Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Раил Шәмсуаров: "Минем дә хатын кебек буласы килә"

12 Май 2016 1933
Элек-электән ата-ана баласының артист булуын да, сәнгать кешесе белән гаилә коруын да теләмәгән. Артистлыкны һөнәргә дә санамаганнар хәтта.
Баштагы мәлдә Казан кызы Зөлфияне дә Раилнең театр артисты булуы шүрләткән... “Андыйлар турында “җилбәзәк” дип сөйлиләр бит”, – ди ул. Шуңа әле яшь аермасы да килеп өстәлә – 8 ел. Ләкин мәхәббәткә киртәләр юк. Раил Зөлфияне барыбер үзенә карата. Кызга 17 яшь чакта ук никах укыталар. Сүзем Камал театры артисты Раил Шәмсуаровның гаиләсе турында. Әлеге парның тормышларын интернеттагы фотолары аша күзәтеп барганнан соң, очрашып сөйләшергә булдым.

– Бер-берегезгә исем белән дәш­мисез ахры? – дим яшьләргә.

Зөлфия: – Раил дигәнем юк, “әтисе” дим. “Фәрештә” дисәм, алай әйткәнне яратмый, “Мин фәрештә түгел”, – ди. Әмма барыбер шул сүзне әйтәсе килә, Раил минем өчен барыбер илаһи зат булып кала.

Раил: – Ә мин Зөлфиягә “иркәм” дим.

– Танышуыгыз ничек булды?

Зөлфия: – Раил миңа беренче булып “Вконтакте”да язды. “Мин Камал театры артисты Раил Шәмсуаров булам”, – дигән. Курсташларым аның сәхнәдә уйнавын бик ярата иде. Ә минем спектакль караганда артистларга гашыйк булып утырганым юк. Икенче көнне училищедагы кызларга “Раил язды” дип сөйләгәч, шаккаттылар. Интернет аша языштык-языштык та очраштык. Беренче көнне үк үбештек.

– Охо! Раил шундый кыюмы?

– Кыю да түгел, ләкин шулайрак килеп чыкты. Иң кызыгы: шуннан соң мине җилбәзәк кыз ахры дип уйлап йөргән. Мин беренче булып үпмәдем бит сине, әтисе! (Зөлфия Раилгә карап елмаеп ала)

– Зөлфия, кияүгә чыкканда 17 генә яшь булган үзеңә. Үкенмисеңме?

– Аллага шөкер, дим. “Иртә чыгыгыз, нишләп йөрисез?” – дим дус кызларга да. “Дөнья күрергә өлгермәдең”, – диләр. Ә мин аны Раил белән бергә күрәм.

– Раилнең очыбрак йөри торган гадәте бар. Сәхнәдәге образлары да шундый, хыялыйрак. Бу сыйфатын ничек кабул иттең?

– Аның җир кешесе булмавына гашыйк булдым да инде.

– Һәрбер кыз баланың хыялында йөрткән кешесе була торгандыр. Раил ул образга туры килде, димәк?

– Хыялымнан да артык булды. Туебызда да: “Бөтен кызның да принцка кияүгә чыгасы килә. Мин бүген принцка кияүгә чыктым”, – дидем.

– Үпкәләшкәндә кайсыгыз беренче булып дәшә?

– Раил беркайчан да “гафу ит” дими. Бик әйтергә тели дә, тик ул сүзне яратмый. Күпчелек ситуациядә мин гаепле булып калам һәм ахырдан гафу үтенәм. “Яратам” диюе дә авыр аңа. Кайвакыт үзем “И-и, үлеп яратасың инде син мине”, – дип куям. Чөнки ул аны эш-гамәлләре белән күрсәтә белә. Иң мөһиме шул.

– Раил, сиңа менә дигән хатын эләккән. Зөлфия белән тормыш итүе бик җиңелдер?

Раил: – Мин – үз эченә бикләнгәнрәк кеше. Курсташларым белән дә ачылып сөйләшә алмыйм хәтта. Ә Зөлфия бөтен кеше белән дә уртак телне тиз таба. Шул сыйфатын бик яратам. Минем дә шундый буласым килә. Бәйрәмнәрдә өстәл артында утырганда да аның кыланмышларын, үз-үзен тотышын күзәтергә яратам. Ул шундый матур итеп чәй эчә, ашый. Аннары, мин әкрен кеше. Гел арттан этеп торырга кирәк. Зөлфия ул яктан да булдыра.

Хатын – “визит карточкам”. Зөлфия белән булганда, мине күбрәк күрәләр. “Ах” дип башта аңа карыйлар, аннары гына миңа.

– Әти-әниеңә дә менә дигән килендер?

Раил: – О-о, ул яктан “5ле” куярлык. Плюс белән. Әни белән сәгатьләр буе телефоннан сөйләшәләр.

Зөлфия: – Иштирәк әни (Иштирәк – Лениногорск районындагы авыл – Н.Х.) – якын киңәшчем. Әзрәк Раилдән зарланып куйсам, “Кызым, аларның нәселе шундый инде. Әмма тормышта бик әйбәтләр. Ир-ат эшләгән эш ахырдан барыбер хатын-кыз әйткәнчә булып чыга. Ләкин аны үзе дә сизмәслек итеп шуңа китереп җиткерергә генә кирәк. Шул очракта ир дә үзен гаилә башлыгы итеп хис итәчәк”, – дип киңәшләр бирә.

– Кызыгыз Нәфисә зурмы инде?

Зөлфия: –1 яшь тә биш ай үзенә.

– Гаилә кодексына язылмаган, сезнең гаиләгә генә хас кагыйдәләр бармы?

– Юк бугай. Без “братан”нар кебек яшәргә тырышабыз. Үзебез генә аңлый торган шаярулар бар. Раил бөтен серләремне белеп тора, валлаһи менә! Аның да шулайдыр дип беләм. Әнигә бөтен әйберне сөйләп бетермисең бит, борчыйсы килми. Кием алганда да Раилнең фикере кирәк. Аннан башка алмыйм.

– “Теща” белән эшләр пешәме?

Зөлфия: – Раил – әнинең идеалы. Әти хәрби кеше. Ә әни театр училищесын тәмамлаган, җыр-моңга гашыйк, гомумән, сәнгать кешеләрен ярата.

Без эштә вакытта баланы әни караша. “Эшкә барган кебек чыгып китәм, эштән кайткан кебек кайтам”, – ди шаярып.

Раил: – Бер әбидән: “Җәннәткә керәсеңме?” – дип сорыйлар икән. Бала карыйсы булмаса, керәм дип әйтә, ди.

– Раил үзе дә Нәфисәне карарга бик булыша бугай...

Зөлфия: – Кызыбыз күбрәк әтисе белән утыра. “Ашадыңмы әле?” – дип сорыйм кайвакыт, “Юк әле”, – ди. Бала йоклатмыйча, ашарга да чыкмый хәтта. Нәфисәне өйгә алып кайтуга: “Бала юындыра белмим”, – дидем, беренче көннән үк ул эш Раилгә йөкләнде.

Раил: – Соңгы вакытта әнисеннән күреп булса кирәк, Нәфисә миңа “әтисе” дип эндәшә башлады. Беренче сүзе дә “әттә” иде аның.

– Озак үпкәләшү күпме дәвам итәргә мөмкин?

Зөлфия: – Бер сәгатьтән артмый.

Раил: – Бервакыт ничектер сүзгә килдек. Зөлфия баланы алып, урамга чыгып китте. Салкын көн. “Кая барасыз?” – дигәнне дә тыңлап тормады. Берәр сәгать узды, әниләргә киткәндер инде дип, шалтыратырга булдым. “Сез кайда?” – дим, “Өй янында йөрибез, керикме?” – ди. “Керегез”, – дип өйгә чакырып алдым. Туңып беткәннәр. Шунда бер-беребезгә сыенып, утырып елаган идек. Хәзер дә менә күзгә яшь килеп тора әле.

Зөлфия: – Андый мизгелләр ир белән хатынны тагын да якынайта. Ләкин чамасын белергә кирәк.

Зөлфия төрле концерт чараларын алып бара, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың ярдәмчесе булып эшли. Әлеге оешма хатын-кызларның гореф-гадәтләрен кайтару, шәҗәрәләребезне барлау буенча зур эшләр алып бара. Интервьюга эштән туры гына килү сәбәплеме, Зөлфиянең башында калфак иде.

– Зөлфия, башыңда шундый матур калфак. Көндәлек тормышта да киясеңме?

– Калфак быел модага керде бит. Салган да юк инде аны. Раил дә “бик килешә”, ди. Әле менә чалбарлар белән кияргә тагын берне тектердем. Рус хатыннары да игътибар итә. “Какая красивая заколочка у вас”, – дип, кызларына да шундыйны алырга теләвен әйтәләр. Татар хатын-кызлары элек-электән башына калфак кигән дип, аларга бераз гына гореф-гадәтләребезне сөйләп алам.

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ