Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Раил Садриевның тугыз ел буе көткән улы

1 Август 2013 1271
Раил абый бер очрашуыбызда: “Хатыным белән тугыз ел буе балабыз булмады. Шуннан соң кыш көне салкын бәкедә коена башладык. Улыбыз туарга өч көн калгач та, хатынымны бәкегә алып барып, коендырып чыктым. Бала туып, җиде көн үткәч, аны салкын су белән коендырдык...” – дип сөйләгән иде.
Моны ишеткәч, җиңелчә “шок” кичердем. Туганчы ук ата-анасы тарафыннан шушындый “зур сынаулар”га дучар ителгән Фәритне эзләп таптым. Аңа хәзер 16 яшь.

– Фәрит, әтиең 2012 ел ахырында “булачак” ахырзаманга шәмнәр, утыннар белән бик каты әзерләнгән иде. Син дә бу вакыйгага ышандыңмы? Ахырзаманны көттеңме?

– Ышандым, ләкин аның кебек үк түгел. Әти көткән караңгылык булмаса да, шәм-утыннар бик файдалы булып куйды үзе. Аннары мин караңгылыкка бик позитив карадым. Үлсәк тә, бергә үлә идек бит.

– Туганчы ук салкын бәкеләргә чумгач, сәламәтлегең дә бик әйбәттер синең?

– Үземне бик сәламәт дип саныйм, салкын су белән коенам, әле дә кышын бәкегә чумам.

– Раил Садриевның улы булу тормышта ярдәм итәме?

– Кайвакыт итә: зур кешеләр белән очрашам, әтигә ияреп гастрольләргә, командировкаларга йөрим.

– Характерың кемгә охшаган?

– Әтиемнекенә дә, әниемнекенә дә. Әтидән – лидерлык, глобаль уйлау сыйфатын алсам, әнидән – җаваплылыкка өйрәндем, аның кебек үк китаплар укырга яратам. Күбрәк фантасика һәм классика уку белән мавыгам. Кызганыч, татарча китапларны аз укыйм.

– Әтиең еш орышамы үзеңне?

– Булгалый. Ул әйкән әйберне таба алмасам, барасы җиргә соңга калсам, ачуы чыгарга мөмкин.

– Мәктәптә “бишле”гә генә укыйсыңдыр әле?

– Әйе, алтын медальгә барам.

– Күзең төшкән кызлар бармы?

– Әлегә юк. Акыллы, кара чәчле һәм артык тыйнак булмаган кызлар ошый. Шул ук вакытта үзен әллә кемгә куеп йөрүче дә булмаска тиеш ул.

Нәзилә ХУҖИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 939
ӨСКӘ