Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил хәзрәт Юныс кызын кияүгә бирде

2 Март 2016 1908
Никах – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер нигъмәт. Никах кешеләрне гөнаһ гамәлләрдән тыя. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: "Егетләр! Хәлегездән килә икән, сез өйләнергә тиеш! Өйләнсәгез, үзегезне хәрәм, гөнаһлы карашлардан саклап калырсыз", – диде. Ә инде өйләнгән ир үзенең хатынын ашатырга, киендерергә һ.б. эшләргә бурычлы. Ягъни никахлашу хатын-кызларның хокукларын сакларга ярдәм итә. Шуңа да никах ике як өчен дә бик файдалы. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс та күптән түгел олы кызын кияүгә бирде. Чираттагы әңгәмәбездә шул хакта сөйләштек.
– Рамил хәзрәт, кызыгыз Айсылуны башлы-күзле иттегез. Үзегез күп яшьләргә никах укучы хәзрәт буларак, газиз балагызны кияүгә биргәндә нинди хис кичердегез?

– Үз гомеремдә беренче мәртәбә яшьләрнең кавышу мәҗлесендә никах укымадым. Чөнки хәзрәт үзенең кызына никах укый алмый. Әлбәттә, тойгылар, кичерешләр дә башка. Баласының никахы әти-әни өчен күңелле һәм шул ук вакытта бераз моңсурак мәҗлес. Әмма ямансулыкка караганда шатлык-куанычы күбрәк. Бала өлгергәч, балигълык яшенә җиткәч, кулын лаеклы сорап килгән икән, кызны бирү хәерле.

Әлбәттә, борчыласың инде. Бу юлы никахны чын мәгънәсендә йөрәгем аша уздырдым. Үземнең кызны кияүгә биргәннән соң, башкаларга никах укыганда да бүтәнчәрәк карый башладым. Элек төп игътибарны кияү белән кәләшкә юнәлтсәм, хәзер әти-әниләрнең күңелен күрергә тырышам. Әлбәттә, туй ул яшьләр тормышында бер мизгел генә. Аның дәвамы хәерле булу мөһим. Балалар матур яшәсә, яхшы хәбәрләр җиткезеп торса, шатланасың.

Энҗе БАСЫЙРОВА

P.S. Рамил хәзрәт Юныс булачак кияүне нинди принципларга карап сайлаган? Кызы кайсы илдә яши? Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 3 март көнне чыгачак 9нчы санында укый аласыз.


Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 999
ӨСКӘ