Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил МИНДИЯР: “Беркайчан үкенгәнем, курыкканым юк”

1 Апрель 2020 858
Татар эстрадасына 90нчы елларда килеп кереп, “элитный җырчы” дигән даны таралган Рамил Миндиярны белмәгән кеше юктыр. “Кайда соң бу җырчы, ник концертлар куймый?” – дип шалтыратучыларга, инстаграмгаязучыларга җавап бирәм: шәһәр шавыннан туеп Салмачы бистәсендә, хатыны белән бергә салган шәхси йортында яшәп ята. Гөмбәгә, җиләккә йөри, бакча тутырып яшелчә үстерә...
– Рамил абый, барын да ташлап чит төбәккә – шахтага чыгып китәргә нәрсә мәҗбүр итте сезне?

– Яшьлек! Тиле чак. Мин бик тәвәккәл кеше идем.

– Ә ни өчен шахтага? Үзегезне сынап карыйсыгыз килдеме?

– Киткәндә шахтага барам димәгән идем, әлбәттә. Нәтиҗәдә, шулай килеп
чыкты. Иртәнге биштә җир астына лифт белән төшеп китәсең, бөтен җирдә вагонеткалар, су. Яхшы сабак булды ул.

– Үкенерлекме?

– Минем беркайчан үкенгәнем, курыкканым юк. Уйламый башлаган эшне дә
асылына төшенеп башкарырга яратам...

***
Әңгәмәне тулысынча газетабызның иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1677
3 Август 2020 10:18 1100
ӨСКӘ