Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рафаэль Киракосян: “Татарстан – минем ватаным”

11 Апрель 2016 1425
Моңарчы “Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсендә чыгып барган шәхесләр арасында кемнәр генә булмады: шагыйрь, язучы, главалар, театр, радио-телевидение башлыклары, прокурор... Бу атнаның иртәсен исә бик тә үзенчәлекле шәхес ачып җибәрер.
Ул татар да, рус та түгел. Әрмән милләтеннән булган, әмма бөтен җаны-тәне белән Татарстанны үз Ватаны итеп күргән депутат, хәйрияче, Мамадыш районы Инвестиция Советы әгъзасы, Мамадыш районы башлыгының агрокомплекс үсеше буенча ярдәмчесе, “Graf” җитештерү һәм төзү компаниясе генераль директоры Рафаэль Варужан улы Киракосян.

– Рафаэль әфәнде, миңа сезнең турында төшерелгән фильмнарны карарга туры килде. Бер интервьюгызда сез: “Мин патриот. Татарстанны бик яратам”, – дисез. Моны ничек аңларга һәм тормыш сезне Казан белән күптән бәйлиме?

– Татарстан минем туган җирем дип саныйм. Әрмәнстан – кан ягыннан гына. Кайда гына булсам да, бөтен кешегә Казан турында сөйлим. Хәзер ныклап татар телен өйрәнергә керештем. Атнасына берничә сәгать махсус татар теле дәресләре алам. Сөйләм телен өйрәнәм. Татар милләтендәге дусларым бик күп. Бергә булганда: “Минем янда татарча сөйләшегез”, – дим. Казанда исә 3 яшемнән бирле яшим. Ереванда туганмын.

– Сезгә нибары 28 яшь. Ә нинди зур уңышларга ирешкәнсез!

– Әйе, миңа 28 яшь. Әмма көне-төне гел эштә булганга, 40 яшьлек ир-атларга охшап торам (елмая). Кечкенәдән максатчан булып үстем. Төрле уен коралларында уйнарга өйрәндем. Җидееллык гитара курсларын 3 ел эчендә тәмамлап, республикада чемпион исеменә лаек булдым. Ниндидер уңышларга ирешеп яшәүне өстен күрәм. Әгәр дә тормышыңда ниндидер хыялың бар икән, аның өчен тырышырга кирәк. Һәм беркайчан да “мин булдыра алмыйм” дип куркып утырырга түгел. Моннан 4 ел элек “подсобник” булып эшләдем.

Көненә 800 сум түлиләр иде. Инде бүген мин уңышлы эшмәкәр. Ә бит барысын да нульдән башладым. Ярдәм итүчеләрем дә, партнерларым да булмады. Аллага шөкер, бүген эшмәкәрлек буенча башкаларга мастер-класслар бирәм. Киләчәктә Россиядә иң танылган эшмәкәрләр мәктәбе ачарга уйлыйм. Анда ниндидер теоретиклар, психологлар булмаячак. Дәресләрне бары эшмәкәрләр генә алып барачак. Бу – мәктәп укучыларына, студентларга, хәтта ниндидер уңышларга ирешеп, ярты юлда калган эшмәкәрләр өчен дә менә дигән мөмкинлек. Шул рәвешле, эшмәкәр булырга теләгән кешеләргә ярдәм итәсем килә. Ул мәктәп түләүсез булачак.

– Сез – җитештерү һәм төзү компаниясе башлыгы. Сезгә ничә кеше хезмәт куя? Нинди эшләр башкарасыз?

– Бүген миндә 570 кеше эшли. 13 дизайнерым бар. Нигездә, безнең компания ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Кайбер төзү фирмалары 20 ел эшләп, бер айда берничә фатирга гына ремонт ясый. Ә безнең фирма бер айда 40ка якын фатирда ремонт эшләре алып бара ала. Мин һәрвакытта да заказ бирүче ролендә булырга тырышам. Аның нәрсә теләгәненә төшенәм. Дизайн ягыннан булышам. Акчаны эш беткәч кенә алам. Бер фатирны 3-4 ай түгел, 20-25 көндә эшлибез. Бер объектка эшчеләрне күбрәк куям.

– Ничек барысына да өлгерәсез?

– Мин эшемне эш дип санамыйм. Мин аңардан рәхәтлек алам. Эштә яшим. Өйдә яшәмим диярлек.

– Депутатлык эшләрегез турында да сөйләгез иде.

– Узган елның сентябрендә Мамадыш районында депутат булдым. Бу – бик зур җаваплылык сорый торган эш. Бик еш Мамадышка кайтам. Депутат булып сайланган участоктагы кешеләргә ярдәм итәм. Мамадыш районының Кызыл Тау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл төзеттем. Инвалидларга оекбашлар тараттым. Аларның шәхси проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнәм. Санап китәсем килми. Мактанган кебек килеп чыгачак.

Музыка мәктәбен, балалар бакчасын ачуда финанс ягыннан ярдәм иттем. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов бик хуҗалыклы кеше. Аның янына идеяләр белән киләсең. Сине аңлый, ярдәм итәргә дә мөмкин. Үзем турында төшерелгән фильмнарны күргәч, илһамланып киттем. Тагын да күбрәк эшләр башкара алуымны аңладым. Шуңа хәйриячелек белән дә шөгыльләнәм.

– Бик күп уңышларга ирештеп тә, әле тормышка ашмаган хыялыгыз бармы?

– Үзебезнең җәмгыятьтә кирәкле кеше буласым килә. Игелекле гамәлләрне күбрәк эшлисе иде. Кергән керемнең 30-40 %ын ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә өләшәм. Иртәме-соңмы, ул игелекле гамәлләр кире әйләнеп кайта. Мин боларның барысын да ихлас күңелдән эшлим.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ