Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рабит Батулла: "Фатир тапкан булсам, беренче елда ук аерылыр идем"

10 Июль 2019 1690
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саныннан алынды (15 октябрь, 2015 ел, № 42).
Язучы Рабит Батулла (ул вакытта әле Роберт) Мәскәүдә укыганда әти-әнисенә: “Мин марҗага өйләнәм”, – дип телеграмма суга. Авылдан: “Үзеңә кара”, – дигән җавап килеп төшә. Ул вакытта Робертка 20 яшь була.

– Рабит абый, ни өчен марҗага өйләндегез?

– Бер ел эчендә татарчага өйрәтермен, “бисмилла” әйтә башлар дип уйлаган идем, ялгышканмын. “Динемне алыштырырга дип чыкмадым мин сиңа”, – диде. Төп конфликт шул.

– Марҗа белән тормыш күпме дәвам итте?

– Күп яшәдек. Торыр урыным юк иде, беркая чыгып китеп булмады, тулай торакта тордык. Фатир тапкан булсам, һичшиксез, беренче елда ук аерылыр идем. Фатир алу белән аерылыштык. Аннан ике балам бар. Марҗаны хурлый алмыйм, балаларны миңа каршы котыртмады. Андый ахмак хатын булмады. Шимбә, якшәмбе һәрвакыт балаларны үземә алдыра идем. Без кешечә аерылыштык. Бер-беребезне каргамадык, гайбәт сөйләмәдек, яман сүз ишеттермәдек. Без ул мәсьәләдә чиста.
Икенче хатыным Рузия белән 32 ел яшибез. Беренче никахтагы балаларым килгәндә чырае ачык, ул аларны беркайчан да кыерсытмады. Ике хатыныма да рәхмәтлемен.

– Улыгыз Байбулат марҗа алып кайтам дисә, каршы килер идегезме?

– Вакыты җиткәч каршы килеп булмый, чынбарлык алдында калдыңмы – беттең! Әкрен генә алдан, бәләкәйдән әйтергә кирәк. Үзеңнең хәлеңне сөйләргә. “Менә мин башка диндәге кешегә өйләндем, барыбер аерылдым”, – дип башларына сеңдерергә кирәк.

– Улыгыз Нурбәк татар кызына өйләнмәде бит, аңа әйтмәдегезме?

– Килен – керәшен.

– Керәшен бит инде ул...

– Ул бит татар кешесе.

– Диннәре башка бит?

– Никахта ул Исламны кабул итте.

– Исемегез үзегезгә ошыймы?

– “Роберт” бик матур исем, ләкин татарныкы түгел. Әтинең наданлыгыннан килгән әйбер ул. Исеменнән качкан халык дәүләт төзи алмый. Үз исеменнән оялган кеше горур була алмый, мескен була. Әтигә дә әйттем: “Тапмадыңмыни башка исем?” – дип. Миңа 17 яшь иде, энекәш туды, җан талашып “Рәсим” куйдырдым. “Эдуард” кушмакчылар иде. Башка бер генә милләт тә үз исеменнән баш тартмый. Ничек итеп дәүләт төзесен татар: исем кушкан саен Альберт, Робертлар бит. Луизалар, Экземалар...
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1155
ӨСКӘ