Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил Гарифуллин: "Кызларны бик жәллим, башлары эшләми бит"

23 Ноябрь 2015 1502
Психология фәннәре кандидаты, психолог-психотерапевт доцент Рамил Гарифуллин белән әңгәмә.
– Казанның Коллектив урамындагы йорт янында 24 яшьлек кызның мәете табылган. 25 яшьлек ир-егет аның белән танышкан, өенә чакырган, сүзгә килеп кызны буып үтергән һәм чыгып киткән. Берничә көннән кире кайтып, мәетне балконнан урамга ташлаган. Монда гаеп кызда да бар дип уйлыйм, таныш түгел егетнең өенә барган бит ул.

– Кызлар бит кияүгә чыгарга тели. Егетләрнең, киресенчә, өйләнәселәре килми. Кызларга кияүгә чыгуы авыр, нишләргә белмиләр. Чишенә башладылар ич инде: кыска күлмәкләрне тиккә генә кияләр дип уйлыйсыңмы, кияүгә чыгарга кирәк! Егетләрне үзләренә карату, тарту ысулы бу. Егетләр дигәндә акыллары югала, кая чакырсалар шунда баралар. Кызларны бик жәллим, башлары эшләми бит. Дус кызым кияүгә чыкты, ә мин һаман ялгыз, – ди дә ашыга, хаталар ясый.

ГАБДЕРӘХИМ

P.S. Рамил Гарифуллин белән тулы интервьюны "Акчарлак" газетасының 26 ноябрь көнне чыгачак 48нче санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 913
ӨСКӘ