Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рафаэль ЛАТЫЙПОВ: “Картлык турында уйларга вакыт юк әле”

25 Июнь 2020 1057
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 23 август 2018 № 33
16 август көнне Рафаэль Латый­повның гомер бәй­рәме – туган көне булып узды. Рафаэль абый­ны котларга дип шалтыраттым. Трубканы Динә апа алды. “И, нәнәм, чыгып кит­кән иде шул. Кайтуга әйтермен”, – дип җылы гына эндәште. Әһә, Рафаэль абый телефонын калдырып йөри икән! Күп тә үтмәде, Рафаэль абый кайтып җитүе турында хәбәр килде. Элемтәгә чыктым.

– Туган көнегез белән, Рафаэль абый! Бәйрәм ничек уза?

– Көндәгечә инде. Балалар килә, алар нидер пешерә. Иң мөһиме – бергә җыелу бит, гаилә белән. Оныклар да килде.

– Ничә яшь тулды?

– Әйтмим әле... Яшь бабай мин...

– Оныкларыгыз ничәү әле сезнең?

– Икәү. Кызым Динараның олы улы 2 класска бара, кечесенә 1 яшь тә 4 ай. “Бабай” дип үлеп торалар. Без өйдә чакта бездән китмиләр инде. Гастрольләрдән көтеп торалар. Кайтуга килеп җитәләр.

– Кызларыгыз кайда яши? Фатирдамы?

– Казанда, үз йортлары белән.

– Динә апа белән ничә ел гомер иттегез инде?

– 9 августта 33 ел булды. Вакыт сизелми дә узып китте. Үзе бер гомер бит. Хатыннан уңдым, Аллага шөкер.

– Бер-берегездән туйган чакларыгыз булдымы?

– Гел яратышып кына тормый­сың инде. Төрле чак була. Без күбрәк эш буенча тарткалашып алабыз: киемнәр, җырлар, гастрольләр графигы буенча.

– Нагорный бистәсендә үз йортыгыз белән яшисез. Фатирда торасыгыз килмиме?

– Тормышны башлаган вакытта фатирда тору яхшы иде. Йортта торып карагач, фатирга бер дә кайтасы килми. Сүз юк, фатирда биш елга бер ремонт ясыйсың да башка берни кайгыртмыйсың. Ә йортны гел карап торырга кирәк, бакчасы-ние бар дигәндәй...

– Йортыгыз ике катлымы?

– Подвалы белән өч кат.

– Туйларда бик еш йөрисез...

– Артист өчен туйда эшләү күп нәрсә бирә ул. Халык янында йөрисең, аралашасың. Ә сәхнәдә халык белән элемтә ерак. Икенчедән, туйлар уздыру – акча ягыннан гарантияле әйбер. Айлар буе гастрольләрдә йөрүгә караганда, өйдә торып, туйларда эшләп кайту күпкә җайлырак.
Заказлар күпме?

– Күп. Җомга, шимбә – ял тулы. Әмма алай гына яшәп булмый, гастрольләргә дә чыгабыз. Чык­масаң, артистлыгыңны югалта­сың. Динә – көчле тамада. Туй, юбилей, дини бәйрәмнәрне яхшы алып бара. Аңа сәләт тумыштан бирелгән. Хатыным булганы өчен түгел, һөнәри яктан әйтәм. Кешенең эченә кереп, елата торган көче бар. Шигырьләр яза.

– Йортыгыз янында мәчет бар икән...

– Җомга көнне керәм.

– Мәчетнең энергетикасы сизеләме?

– Көнгә биш тапкыр азан тавышы ишетәбез. Азан, чиркәү чаңы берничә чакрым ераклыкта яшәүчеләргә яхшы энергетика бирә дип ишеткәнем бар.

– Иртән күзне ачкач, ни турында уйлыйсыз?

– “Бүген дә якты дөньяны күрәм”, дип уянам. Аллаһы Тәгаләгә “тагын бер көнне бүләк иттең” дип рәхмәт әйтәм.

– Иртән кем беренче торып чәй куя?

– Динә. Минем дә торган чаклар бар инде. Җиңел уянам, кайсы вакытта кирәк, шул чакта тора алам.

– Йокларга ятканда телефоныгызны беренче катта калдырып менәсезме?

– Динәнең үз янында тора, мин калдырам. Аның телефоны – тамадалык эше, минеке концертлар буенча кирәк.

– Үзегезнең репертуардагы иң яраткан җырыгыз?

– “Гомерләр үтә икән ул”, “Тәрә­зәңдә утың бар”, “Ташлап китмә”. Алар күптәнге инде, шулай да һәр мәҗлестә җырларга туры килә.

– “Гомерләр үтә”не Радик Юлъякшин да җырлый бит?

Миннән сорап алмады ул аны. Студиядән дә рөхсәт сорамаган. Авторлардан сорагандырмы инде... Җырласын инде, ярар, безнең җырларда тәрбияләнеп үскән егет бит.

– Ачуыгыз килмәдеме?

– Юк. Мин аны тыңлап карадым, башка төрле җырлый инде, барыбер. Яшьләр җырларга тели икән, димәк, ул җыр кемнеңдер күңеленә кереп калган, онытылмый. Аны барыбер “Рафаэль Латыйпов җыры” диләр инде.

– Армиядә булу холыкка йогынты ясыймы?

– Бала-чага булып китәсең, чын ир булып кайтасың. Армия тәртипкә өйрәтә.

– Икенче кызыгыз кайларда? Кияүгә чыкмадымы әле?

– Илнара банкта эшли. Безнең белән тора, чит илләргә сәяхәт итә. Яшьләрнең үзләренчә, кияүгә чыгуын кем белә инде... Әйтми әле.

– Кызларыгыз тормышларын эстрада белән бәйләмәде, әйеме, Рафаэль абый?

– Берсе дә җыр буенча китмәде. “Гомер буе сезгә ияреп булмый. Үз юлыбыз булырга тиеш”, диделәр. Икесе дә югары белем алды.

– Алдагы көнгә нинди планнар корасыз. Картлык турында уйланасызмы?

– Уйларга вакыт юк. Кешенең үткәне, кичәгесе һәм бүгенгесе бар. Ә иртәгесе бөтен кешенеке дә юк, диләр. Иртәгесен ни буласын беркем дә белми. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Матур тормышта яшисе килә әле.

  


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2616
30 Ноябрь 2020 10:35 1980
3 Ноябрь 2020 13:21 1887
16 Ноябрь 2020 09:59 1477
ӨСКӘ