белән җиткереп торучы Рамил Шарапов булды. Аның “Шарапҗан маҗаралары” тиз арада популярлык казанды. Халык көн саен зарыгып яңа чыгышларын көтте. Шарапҗан авызыннан чыккан кызык сүзләрне кушып кына сөйләшә хәзер: “Оставь на меня покой”, “Возьми себя на рука”, “Что ты на меня араешь?”, “Красапетка, “Температорная” һ.б.
…– Артистлар арасында да мактаучылар хәйран булды бугай үзеңне. Ә көнләшүчеләрне сизәсеңме?

– Заманасы шул бит аның: чын күңелдән синең уңышларыңа шатланып торучылар бик сирәк. Уңышларны ихластан белешүчеләр: әти-әниең, гаиләң... Һәм иң эчкерсезе: тамашачы! Мин моны тоеп торам һәм иң мөһиме шул. Ә башка артистларның көнләшү-көнләшмәве мине артык борчымый. Һәркемнең үз юлы. Халыкка намус белән хезмәт итәсе килә. Насыйп булсын!

– Шарапҗанны фильм итеп төшерергә киңәш итүчеләр бар. Чыннан да халык яратып карый торган кино булыр иде...

– Фильм өчен бик әйбәт персонаж ул. Ләкин кино төшерер өчен финанс яктан зур ресурс кирәк. Яхшы сценарий, команда, партнерлар, Гайдай фильмнары кебек халыкчан режиссура кирәк...

***

Шарапҗан белән әңгәмәне тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2101
3 Ноябрь 2020 13:21 1929
16 Ноябрь 2020 09:59 1535
19 Ноябрь 2020 10:02 1464
9 Ноябрь 2020 11:10 1357
ӨСКӘ