Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рөстәм Закиров: “Үземне череп баеган җырчы дип санамыйм”

26 Ноябрь 2018 1215
Күп аракы эчмәсәң, сөяркәләр белән йөрмәсәң, акча бетми ул. Үземне череп баеган җырчы дип санамыйм, булганы җитә.
– Ник җырчы булдың?

– Илһам абый, Әлфия апа, Габдулла Рәхимкуловларны тыңлап үстек. 52 яшендә Илһам Шакиров безнең авылга килде, шул вакытта авылдашларның сүзе истә калган: “Картаеп беткәч, Илһам нишләп йөри икән?” – дигәннәр иде. Хәзер миңа да 52 тула бит инде... Башлангыч классларда ук, көтүгә чыккач иртәдән кичкә кадәр җырлый идем. Әти яхшы җырлый иде. Җырчы булсам, әтине Казан сәхнәсендә җырлатам, дигән хыялым бар иде. Бер-ике тапкыр җырлаттым мин аны үзе. Музыка факультетын тәмамлап, авылга укытучы булып кайтырга тиеш идем. Шулай да, ун ел буе, мин җырчы микән, юк микән, дип йөрдем.

– Нинди һөнәрләрең бар?

– Авылда 15-20 сутый бәрәңге үс­те­рәм. Утын да ярам. Мунча идәнен алыштырырга кирәк, анысын да эшли алам.

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 29нче ноябрьда чыгачак 47нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1424
ӨСКӘ