Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамил ГАРИФУЛЛИН: “Көне буе диванда аунасаң, депрессия башланачак”

3 Декабрь 2015 1624
Психология фәннәре кандидаты, психолог-психотерапевт, доцент Рамил Гарифуллин белән әңгәмә.
– Рамил әфәнде, көз көне, кыш башланганда күпләрдә депрессия пәйда була. Ул нидән килеп чыга?

– Кояш әзрәк күренә. Һава басымы көчәя. Көзге моңсулык, өметсезлек пәйда була. Аны психик авыру кешеләр күбрәк тоя. Көзен алар кинәт кенә авырый башлый.

– Депрессиядән ничек чыгарга?

– Беренчедән, бушлыкны бетерү өчен музыка тыңла, телевизор кара, китап укы, театрга бар, яраткан кешең белән аралаш. Үз фикерләрең турында онытып, нәрсә белән булса да мавык. Гомумән, якты кешеләр белән аралашырга кирәк.
Икенчедән, начар кәефне җиңә дә белергә өйрән, ихтыяр көчеңне күрсәт. Эштән кайткач диванда ял итеп утыру шәп нәрсә, ә менә инде эшкә бармыйча көне буе диванда аунап ятсаң, тәгаен депрессия башланачак.

Өченчедән, депрессиядән котылырга теләп дару эчүчеләр бар, бу башта булыша, аннары элекке халәтең кире кайта. Кеше дару эчәргә ияләшә башлый, организм тагын сорый. Мондый пассив ысулларны киңәш итмәс идем.

– Аракы, компьютер, акчага бәйле­лектән ничек котылырга?

– Кеше ник бәйлелеккә керә? Чөнки ул ихтыяр көчен кулланмый, үзен җиңәргә теләми. Бу – пассив кеше. Аның бернәрсә эшләмичә генә яшисе килә, бу – алдану, үз-үзеңне алдау. Аның бернәрсә эшләмичә генә күңелен күтәрәсе килә һәм эчә. Эчкәч кенә күңеле күтәрелеп китә. Менә шулай итеп бәйлелек башлана.

Әйтик, кеше бернәрсә дә эшлә­мичә, артык көч кулланмыйча зур кеше булды, ди, анда “йолдыз чире”, “бөеклек маниясе” барлыкка килә. Кинәт кенә зур акчалы булган кешедә дә шул хәл кабатлана. Коррупция шулай ук бәйлелеккә кертә, кеше ришвәт алмаса аның депрессия башлана.

Интернет. Төймәгә баса да кинәт кенә бөтен әйбер пәйда була, әкияттәге кебек. Төймәгә бастың – мониторда бөтен дөнья ачыла, бернәрсә эшләргә кирәкми. Дөньяда проблемалар бик күп, ә монда кеше белән аралашасың килмәсә, сүндерәсең дә куясың, бетте-китте. Ә бит тормышта алай түгел, кешене бит анда сүндереп куеп булмый.

– Ни өчен интернетка бәйле кешеләр үзләрен үтерә?

– Ихтыяр көчләре әкренләп сүнә. Үз күңелен үзе күрә алмый башлый. Дөньяга чыкса, депрессия башлана аның. Эшлисе килми, тормышының мәгънәсен югалта.

– Әти-әни бу очракта ничек ярдәм итәргә тиеш?

– Миңа айга шундый өчләп кеше килә. Бала депрессиягә бирелгән: укымый, авырый, кычкыра, өйдә бернәрсә эшләми, кухняга ашарга чыкмый, сөйләшми. Балага режим кирәк. “Бер сәгать уйныйсың да, сүндерәбез. “5”ле алсаң, шимбә көнне тагын бер сәгать утырырсың”, – дияргә.

– Күршеңнең баерак яшәгәнен күреп ачуың килсә, аны ничек бетерергә?

– Акча психологиясе проблемасы – бик көчле әйбер. Кеше үзе кебек кешедән көнләшә башлый. Төрле юнәлештәге кешеләр бер-берсеннән көнләшми. Синең кебек үк кеше баерак икән – көнләшәсең. Сыер савучы икенче сыер савучыдан, бер мулла икенче мулладан көнләшә, ул бит Путиннан көнләшми. Көнләшү пәйда булды икән, үсәргә тырыш яисә ул кеше белән үзеңне чагыштырудан тукта, бу хисеңне юкка чыгар. Рухи яктан үзгәр, булганына шөкерана кыл. Әзгә канәгать булсаң, син көчле кеше. Балалар кебек бул, бала комлыкта уйный – ул бәхетле, аңа әллә нәрсәләр кирәкми. 4-5 яшькә җиткәч кенә аларда көнләшү башлана.

– “2”легә укыган малай кыйммәтле машинада йөри, ә минеке очсыз. Андый очракта нишләргә?

– Машина кеше хакында бернәрсә дә сөйләми. Кеше үз кадерен үзе белергә тиеш. Кемдер акыллы, кемдер бай, кемдер көчле. Фәлсәфи яктан карарга кирәк: ул кыйммәтле машинада йөрсә дә бәхетсез булырга мөмкин. Ә син арзан машинада, әмма бәхетлерәк, чөнки син чибәр, сәламәт.

– Туганнар арасындагы көнләшүне ничек бетерергә?

– Баеган туганыңа бай итеп карама, элеккечә сөйләш, аралаш. Бай кеше бәхетле дип уйлап ялгышма, баеган саен җаваплылык арта. Район главасы хатага юлыгып төрмәгә утырырга мөмкин. Сәламәтлегең бар, тормышың күңелле икән, бу – байлык бит инде.

– Сыра эчү бәйлелегеннән ничек котылырга?

– Ул шул ук алкоголизм. Аны алкоголизм дип әйтергә куркалар гына. Бу очракта психотерапевтка күренергә кирәк. Үзем дә сеанслар үткәрәм.

– Казанның Коллектив урамындагы йорт янында 24 яшьлек кызның мәете табылган. 25 яшьлек ир-егет аның белән танышкан, өенә чакырган, сүзгә килеп кызны буып үтергән һәм чыгып киткән. Берничә көннән кире кайтып, мәетне балконнан урамга ташлаган. Монда гаеп кызда да бар дип уйлыйм, таныш түгел егетнең өенә барган бит ул.

– Кызлар бит кияүгә чыгарга тели. Егетләрнең, киресенчә, өйләнәселәре килми. Кызларга кияүгә чыгуы авыр, нишләргә белмиләр. Чишенә башладылар ич инде: кыска күлмәкләрне тиккә генә кияләр дип уйлыйсыңмы, кияүгә чыгарга кирәк! Егетләрне үзләренә карату, тарту ысулы бу. Егетләр дигәндә акыллары югала, кая чакырсалар, шунда баралар. Кызларны бик жәллим, башлары эшләми бит. Дус кызым кияүгә чыкты, ә мин һаман ялгыз, – ди дә ашыга, хаталар ясый.

– Эчкече кеше сеанска үзе барырга теләмәсә, фотосы аша гына эчүдән туктата аласызмы?

– Фото буенча аферист-мошенник­лар гына эшли. Алай дөрес түгел.

– Фатирларында үзләре генә яшәү­че карт-корыга нинди киңәшләр бирәсез?

– Балалары карт әти-әниләрен карасын. Картларның хәтерләре юк, шуңа күрә паспортлары, документлары балаларында булырга тиеш. Кемдер ишек шакый икән, ачмасыннар, башта балаларына шалтыратсыннар. Күп кенә пенсионерларның балалары яннарына килеп тә карамый. Картларның кем беләндер сөйләшәсе килә башлый. Ниндидиер ишек шакыган кеше аңа иптәше булып күренә башлый. Ә ул – аферист, урлап, талап чыга.

Рамил Гарифуллинның телефоны:
8 903 387 68 24

ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ