Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил хәзрәт Юныс: "Кешене нахакка гаепләү зур золымнан санала"

16 Март 2016 1171
"Золым кылучы – ул наданлык караңгылыгында калган зат һәм көнчелек колына әверелгән кешедер", диелә Ислам китапларында. Нәрсә соң ул золым? Аның адәм баласы өчен нинди куркыныч яклары бар? Бу сораулар белән сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныска мөрәҗәгать иттек.
– Рамил хәзрәт, әңгәмәләр акытында золым дигән сүзне еш искә алабыз. Ул шул ук гөнаһмы инде?

– "Золым" – гарәп сүзе. Гаделсезлек, кешеләрнең хакын үтәмәү, аларны кыерсыту, рәнҗетү дигән мәгънәгә ия. Кешегә хаксызга сугу, аны әрләү, кыйнау, ләгънәт кылу һәм башка төрле зыян-зарар китерү – барысы да золым дигәнне аңлата.

– Золымның иң куркынычы нинди?

– Кеше турында бухтан тарату. Бухтан – булмаганны сөйләү. Гайбәт – булган әйберне сөйләү. Кешене нахакка гаепләү зур золымнан санала.

Моннан тыш, адәм баласының хаксызга малын алу (малның кечкенә яки зур булуы мөһим түгел), аның дәрәҗәсен төшерү, ягъни аны мыскыл итү, түбәнсетү, төрле гөнаһларда, зинада гаепләү, шуны халыкка чәчү – барысы да золым хөкемендә.

Энҗе БАСЫЙРОВА

P.S. Адәм баласы үзенә нинди золым кыла ала? Гөнаһларның тәэсире җиде буынга җитәргә мөмкин, диләр. Ислам динендә моңа дәлил бармы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 17 март көнне чыгачак 11нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ