Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рабит БАТУЛЛА:“Бакчадан корт чүпләтеп, хатынны кол итеп тоттым”

22 Июль 2014 1573
Узган ел Биектауның Чыршы авылына Шәмси Закировларга кайткач, шушы ук авылда Рабит Батулланың да яшәвен әйткән иделәр. Чыршыдагы йортларына кайтуыма каршы килмәде Рабит абый. Ләкин без очрашканчы ике атналап вакыт узды. Бер шалтыратканда язучының сәламәтлеге какшап китсә, икенчесендә җиләккә җыеналар, өченчесендә тагын башка эше килеп чыккан иде.
Шулай әрсезләнеп йөри торгач, Рабит абыйның авылга кайткан чагын тәки туры китердем бит.

Капканы ачып, ишегалдына үттем. Асфальт  җәелгән сукмак. Як-ягында матур-матур чәчәкләр үсә. Агачлар арасыннан яланаяк атлап килүче Рабит абый күренде. Иң беренче эш итеп, элек яшәгән иске өйләренә алып керде ул.

– Безнең заманда сигез почмаклы йорт дип атала иде бу. 14 ел шушында тордык. Хәзер үзенә күрә бер музей инде, – дип йорт эчендәге әйберләр белән таныштыра башлады. Стенада бихисап чигелгән сөлге-кулъяулыклар, элеккеге эш кораллары, көмешкә куа торган аппарат, кабыктан ясалган бала бишеге... Кыскасы, бу өйдә үзеңне совет чорына кайткандай хис итәсең.

– Сөлгеләрне төрле җирләрдән җыйдым. Менә монысына: “Кул тастымалы. Фәхрибану эше. Саба”, – дип язылган. Элек бит кыз кеше килен булып төшү белән, йортны үзенең кул эшләре белән киендерергә тиеш булган. Ничә кайнеше булган, шуның кадәр кулъяулык чиккән. Эссе көннәрдә монда бик рәхәт була. Яшьләр куна калганда, җәй көне монда йоклыйлар, – дип бик тәмләп элекке заман рухы сеңгән өй эче белән таныштырды Рабит абый.

– Чыршы авылын ничек эзләп таптыгыз соң?

– Безгә Казаннан 40-50 чак­рым ераклыкта урнашкан татар авылы кирәк иде. Ни өченме? Чөнки шәһәр кырыенда рус авыллары гына урнашкан. Бу – Иван Грозный законы. Татарларга Казан янәшәсендә төпләнергә рөхсәт ителмәгән. Рус авылларында тәртип юк, дачаларны да талап торалар. Ә биредә тәртип нык. 18 ел яшибез, капканы да бикләгәнебез юк. Без булмаганда йортка күршеләр күз-колак булып тора. 1995 елда Биектау районы башлыгы булып Рөстәм Миңнеханов торды. Аның янына кердем дә: “Бер татар авылына урнашасым килә”, – дип гозеремне җиткердем. Ул шушы авылны күрсәтте...

Кирпечләп тышланган яңа йортка да кереп чыктык. Аны ярты ел эчендә төзеп куйганнар. Суы кергән, кайнары да бар.

– Йортны осталар эшләде, мин катышмадым, – ди Рабит абый. – Андый эшкә һәвәслегем юк. Крестьян хезмәте авыр бирелә миңа. Чөнки 17 яшьтә авылдан чыгып киттем. Авылда калган яшьтәшләрем яхшы балта остасы, тимерче булып бетте, әнә, андый эшкә куллары ятып тора. Ә безнең кебек иҗат кешеләре тормышка яраклашмаган була. Мәсәлән, “квартплата”ның нәрсә икәнен дә белмим мин, анысын хатын түли. Кибеткә дә кергәнем юк...

Сөйләшә-сөйләшә өйдән чыгып, бакчаның урманны хәтер­ләткән аскы өлешенә таба тә­пиләдек. Биредә кечкенә генә бер бәйрәм өстәле оештырылган, кунаклар җыелган иде.

– Монысы безнең килен – Алена (Нурбәкнең хатыны. Яшь гаилә Санкт-Петербургта яши – авт.), – дип аш өстәле янында кайнашучы бик мөлаем кызга төртеп күрсәтте Рабит абый. – Болары кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин белән хатыны Талия (“Бичаракай”, “Мәдинә” фильмын ул төшергән – авт.). Күп еллар Үзбәкстанда яшәп, Казанга күченеп кайттылар. Алар янәшәсендә – минем карчык – Рузия, каршыда – кода белән кодагый. Ә иң түрдә утырганы – Рузиянең тутасы, Украинадан качып килде. Кичкә Нурбәк белән Байбулат та кайтырга тиешләр, – дип һәрберсе белән дә таныштырып чыкты, аннары үземне дә өстәл янына дәште. Ташкент дөгесеннән әзерләнгән чын үзбәк пылавы белән сыйладылар.

Батуллиннарның кода-кода­гый­лары тумышлары белән Питрәч районы Янсуар авылыннан икән. Бик мөлаем, ачыклар.

Рабит абый белән сөйләшүебез кунаклар белән бергә табын артында дәвам итте:

– 1995 елда мондагы йортны 19 миллион сумга сатып алдык, – диде ул. – Бакчаны нәселле кычыткан, әрекмән, алабута басып киткән, бер генә агач та юк иде. Ике ел рәттән җирен эшкәртеп, хатынга бәрәңге чәчтердем. Ул вакытта үзем операциядән генә чыккан идем. Адәм көлкесе, 22 сутыйлы бакчадан корт чүпләтеп, кол итеп тоттым бит карчыкны. Акыл бөтенләй дә булмаган икән. Ул елларда бәрәңгенең уңганлыгын күрсәгез! Малыбыз юк, кая куярга белмәдек. Шуннан мине дәвалаучы табибка ике капчык, Рузиянең табибына ике капчык илтеп бирдем. Алай да таратып бетерә алмадык. Хәзер менә 50 төп бәрәңгебез бар. Бик рәхәт, шөкер итсәк җитә. Кирәк икән, авылда бушка бирергә әзер торучылар да күп.

Ике ел бәрәңге утырткач, “Карчык, сине болай изеп булмый, урман ясыйм”, – дидем. Хәзер шул “урман”ны киңәйтә, хатынның яшелчә утырту мәйданын кыса барам. Аның дүрт сутый җире бар. Шунда түтәлләр ясап, кишер-чөгендер, суган-сарымсак үстереп мәш килә.

Мондагы агачлар үзләреннән-үзләре артып тора. Усак тамырдан китеп үрчи икән. Әлегә хатынга әйтми торам үрчегәнен, алайса кисеп барырга мөмкин, – дип Рабит абыйның ярым шаярып әйткән сүзеннән табын артындагылар рәхәтләнеп көлештек. Бу вакытта Рузия апа каядыр читкәрәк киткән иде.

– Рабит абый, ураза тотасызмы?

– Сәламәтлек рөхсәт итми. Дару эчеп кенә торам. Кан басымы ике кешегә бүлеп бирерлек була. Һәркөн иртән 200гә җитә. Аны әкренләп төшерәбез. Дөрес, мин авыруга игътибар итә торган кеше түгел, “песиемләп” тормыйм. Чирне никадәр иркәләсең, шулкадәр сине баса ул. Әле бер ай элек кенә чак үлемнән калдым. Реанимациядә яткан чаклар да байтак булды инде.

Бераз сөйләшеп утыргач, Рабит абый самавырны кабызып җибәрергә дип табын яныннан торды. Мин дә аның янына килеп басып, әңгәмәне дәвам итәр өчен чираттагы соравымны яудырам: “Улларыгыз бигрәк акыллы, тәүфыйклы, тәрбия юнәлеше нинди булды соң?” – дим.

– Без балаларны тәрбиялибез дип тәрбияләмәдек. Бала биш яшькә кадәр иң кыйммәтле вазасын төшереп ватса да, японнар бер сүз әйтми. Чөнки бу яшькә кадәр бала берни дә аңламый. Соңрак кына “ярамый” дигән нәрсәне төшендерә башлый. Японнар тирән йола белән тәрбияләнә. Шуңа күрә алар акыллы да, техник яктан да алга киткән халык. Бездә йола буенча тәрбияләү юк, хәтта авылларда да бетеп бара ул нәрсә. Рузия беркайчан да балаларга кычкырмады. Әмма Нурбәк белән Байбулатны “әтиегез” сүзе белән шүрләтеп тәрбияләде. Алай иткәндә гаиләдә ирнең абруе да күтәрелә.

Шулвакыт Рузия апа: “Бабай, әйдә, өстәл янына”, – дип дәште.

– Нишләп бабай дисез? – дигәч, “Бабай бит инде, 76 яшьтә егет булмыйлар”, – дип елмайды. Сүзне Рабит абый дәвам итеп китте:

– Мин дә аңа “карчык” дип әйтәм. Ул “бик яратам” дигәнне аңлата. Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар да шул сүзне әйтеп сөйләште. Үзенә күрә бер комплимент ул. Минем әби бабайның “карчык” дигәнен көтеп кенә тора иде. Шуны әйтсә, димәк, иренең кәефе яхшы. Рузиягә йөри башлаган чорда ук “карчыгым” дидем. Бер тапкыр да “ник мине картайтасың?” дип канәгатьсезлек белдермәде.

– Рузия апа, ә сез ирегезгә кем дип дәштегез?

– Нурбәк тугач, “әтисе” дип әйтә башладым. Бала туганчы кем дип әйттем икән, хәтерләмим, – дип көлеп җибәрде ул.

– Элек-электән татарларда тел яше­рү йоласы булган, – дип аңа кушылды Рабит абый.
– Ягъни, ирнең исемен әйтү тыелган. Беркайчан да Рузия авызыннан исемемне ишеткәнем юк. “Әтисе кайткач килерсез, әтисе кайткач шалтыратырсыз”, – дип сөйләшә ул. Киленебез Алена беренче көннән үк “әти-әни” дип дәшә башлады. Элек хатын-кыз ир-аттан түбәнрәк торган. Хәзер генә азынып бетте. Камчыны алдылар, дилбегәне алдылар, тезгенне алдылар, рульне алдылар... Безгә бер әйбер калмады.

– Кем гаепле соң? Бәлки гаеп ир­ләрдәдер?

– Атта да, тәртәдә дә бар. Бе­рен­че­дән, сез – хатын-кызларга 1917 ел­да ирек бирелде. Ул ирекне нәфис зат­лар дөрес аңламады... Азатлык дип аларга лом тоттырдык. Тимер юл буенда ун хатын-кыз лом белән эш­ләсә, бер ир шуларның хезмәтен язып бара иде. Аннары берзаман зур түрәләр арасында уртак хатын белән яшәү, хатыннарын алмаштыру күренеше булып алды. Ирләрне совет хөкүмәте аз хезмәт хакы белән мыскыл итте. Шуңа да без башмак астына кереп яттык. Мәсәлән, мин яхшы итеп акча эшләсәм, Рузия балаларны гына карап, өйдә утырырга риза иде. Ләкин мин андый хезмәт хакы эшли алмадым. Бөтен малай-шалай өйләренә телефон кертеп бетергәндә дә бездә юк иде әле. Миннән соң Язучылар союзына кергән кешеләр ике-өч бүлмәле фатир алып бетерде, ә мин тулай торакта яшәдем. Кемнәрдер пирамидалар кора. Мин алар белән ярыша алмыйм, тырышмыйм да, көнләшмим дә. “Булдыра алалар икән, машалла, дим. Хәләл юл белән генә эшләсеннәр. Без бай түгел, ләкин торырга урыныбыз, йөрергә машинабыз бар, Аллага шөкер!.. ( Язучы “Сузуки SX4” машинасында җилдерә – авт.)

Моңарчы якыннан аралашкан булмагач, шактый кырыс, җитди кеше булып тоела иде миңа Рабит абый. Дөрес, бу сыйфатлары әңгәмә барышында да бөтенләй үк эреп юкка чыкмады. Ләкин ипигә бал ягып биргән кебек, әйтәсе сүзен еш кына юморга төреп җиткерде ул.

...Мин киттем, ә Батулла мунчасыннан куе төтен күтәрелеп, кунаклар самавырдан чәй эчеп, Казаннан кайтасы Нурбәк белән Байбулатны көтеп калдылар.

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1934
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ