Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Радик Гыймаев: “Иң яратмаганым – галстук, кадрдан чыгуга салып куям”

6 Май 2019 642
Татар халкына инде бай­так еллар яңалыклар җиткереп торучы Радик Гыймаевны күпләр белә­дер. Аның белән якыннан таныш булмасам да, ачык, ярдәмчел, җыр-моңга мө­киббән кеше икәнен чамалый идем.
– Урамда еш таныйлармы?

– ТНВга урнашып, икенче көнне хатыным белән зур кибеткә чыктык, “О, үзебезнең чаллылылар да монда йөри әле”, – ди бер ханым. Һаман да Чаллы халкы үз итә. Ә Казанда артык танымыйлар. Хәзер “Бөтен планетага билгеле без!” дип шаяртам. “ТНВ-Планета” бар дөньяга күрсәтә бит.

– Буш вакытыгызны нәр­сәгә сарыф итәсез?

– Сайлап кына фильм­нар карыйм, “Акчарлак”­ны укыйм. Улым ул чордан үс­те, хәзер инде кызым белән балалар мәй­данчыгында йөреп кайтабыз. Авылда булсам, урамнан кермим – гел хәрәкәттә булырга ты­рышам.

– Әле җырлыйсыз да бит. Бу сәләт кайчан ачылды?
  
– Музыкаль белем алып булмады. Бүген җырлавым – шул бушлыкны тутыру кебек. Әле менә өр-яңа җыр өйрәнәм, вокал дәресе алдым. Бәйрәмнәр алып барганда, бүләк итеп җырлап та җибәрсәң, ял итүченең күңеле дә күтәрелә, ялык­тырмыйсың да. Әллә шаяртып, әллә инде чын, дусларым да: “Тавышың матур, җырларга кирәк!” – диләр. Ләкин төп һөнәремә зыян китерәсем килми, җырчы булу – зур эш.

– Характерыгыз нинди? Сезне нәрсә еларга мәҗбүр итә ала?

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 18 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 906
ӨСКӘ