Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рөстәм Закиров: “Хатын машинаны миңа караганда яхшырак йөртә”

18 Январь 2014 1222
Җырчы Рөстәм Закиров ел саен авылындагы бала-чагаларга Кыш бабай бүләкләре өләшүне традициягә керткән. Быел да традицияне бозмаган.
“Аларның да күңеле була, үземә дә күңелле”, – ди ул. Шунда ук шаярып кына: зур үскәч мине кыйнамасыннар өчен өләшәм”, – дип тә елмая. Яшь чагындагы Яңа ел бәйрәмнәре турында сорагач, кызыклы гына җавап ишеттем: “Яңа ел бәйрәмнәре күбрәк сыйныфташлар белән каршы алына иде. Баянда уйнарга яраттым. Шул баянны кочаклап, кешеләрне җырлатып-биеткән арада, егетләр матур кызларны чүпләп бетереп куя. Минем исә күңелгә ошамаган кызларны озатасы килми. Тагын шул баянны кочаклап ялгызым гына өйгә кайтып китәм. Әнә шул баян кочаклап йөрү аркасында, 33 яшькә кадәр өйләнмәдем дә инде”, – ди җырчы.

– Рөстәм абый, белүемчә, хатыныгыз Люция ханым сездән тугыз яшькә кечерәк. Көнләшү хисе бармы?

– Ни сәбәпледер хатыннан көн­ләшкән юк, хәтта бер тапкыр да.

– Сәбәп бирмиме?

– Сәбәп тә бирми, үземнән дә торадыр. Шулай да ситуацияне контрольдән ычкындырырга ярамый. Яңа гына өйләнешкән елларда Люция: “Син мине кысалар эчендә тотасың”, – дия торган иде. Кеше үз тәлинкәсеннән чыгып ясалмалана, эшләгән хезмәтеннән зуррак китеп сөйләшә башлый икән, бу нәрсәне кабул итә алмыйм. Кемнең кем булуына карамастан, шунда ук урынына куярга тырышам. Бу нәрсә хатынга да кагыла.

– Ир-атлар арасында “хатын-кызны аңлап бетереп булмый” дигән популяр гыйбарә яши.

– Кайбер ситуацияләрдә бер-береңне ахыргача аңлап бетерү бәлки кирәк тә түгелдер. 70 процент аңлыйсың икән, калган 30ы серле булып калса да яхшы. Бервакыт Люция им-томчы, күрәзәчеләр янына йөри башлады. Менә ул әйберне аңламыйм да, аңларга да теләмим.

– Хатыныгыз белән талашканны балалар ишетергә мөмкинме?

– Мөмкин. Бездә ул кычкырышу процессы 2-3 минут кына дәвам итә. Мин, әлбәттә, катырак әйтеп ташлыйм. Ә үпкәләшеп йөрүне икенче көнгә калдырмыйбыз. Хәзер, Аллага шөкер, андый үпкәләшүләр сирәгәя бара, минем дә характер басыла төште.

– Әби-бабай белән мөнәсәбәтләр ничек?

– Үземне иң бәхетле кияүләрнең берсе дип әйтер идем. Беренчедән, минем баҗайлар юк, әби белән бабайга бердәнбер кадерле кияү. Люцияләр ягына кайтып, тирләп-пешеп эшләгән юк. Мин аларда кунак кына. Хатынның да минем авылга кайтып тир түккәне юк. Әби белән бабай үз тормышларын матур гына үзләре алып бара. Булышырга кирәк булса, үземнең кайсы өлкәдә ярдәм итә алачагымны беләм.

– Ризыкка талымлымы сез?

– Теләсә нинди ризыкны ашый алам. Авылга кайтсам, мичкә тәгәрәткән бәрәңгене яратам. Хатын тырышып пешерә болай. Шулай да бервакыт Люция җимеш белән дөгедән гөбәдия пешергәч, “башка моны миңа күрсәтмә”, – дидем. Мин өйдә ашарга булмаса да, рәхәтләнеп, беркемгә авырлык тудырмыйча кафега барып борщ, солянка ашап чыгарга мөмкинмен. Балалар кечкенә вакытта Люциягә хастаханәгә кереп ятарга туры килде. Ул вакытта үзем пешердем. Миңа бу процесс бик ошап киткән иде, бөтен барлыгымны биреп әзерләдем, күңелне дә тынычландыра икән.

– Мәзәкләрдә сөйләнгәнчә, кыш җиттеме, гүзәл затлар ирләреннән чәшке тун сорап йөдәтә башлый. Ә сезнең хатын тун сорыймы?

– Люция кием ягыннан башны әйлән­дерә торган хатын түгел. Шулай бервакыт студент кызларда матур өс киеме күреп, кызыксынып бәясен сорадым. “Моны минем хатын да кияргә тиештер ич”, – дип уйладым да, “Оскар Рекордс”та чыгарган диск акчасына чәшке тун тектердек. Хәзер ул тунга биш-алты ел булгандыр инде. Монысын алмаштырып, икенчесен алырга кирәк дип йөрим менә. Хатынның бервакытта да “миңа кием алмыйсың” дигәне юк. Үзем белеп чаң сугам. Тагын шулай бервакытны кибетләр тирәсеннән узып барганда Люциягә: “Соңгы вакытта күлмәкләрең ошамый башлады, әйдә, бер-ике җәйге күлмәк алыйк әле”, – дип күлмәк кереп алдык. Хатын-кыз матур йөрсә, иренә дә күңелле бит. Таралып, үзен карамыйча йөргән хатынны бер ир-ат та яратмый. Халат киеп йөргән очракта да, анысы да дүрт-биш төрле булсын.

– Хатыныгызның машина йөрткәнен беләм. Оста йөриме?

– Кызыбыз Миләүшә туу белән Люция машина сорап йөдәтә башлады. Тимер атка утырганына биш-алты ел бар инде. Нәселләре белән оста йөртә алар. Мин үзем җайлап йөрергә яратам, ә хатын машинасына утырганда сүгенеп алырга да туры килә. Аның йөрү манерасы икенче төрлерәк, миңа караганда ышаныч хисе көчлерәк димме...

– Бөтен кеше кредитка баткан. Сезнең банкка бурычыгыз бармы?

– Җырчылар арасында бердәнбер кредитсыз кешедер мин.

– Һәр икенче җырчы кайсы да булса бер өлкәдә бизнес булдырырга омтыла. Сезнең дә кешегә сиздермичә генә ачкан берәр бизнесыгыз юкмы?

– Бизнесым юк, булдырырга теләмим дә. Халкым мине җырчы Рөстәм Закиров итеп кабул иткән икән, аларның күңелендә яхшы җырчы булып каласым килә. Әнә, Илһам абый, Әлфия апаларның бер бизнесы да юк, аның каравы, алар халык күңелендә мәңге яшәячәк.

– Шәһәр читендә йорт салып чыгу теләге юкмы?

– Хатынның теләге бар үзе. Бүгенге көндә ашарга-эчәргә, бензинга акча җитсә дә, ташып торган миллионнарыбыз юк. Җир карап йөргән вакытлар да булды. Әйткәнемчә, мин соңгы ун елда төп басымны авылга ясадым. “Әни, өй салам әле мин, син торып тор”, – дип булмый иде. Әни кеше баласын көтә ул. Берсе булса да янына кайтып йөрергә тиеш. Кайбер сәбәпләр аркасында ике абый да авылга сирәгрәк кайта. Ә мин ул сукмакны өзмәдем. Шуңа да өй салу арткы планга күчте. Аллаһы Тәгалә “Рөстәм, син өй салырга тиеш” дип насыйп иткән булса, салырбыз без дә!

– Рөстәм абый, быел тагын февраль аенда “Пошалым чаналары” дигән концерт та куймакчы буласыз икән?

– Мин тумышым белән Арча районы Урта Пошалым авылыннан. Безнең яклар элек-электән ат арбасы, бала чаналары, көянтә, кыскасы, авыл хуҗалыгы өчен кирәкле әйберләр ясау белән дан тоткан. Пошалымдагы кебек түп-түгәрәк итеп арба көпчәген ясаучыларны күргәнем юк. Безнең як халкы аерым осталык белән ясый аны. “Өч Пошалым – өч игезәк” җыры да юктан тумады. Быел әлеге җырга 10 ел була. Шул уңайдан февраль аенда концерт-бәйге оештырылачак. 7 февраль көнне Урта Пошалымда үзешчәннәр катнашында сәгать көндезге 10да конкурс башлана. Урамда чаналы атларны бизәп, шашлык, коймаклар пешереп авыл халкының да күңелен күрәчәкбез. Теләгән кеше мәдәният йортына кереп бәйгене карап чыгып китә алачак. Жюри әгъзалары: Илсаф, Резидә Шәрәфиева, Алмаз Хәмзин, “Пошалым” җырының авторлары: Сания Әхмәтҗанова белән Илфат Дәүләтшин һәм хатыным Люция Мусина. Конкурста җиңеп чыккан лауреат, дипломантлар белән 8 февральдә Арча мәдәният йортында концерт куячакбыз. Ә инде 9 февраль көнне Казанның Филармония концертлар залын гөрләтәчәкбез. Иҗатымны яраткан тамашачымны, күрше-тирә авылларны – барысын да концертларыбызда көтеп калабыз!

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ