Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рөстәм Гайзуллинның әнисе: "12 ел яшибез, улым белән киленемнең ачуланышканнарын күргәнем юк"

27 Июнь 2017 1763
Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллинның әти-әнисе җәйләрен Казан читендәге Коры Елга бистәсендә урнашкан бакчаларында уздыра икән. “Бер көн фатирда куна калсалар, бетте! Йоклый алмыйча интегеп бетәләр”, – ди Рөстәм. Рифкать абый һәм Гөлшат апа белән байтактан танышасым килә иде, ураза гаете көнне бакчаларына киттем.
– Тормышта савыт-саба чылтырамый тормый. Улыгыз белән киленегезнең сүзгә килгән чаклары да буладыр. Ул вакытта кайсы ягына чыгасыз?

– Август аенда бергә яши башлавыбызга 12 ел була, аларның бер тапкыр да ачуланышканнарын ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Чынлап әйтәм. Бәлки андый вакытлары буладыр да, әмма безгә күрсәтмиләр. Рөстәм өйләнешкәч тә Альбина белән икебезне ике ягына кочаклап: “Дөньяда иң кадерле ике хатын-кызым сез. Әни, син хатыным, ә Альбина син әни турында миңа начар сүз килеп әйтмәгез”, – диде. Мондый сүзләрдән соң ничек инде балаңа авырлык китерергә була?! Киленебез бик уңган, сабыр! “Болай итик, әйдә, кызым” дисәң, мин әйткәнчә эшли, онытмый.

– Татулыкның сере нидә?

– Олы кеше буларак, без, каенаналарга үзебезнең яшьлекне искә төшерергә кирәк дип уйлыйм. Ул вакытта беребез дә артык белемле дә, акыллы да түгел идек. Тәҗрибә дә булмый. Гомер узган саен тормышка караш та үзгәрә. Күпне күрмәскә, күпне ишетмәскә кирәк.

Язманы тулысынча 29 июньдә чыгачак, "Акчарлак"ның 25 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ