Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рамилә Абдуллина: “Укытучы хаклы булса да, аны беркем дә якламаячак”

5 Октябрь 2016 1238
5 октябрь – Укытучылар көне. Теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучы хезмәте нәтиҗәсендә салына. Элек-электән иң абруйлы, мактаулы хезмәт саналган ул. Ә бүген укытучының дәрәҗәсе бармы? Мәктәп программалары ни хәлдә? Шул һәм башка сораулар белән Казанның Мәскәү районындагы Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиядә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Рамилә Абдуллинага мөрәҗәгать иттем.
– Рамилә ханым, укытучылардан: “Бүгенге балаларны орышып та булмый, әз генә сүз әйтсәң, хәзер әти-әниләре килеп җитә”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Замана баласы гына түгел, ата-аналар да башка бугай хәзер...

– Элеккеге ата-аналар совет мәктәбе тәрбиясен алган кешеләр иде. Ә бүгенге әниләр – СССР таркалганда туган балалар. Шуларның балаларын укытабыз. Хәзер балаларга сүз әйтеп булмый. Сез әйткәнчә, кайберләренең әти-әниләре гел мәктәп ишеген шакый. Балалар белән эшләүгә караганда, әнә шундый ата-аналар белән эшләү, уртак тел табуы читен. Бүген бөтен кануннар да ата-ананы, баланы яклый. Йә, кайсыгыз әйтә ала, укытучыны яклаган берәр канун, һич югы берәр пункт, боерык бармы? Бүген укытучы хаклы булса да, аны беркем дә якламаячак. Хәтта җитәкчелек тә.

P.S. Бу турыда тулырак “Акчарлак” газетасының 6 октябрь көнне чыгачак 40нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1025
28 Август 2019 15:23 725
ӨСКӘ