Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рөстәм Миңнеханов “Вконтакте”га керде

13 Август 2015 1139
Татарстан Президенты вазый­фа­ларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов 6 август көнне “Вконтакте” челтәрендә теркәлде. Беренче көндә үк аның шәхси аккаунтына 4 мең кеше язылган. Икенче көнгә аларның саны инде 15 меңгә җиткән.
Үзенең дусларына беренче көнне Рөстәм әфәнде Чечня рес­публикасы Президенты Рамзан Кадыйров һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевне өстәгән. Икенче көнне исемлектә җырчы Эльмира Кәлимуллина, Россиянең элемтә министры Николай Никифоров, “Иннополис” җитәкчесе Игорь Носов пәйда булды.

Илбашының социаль челтәргә керүен ике төрле шәрехләргә була. Бердән, ул чыннан да замана белән бергә атлап, мәгълүмат алу һәм аралашуның яңа юлларын эзли. Беренче көнне үк Р.Миңнехановның шәхси аккаунтына төрле проблема һәм үтенеч белән йөзләгән хәбәр килгән. Һәм алар әле дә килә тора. Җаваплар гына күренми.

 – Минем эш графигы тыгыз булуын аңлавыгызны үтенәм, – дип яза Рөстәм Миңнеханов. – Аралашуга күп вакыт бирә алмыйм. Шуңа да сорауларыгызга вакыт булудан чыгып җавап бирәчәкмен. Сорауларыгызны минем интернет кабул итү бүлмәсенә http://president.tatarstan.ru/reception, йә булмаса “Народный контроль” сайтына (https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov) юллый аласыз.

Рөстәм Миңнехановның “Вконтакте” челтәрендә теркәлүенә тагын бер аңлатма – сайлаулар. Социаль челтәргә керү – сайлау алдыннан халыкка тагын да якынаерга тырышу билгесе. Кем әйтмешли, сәяси пиар.

 – Бәлки бу дөрестән дә президент сайлаулары алдыннан эшләнгән эштер, – ди бәйсез журналист Руслан Матбугатов. – Шулай да Рөстәм Миңнехановның югары технологияләр, социаль челтәрләр белән чын-чынлап кызыксынуын барыбыз да белә. Күзәткәнем бар, президентларга, премьерларга социаль челтәрләрдә проблемалар түгел, ә күбрәк ялагайлану комментарийлары язалар. Чөнки безнең халык аноним булганда гына батыр.

Сүз уңаеннан, “Вконтакте” челтәрендә Премьер-министр Дмитрий Медведев, Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых, Әстерхан губернаторы Александр Жилкин, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Жириновский һәм башка сәясәтчеләр инде күптәннән теркәлде.

 – Мин Рөстәм Миңнехановны инде күптәннән күзәтәм, ул бик аралашучан, ачык кеше, – ди КФУның матбугат үзәге хезмәткәре Камил Гәрәев. – Аның “инстаграм”дагы аккаунты бүген популяр, көн саен анда яңа фотолар чыгып тора. “Вконтакте” – популяр сайт. Һәм анда теркәлү Рөстәм Миңнехановның яшьләр арасында рейтингын тагын да күтәрәчәк. Хәер, рейтинг аңа кирәкме икән? Миңнеханов болай да республиканы үстерүдә бик зур тырышлык куя. Һәм моны күрми, танымый мөмкин түгел.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 915
ӨСКӘ