Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил хәзрәт ЮНЫС: “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт һәм тәүбә капкасы җан бугазга терәлгәнче ачык”

11 Октябрь 2019 605
“Авыл халкы дини яктан гыйлемле булуы белән мактана алмый әле бүгенге көндә. Бәлки әңгәмәләрне авыл халкын күздә тотып та эшләрсез?” – дип шалтыраткан иде Азнакайдан бер укучыбыз. Аның киңәшенә колак салып, “авыл һәм дин” темасын киңрәк яктыртырга кирәк, дигән фикергә килдек.
Әссәламегаләйкем, хәзрәт! Сез кала кешесеме? Берәр авылда йортыгыз, туган-тумачаларыгыз бармы? Анда кайтып йөрисезме?

– Мин Буа районының Аксу авылында туганмын, әмма Апас районының Апас авылында үстем. 17 яшем тулгач, шәһәргә киттем. Тик шәһәрдә яшәсәм дә, үземне авыл егете дип саныйм. Төп нигездә кешебез юк, әти-әни вафат, туганнар шәһәрдә, ләкин йорт тора, аны карыйбыз. Хәләл җефетем шушы ук авылдан, аның әти-әнисе исән-саулар, аларга кайтып йөрибез.

– Бу сорауны бирүемнең сәбәбе бар. Дини бәйрәмнәр вакытында шәһәр мәчетләрендә халык күп була, кайчак мәчет эченә дә сыймый. Туңып торса тора, бер кеше дә кайтып китми. Ә менә авылларда хәлләр ничек? Андагы мәчетләргә кеше йөриме? Атнага бер җомга намазына килгән авыл агае дин кушканча яшиме?

– Кешегә холыкны да, ниндидер аерым сыйфатларны да Аллаһы Тәгалә сала. Бер-берсе белән янәшә яшәгән ике авыл халкы бер-берсенә охшамаган була. Ерак та түгел аралары – күршедә, янәшәдә генә, әмма икесендә ике төрле халык яши. Мин андый хәлне еш күзәтәм. Барам бер авылга вәгазь сөйләргә, халык җыела, йотлыгып тыңлыйлар. Шул авылның күршесенә барам, әмма анда халык җыелмый.
Һәр авылның ниндидер үзенчәлеге, аерым холкы бар дигән сүз бу. Дини яктан гына түгел, мәдәният, эшчәнлек ягыннан да шундый хәл күзәтелергә мөмкин. Бер авылга барасың: йортлары төзек, матур, икенчесенең урамнары чүпле була. Хәтта изге шәһәрләр – Мәдинә белән Мәккә халкы да аерыла. Мәккәдән Пәйгамбәребезне куалыйлар, аны Мәдинә кабул итә, гәрчә икесендә дә гарәпләр яшәсә дә.
Мәхәлләнең имамыннан да күп нәрсә тора. Авылның имамы халыкны ихлас күңелдән яратырга тиеш. Аллаһы Тәгалә безне ярата бит, әниләребез дә ярата. Авылда имам яратмаган кеше булмаска тиеш. Ул нинди генә түбәнлеккә төшкән кеше булса да, имам аңа бөтен мәрхәмәтен күрсәтсен, аңа өмет бирсен. Мохтаҗ кешегә ярдәм кулы да сузсын ул. Имам – халыкка хезмәт итүче, ул вәгазь сөйләп, дингә өндәп, кешенең күңелендә миһербанлык уята ала икән, кеше мәчеткә, намазга тартыла башлый. Ул имам бәлки артык зур гыйлемле дә түгелдер, әмма үзенең үрнәгендә артыннан кешене ияртә алсын.
Бар шундый имамнар, миңа шалтыраталар да: “Хәзрәт, безгә кайтып вәгазь сөйләп китегез әле”, – дип үтенәләр. Бу бик зур кыюлык. Кайберләре: “Хәзрәт кайтып вәгазь сөйләсә, минем наданлыгым күренер”, – дип шикләнер иде. Әмма бу имам шулкадәр үзенең мәхәлләсе өчен тырышып йөри, дәрәҗәсе күз алдында. Мин кайтаммы, башка кешеме, вәгазь сөйләгәндә кеше барыбер үзенең имамына гына карап тора, чөнки ул – алар өчен хөрмәтле кеше. Менә бу ике фактор – халык һәм имам – бик зур әһәмияткә ия дип саныйм. Бигрәк тә бүгенге көндә халык бик үзенчәлекле, дөньяга рациональ караш белән яши. Имамнар да диннең халыкка ярашлырак булган яклары белән өндәсәләр, халыкның күңеленә керерлек итеп хезмәт алып барсалар, халык та аларга күбрәк тартылыр иде.
Ә шәһәрдә хәлләр башкача. Анда халык мәдрәсәләре эшли, ислам дине буенча югары уку йорты бар, аларда яхшы белем бирәләр. Әмма ул югары уку йортын тәмамлаган егет авылга кайтамы соң? Гаиләсе, баласы булса, нишләргә? Хезмәт хакы буенча перспектива күренми, яшәр өчен йорт салырга кирәк... Менә бу матди мәсьәлә белемле дини яшьләрнең авылга кайтуына киртә булып тора. Әгәр дә шул җирлектән чыккан эшмәкәр авылындагы мәчеткә кайтырга теләге булган егеткә йорт юнәтсә, үзенең шәһәрдәге оешмасына кемдер итеп теркәп, ай саен хезмәт хакы түләп барса, авылларда да дин алга китәр иде. Әлбәттә, андый кешеләр барлыгын да беләм, әмма алар аз.

– Тукай заманыннан бирле “Авылларда халык каралган, уятырга кирәк” дип сөйләсәләр дә, артык тырышкан кеше күренми. Кайдандыр фидакарь бер кеше килеп чыга да, шул җан-фәрман тырышып, бер үзенең көченә генә таянып, динне алга чыгармакчы була. Авыл халкы да артыгын тырышмый, битарафлык рәхәтрәк бит. Моның өчен аларны гаепләп тә булмый кебек. Авыл кешесенең дингә, Аллаһы Тәгаләгә карашын ничек итеп үзгәртеп була?

– Коръәни Кәримнең “Хүҗүрәт” сүрә­сендә әйтелә: “Бервакыт Пәйгамбәре­без янына кешеләр килгәннәр дә, “Без мөэмин булдык” дип әйткәннәр. Аллаһы Тәгалә Пәйгам­бәребезгә әйтә: “Әй, Мөхәммәд, әйт син аларга, болар әле мөэмин түгел, мөселманнар гына. Боларның калебләренә иман кереп бетмәгән әле”, – ди. Дингә кереп, диндә үсүнең 4 дәрәҗәсе бар. Боларны атаганчы, минем шуны әйтәсем килә: шул ук Тукай, С.Сәйдәшев, М.Җәлил, Б.Урман­че кебек шәхес­ләребез авыл мәд­рә­сәләрендә укыганнар. Аннан соң кайсы “Галия”дә, кайсы “Мөхәммәдия”дә гыйлемнәрен арттырганнар да, дөньяви белем алып шагыйрь, композитор, сынчы булып киткәннәр. Әмма, асылда, алар ана сөте белән үк иман тәрбиясендә булганнар. “Ана сөте” дигән сүзгә Коръәндә дәлил бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мөмкинлек булса, балаларыгызны ике ел имезегез”, – ди. Ни өчен алай дип әйткән? Моңа фән болай дип җавап бирә: “Ике яшькә кадәр бала тәрбиянең 80 %ын ана сөтеннән ала. 20 %ын гына төрле уеннардан, аралашулардан ала”. Сөт – ул тәрбия. Әгәр дә баласын имезгән ана намазлы-догалы була икән, иманның нигезе менә шушы була.
Бүген бу киселде. Хәзерге кешенең бик азы гына дингә яшьтән килә, 40-45, 50-65 яшьтә генә уяна иманнары. Моңа кадәр җан буш! Буш кына түгел, гөнаһ белән тулган, төрле әшәкелекләр кылынган. Гомер узгач кына, соңга калып кына аңлаган ул моны. Әмма бөтен нечкәлекләре белән дин калебләренә кереп, урнашып бетә алмаган.
Аллаһны таныгач, диннең беренче баскычына бастык, мөселман булдык, диләр. Намазны, уразаны таныгач, зәкят, хаҗны белгәч, Аллаһ кушканнарны үтәгәч, туктамаска, иманыбыз өстендә даими эшләргә, арттырырга кирәк. Менә шулай күңелгә иман кергәч, без мөэмин булабыз. Бу вакытта безнең намазларыбыз калырга тиеш түгел, уразаларыбызны тотабыз, гөнаһлардан сакланабыз, бер хата кылсак, тизрәк тәүбә итәбез, догалар беләбез, салават-зикерләр әйтәбез. Безнең дәрәҗәбез үсә, Аллаһка якынаябыз – менә мөэмин булу! Шуннан соң өченче дәрәҗә бар – мөхсин. Кем ул мөхсин? Пәйгамбәребез әйтә: “Мөхсин – шундый кеше ул, гыйбадәт кылган вакытта Аллаһны күргән кебек булыр. Ул Аллаһны күрмәсә дә, Аллаһ аны күрә”, – ди. Моны ничек аңлатырга? Менә, бер мисал. Класста укытучы булганда бөтен бала тып-тыныч. Балаларның нинди икәнлеген тикшерәсең килсә, класстан чыгып китәргә кирәк. Укытучы бармы-юкмы, тып-тын гына эшен эшләп утырган бала – ышанычлы. Кеше күзәтүче булмаганда тикшерелә! Ни өчен Аллаһы Тәгалә бу дөньяда күренми? Чөнки бу дөнья – сынау. Кеше һәр гамәлендә “Аллаһы Тәгалә мине күреп тора” дип ышана икән, бу кеше мөхсин була. Моннан соң да бар бер югары нокта, анысына ирешү бик авыр – мүттәкыйн булу. Бу кешенең тормышында гөнаһ юк диярлек. Ул хәтта рөхсәт ителгән кайбер нәрсәләрне дә гөнаһтыр дип эшләми. Бу бик зур дәрәҗә. Моңа менеп җитәргә була – бер минутка. Менә шунда кала алган кеше бик сирәк.

– Элек булган гөнаһлары мүттәкыйн булырга комачауламыймы?

– Юк! Пәйгамбәребезнең сәхабәләре мүттәкыйн була, гәрчә алар сәхабә булганчы зур гөнаһлар кылган булса да. Әмма, тәүбәгә килеп, гамәлләрен төзәткәннән соң, шул дәрәҗәгә күтәрелгәннәр.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт һәм тәүбә капкасы җан бугазга терәлгәнче ачык. Теләгең бар икән, тәүбәгә килә аласың. Әмма бөтен кеше дә ул дәрәҗәгә күтәрелә алмый. Тырышучылар бар, юк түгел, күтәрелүчеләр аз. Коръән укый башладың, ди. Көн саен укыйсыңмы? Кунак килсә, читкә алып куймыйсыңмы? Кунак килгәч, өчпочмак пешергәндә дә Коръән укуыңны калдырмыйсың икән, син бу сынауны үттең дигән сүз. Кунак бар дип бер атна укымый торасың икән, дәрәҗәң төшә, син тагын беренче баскычта. Ә авылда эшнең беткәне юк, бигрәк тә җәй көне. Аллаһы Тәгалә бу дөньяны шундый итеп куйган, нидер аласың килә икән, нәрсәдер бирергә кирәк. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә телисең икән, телевизорны азрак карыйсың, урамда азрак йөрисең, кеше белән азрак сөйләшәсең. Өмет юк түгел, бар. Мин үзебезнең халыкны югары дәрәҗәле дип саныйм.
Бервакыт бик бай галим белән бер мәҗлестә булдык. Ахырдан әйтте бу: “Америкада, Германиядә, Австриядә эшләдем, мин сездә беренче мәртәбә, мондый халык күргәнем юк иде. Австрия, Германиядә мәҗлескә чакырсалар, ахырдан түләргә хисап биреп чыгаралар. Чакырылганнан артык бер генә кеше килсә дә, аңа ризык булмаячак. Ә сездә 20 кеше чакырылган икән, тагын 20 кеше килсә дә ашарга бар. Шуның өстенә сәдака бирә, киткән кешегә бәлеш биреп озата. Бу халык имамнарны өенә чакырып, бөтен туганнарына вәгазь тыңлата!” Дөрестән дә, карагыз әле, бездә имамнарга нинди зур хөрмәт! Ул бит борынгыдан калган. Йорт хуҗасы нинди генә зур түрә булса да, үзе түргә утырмый бит, имамны утырта. Юмартлык та дингә ярдәм итә торган сыйфат. Әгәр дә без боларның барысын да яхшылап авыл халкына аңлатсак, аларны бу йокыдан уятсак, алар мөэмин-мөхсин булып китсәләр, дин тормышында урын алып торган зур халык булырлар иде.
 
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 25 февраль 2016 №8
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ