Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил хәзрәт Юныс: "Бай – бай, фәкыйрь – фәкыйрь, урта хәлле – урта хәлле белән кавыша"

18 Октябрь 2019 606
Ислам динендә “карын тәрбиясе” дигән төшенчә бар, ягъни баланы туганчы ук, әнисе карынында вакытта тәрбияли башларга кирәк. Баксаң, тәрбия аңа кадәр үк – егет белән кыз бер-берсенә булачак ир һәм хатын сайлаганда башлана икән. Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс сөйләде.

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,6 декабрь 2018 № 48
– Рамил хәзрәт, бала тәрбиясе турында шулай иртә уйлау тумаган тайның билен сындыруга охшый түгелме?

– Бала үстерү турында күп сөйләсәк, конференцияләр уздырсак, китаплар язсак та, хакыйкый тәрбия бирү күп әти-әниләрнең хәленнән килми, чөнки ул әзерлек, гыйлем, вакыт, сабырлык һ.б. таләп итә. Ә хәзер әти-әниләрнең башы җәмгыять эшләре, тормыш мәшәкате, финанс мәсьәләсе һ.б. белән каткан. Нәтиҗәдә, картлыгыбызда әдәпсез-әхлаксыз, тәрбиясез ул-кызларыбызның безгә булган тискәре мөнәсәбәтен күрәбез, ахирәткә күчкәч, догасыз калуыбыз да ихтимал. Шуңа да Ислам динендә тәрбиягә зур урын бирелә һәм галимнәр моны гаилә корудан башлый. Кыз һәм егет хәләл җефет сайлаганда ук аңа туачак баланың әтисе яки әнисе дип карарга тиеш.

– Гаилә коруның максаты – бала үстерүме? Бүген күпләр ялгыз яшәүне хуплый...

– Беренчедән, гаилә кору – адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган инстинкт. Һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган, хәтта хайваннарның да кушылуы – табигый хәл. Икенчедән, гаилә җәмгыятьне саклый. Ир белән хатын никахлашмаса, балалар туу кими, Җир йөзендә адәм заты – биологик төр югала. Гаилә безне җир йөзендә саклап килә. Өченчедән, гаилә нәселебезне дәвам итә. Дүртенчедән, әхлаксызлыкка, җәмгыятьнең әхлакый таркалуына юл куймый. Бишенчедән, гаилә рухи рәхәтлек һәм җан тынычлыгы бирә. Өйгә хатын яки ир, балалар янына кайту, андагы җылыны тою – ял, матавык­лы тормышның тыныч бер оазисы.

– Укучыларыбызның күбесе моның белән килешмәс. “Кайтуга хатын колак итен ашый башлый” яки “иремнең диванда ятуыннан тәмам туйдым, әрәмтамак” диячәк, бер-берсеннән зарланачаклар.

– Зарланалар, әмма берәүнең дә өеннән чыгып китәсе килми. Чөнки, аерылышкач, хәле тагын да авырлаша, башка проблемалар килеп чыга. Хатыннар: “Өйдәге кранны гына булса да төзәтеп куярга ирем бар”, – ди, бала әтисез үсми. Ир исә: “Чәпчесә дә эштән кайтуыма борщ пешереп тора, иртән дә ашатып җибәрә”, – ди, моннан коры каласы килми. Аерылган очракта да тагын кавышырга пар эзли башлыйлар. Аңлашып, килешеп яшәгәндә, тирән мәгънәгә төшенгәндә гаилә кешегә тынычлык, рәхәтлек бирә. Әгәр ул тоташ сынау гына булса, Аллаһы Тәгалә никахлашуны әмер итмәс иде. Әлбәттә, Коръәни Кәримдә: “Кайвакытта Мин ир белән хатынны сынауга әйләндерермен”, – диелә. Әйе, бүген зарлану да күп. Аерылган кызлар “тагын кияүгә чыгудан Алла сакласын” дисә, бер мәртәбә камыт киеп караган егетләр “башка өйләнмим” дип кырт кисә. Әмма мөселман затының никахсыз җенси мөнәсәбәткә керүе үк зина санала һәм бу – зур гөнаһ. Мондый мәсьәләләр күп туа. Шуңа да гаиләле булу ялгыз яшәүгә караганда күпкә өстен. Дөньядагы олигархларны гына карыйк, аларның барысы да өйләнгән. Әйе, күбесенең берничә никах. Өйләнмәгән ирнең гомере дә кыскара, ул тәрбия дә күрми. Шуңа да мондый мәсьәләләрдә Аллаһы Тәгаләнең юлы һәрвакыт өстен. Адәм баласы аны ничек үтә, монысы – башка мәсьәлә.

– Туачак сабыйның әтисен һәм әнисен нинди сыйфатларга карап сайларга?

– Әйтик, егет сайлаганда кызлар аның гитара күтәреп, җырлап йөрүенә генә карарга тиеш түгел, ә “бу әти балага нәрсә бирә?” дип фикерләү зарур. Эче бушмы-тулымы? Әдәп-әхлагы нинди? Әти-әнисе кем? Болар баланың киләчәгенә тәэсир итәчәк. Егет тә “бала күп вакытны әнисе белән уздыра, бу кыз сабыйга нәрсә бирә ала?” дип уйларга бурычлы. Расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кызга матурлыгына, байлыгына, нәселенә һәм диненә карап өйләнергә була. Иң хәерлесе – диненә карап өйләнү”, – ди. Бу хәдистән дөрес нәтиҗә ясарга кирәк. Юкса, күп вакытта аны ахырына кадәр шәрехләп бетермиләр. Матуры да, бае да, яхшы нәселдән булганы да – мөселман, динле дигәне дә ямьсез, гарип-гораба түгел, бу – хак. Ләкин “диненә карап” диюне, динне хөрмәт итеп, Аллаһы Тәгалә кануннары буенча яшәү, беренче урынга Аның ризалыгын кую дип аңларга кирәк. Расүлебез шундый кешегә күбрәк игътибар бирергә куша.

– Хәзер бит гади халыкны гына тү­гел, динлесен бәяләү дә авыр, мө­сел­ман гаиләләре дә таркала. Моның сәбәбе нидә?

– Беренчедән, бер-берсен яхшы белмичә өйләнешәләр, гаилә корганчы кем булуларын аңлап бетермиләр. Яшьләр бу мәсьәләдә әти-әни белән дә бик киңәшми, әби-бабайның акыллы сүзе бөтенләй юк. Хәер, әти-әни киңәш бирә дә алмый, уенда – зарплата һәм квартплата. Ничә процент халык кына кияү яки киленне төптән, дини һәм психологик яктан сынап карый икән. Ә бит кешенең тышкы кыяфәте, килеш-килбәте белән генә чикләнергә ярамый. Ни кызганыч, бүген йорты, машинасы, ботинкасы буенча бәя бирү бара, эчке халәте, нәсел-нисбәте, рухияты төшеп кала. Икенчедән, элеккеге заманда гаиләләр шуның өчен дә нык булган – төп урынны хезмәт алып торган. Хәзер эшләмичә, тиз һәм күп акча алу почетта, һәркем матур тормышка кызыга. Күп егетләрдә гаиләне җитәкләп алып бару дигән төшенчә зәгыйфьләнгәннән-зәгыйфьләнә.

– Хәтта белгечләр үк ирләрнең хатын-кызларга әйләнеп баруын таный, моны фән белән раслый. Бу хакта диндә мәгълүмат бармы?

– Расүлебезнең тормыш юлын, гаиләсенә мөнәсәбәтен беләбез. “Иң хәерле мөселман – үзенең гаиләсенә хәерле мөселман”, – ди ул. Коръәни Кәримдә: “Әй, иман китергән бәндәләр, үзегезне һәм гаиләгезне уттан саклагыз”, – диелә, ягъни ир кеше гаиләсен, хатынын, баласын гөнаһ гамәлләрдән, ваемсызлыктан саклап, гыйбадәткә өндәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә: “Үзегез намаз укыгыз, гаиләгезне дә өйрәтегез һәм шул гамәлдә сабыр булыгыз”, – ди. Бу аятьләр, хәдисләр ирләрнең гаиләдә җитәкче булырга тиешлеген дәлилли. Пәйгамбәребез дә үзенең хәдисендә: “Кыямәт көне алдыннан ирләрнең саны кимер, илле хатынга бер ир туры килер”, – ди. Әлегә бу сан – 9:1. Ә бит ирләрне югалту памперстан башлана. Ир балага аны кидерергә һич ярамый. Гамбургер кебек ясалма ризыклар, газлы эчемлекләр дә ир-ат гормоны – тестостеронны үтерә. Ә ул – ирнең бөтен сәламәтлеге, ирлеге, гайрәте, кешелеклелеге... Гомумән, ир-атның үз өстендә эшләмәве, әдәп-әхлаксыз булуы, дөрес тукланмавы, сыра, наркотик һ.б. – һәммәсе дә тестостеронга тискәре йогынты ясый.
Моннан тыш, гаилә корганда кыз яки егетнең җәмгыятьтәге урыны да мөһим. Берсе укымышлы булып, икенчесе укымышсыз икән, интеллектуаль кризис барлыкка килә, бер-береңне аңламыйсың. Берсе татар мохитендә тәрбияләнеп, икенчесе Европада үссә дә дөньяга караш төрле була.

– Сез никах күп укыйсыз. Ничә процент парлар гына шушы шартларга туры килә? Хәзер “брак по расчету” киң таралган түгелме?

– Бүген, дөрестән дә, исәп-хисап бар. Бай – бай, фәкыйрь – фәкыйрь, урта хәлле – урта хәлле белән кавыша. Горизонталь яки вертикаль никахлар аз. Чөнки әти-әниләр балаларның никахларын сәяси яки икътисади яссылыкка күчерә. Аннары гаилә таркалмасын дип йөриләр. Чөнки, алдагы әңгәмәләрнең берсендә әйткәнчә, акча күп булгач мәшәкать кимеми, ә арта гына, малны ничек туздырырга белми интегәләр.
Кызның, егетнең туганнарына, алар­ның яшәү рәвешен дә карарга кирәк. Болар бөтенесе нык гаилә коруга этәрә һәм бала тәрбиясенә йогынты ясый. Гомумән, шәригать кушканның барысын да үтәргә, ягъни сәбәбен кылырга тиешбез. Аннары инде, Аллаһка тәвәккәлләп, никахка барасың.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ