Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил хәзрәт Юныс яңгыр яудыручы Микаил фәрештәнең бурычлары турында сөйләде

7 Июнь 2016 933
Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш утырткач, бераз яңгыр яумый торса, тырыша-тырмаша түтәлләргә су сибәбез, бәрәңге бакчасына да агызабыз. Моның файдасы юк түгел, ләкин барыбер яңгырныкына җитми инде. Моның хикмәте нидә икән? Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән шул хакта сөйләштек.
– Рамил хәзрәт, "Акчарлак" газетасын укучылар явым-төшемнәр өчен җаваплы Микаил фәрештә белән кызыксынган иде.

– Микаил – Аллаһы Тәгалә тарафыннан давыл, җил өчен җаваплы итеп җибәрелгән фәрештә. Хәер, фәрештәләрне Раббыбызның ярдәмчеләре дип кабул итәргә кирәкми. Ул берәүнең дә ярдәменә мохтаҗ түгел, фәрештәләрне дә фәкать бер вазыйфа белән генә йөкләгән. Микаилнең бурычы шул: Аллаһы Тәгалә кайда яңгыр яудырырга куша, болытларны шул урынга алып бара. Явым-төшемнең кайсы шәһәр, авыл, кайсы урамда булачагы миллиметрына кадәр саналган. Бу Аллаһы Тәгаләнең әмеренә һәм Микаилнең болытларны йөртүенә бәйле. Җир йөзендә Аллаһы Тәгаләнең рөхсәтеннән, күзәтүеннән башка хәтта яфрак та селкенми.

Энҗе БАСЫЙРОВА

P.S. Шифалы яңгырның хикмәте турында Ислам дине нәрсә ди? География киңлекләрендә булып торган бәла-казаларның хикмәте нидә? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 9 июнь көнне чыгачак 23нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 974
ӨСКӘ