Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәсим Низамов: "Бер тибүдә кабына"

4 Август 2020 1616
Рәсим Низамов белән әңгәмә.
– Рәсим, Элвин Грей “Каеннар арасында” исемле җырыңны урлаган, диләр.

– Автордан сорап алган ул аны, автор буларак җырга Оскар Усманов хокуклы, мин башкаручы гына. Әмма ул миннән дә сорарга тиеш иде.

– Ни өчен?

– Ул бит аны миннән соң җырлады. Аның колагында мин җырлаган җыр яңгырый. Башкаручы буларак миннән дә сорарга тиеш иде. Аның ялгышы шунда.

– Рәнҗедеңме?

– Юк. Нигә мин аңа ниндидер җыр өчен рәнҗеп утырырга тиеш, ул җырлар бит миндә йөзләгән. Аңлап бетермәгәндер, бәлки аның продюсеры шулай хәл иткәндер. Анысы алар эше.


Бизнес
– Берничә өлкәдә үз эшең бар дип ишеттем?

– Әйе. Бизнес дибез инде без аны...

– Сиңа нәрсә файда китерде?

– Җырлау.

– Өч җирдә эшең бар, җырлау гына түгел бит инде, әйт дөресен?

– Минем кайдадыр эшләвем нигә кирәк ул? Мин бит җырчы. Бер генә өлкәдә гомер буе бер генә бизнес та бара алмый, үзгәрергә кирәк. 90нчы елларда сатып-алу заманы иде, ул бетте. Хәзер җитештерү заманына күчтек.


Усал әти
– Син ике малай атасы (Рүзәл, Равил), аларны тәрбияләү авырдыр ул. Усал әтиме син?

– Усал дип әйтмәс идем, ләкин әти сүзе ахыргы булырга тиеш. Малай өчен әтинең терәген тою – зур әйбер, әти – ярдәмче, әти аның өчен көч. Әтисез үскән бала терәкне урамнан эзли. Ир бала әтиле, тулы гаиләдә үсәргә тиеш. Олы улым Рүзәлгә 22 яшь, үзе тормыш көтәрдәй егет. Кечкенә улыма 12, 6 сыйныфта укый. Яшь аермасы 10 яшь булса да, бер-берсен аңлап, олысы кечесен үзенчә тәрбияләп, дус, тату яшиләр.

– Улларыңны тәрбияләгәндә авыр вакытлар булдымы?

– Күчеш чоры. 14-16 яшьләрдә. Баланың ул вакытта үзенчә буласы килә. Каршылык туа. Ул вакытта баланы аңлап, уртага салып сөйләшеп хәл итәргә кирәк. Сүксәң, ул киресен дә эшләргә мөмкин.

– Армиядә булдымы?

– Юк. Башта укып бетерсен.

– Улыңның гаилә корасы бар. Күп кызлар хәзер эчә, тарта, “гулянка”, фәлән-төгән, бу хакта уйланасыңмы?

– Уйланам. Гаилә кора икән, беренче чиратта үзебезнең дин кешесе булырга тиеш, катнаш никах түгел. Үзебезнең милләт кешесе – безнең гаиләдә куелган таләп. Тәртип-тәрбия ягын – анысын әйтеп тә тормыйм.


Өйләнештек
– Үзегез яратышып өйләнештегезме?

– Яратышмасаң, өйләнешеп булмый. “Галочка” өчен генә түгел бит, 22 яшьтә алай өйләнмиләр.

– Кайда тора башладыгыз?

– Кайда гына тормадык: тулай торак, фатирлар. Тулай торактагы 18 квадрат метрда бергә тора башлагач, аннан да рәхәт әйбер юк иде. Кечкенә генә бүлмә булса да, кеше өзелми иде, күршеләр керә. Озак тормый фатир алдык... Бүгенге яшьләр нәрсә эшләргә белми, чөнки бөтенесе дә бар.


Әйбәт кияү
– Әйбәт кияү нинди ул?

– Каян белим?! Мин ничек бар – шулай, ялагайланмыйм, ошарга тырышканым, кеше көйләгәнем юк. Бәлки бу начар гадәтемдер.

– Син шәп егет. Ни өчен “Тайота Камри” машинасы алдың?

– Машина – икенче өй, гел юлда йөрибез. Юлда йөргәндә машина төзек һәм ышанычлы булырга тиеш. Бүген сайлау мөмкинлеге зур, бәясенә карап.

– Ничә сум?

– 2 миллионга якын... Әти шофёр булгач, кечкенәдән машина өстендә тәгәрәп үстем. Миңа техника җене кагылган. Беренче тапкыр алган мотоциклым әле дә бер тибүдә кабына. Махсус төзәтеп, улларыма бирдем. Кайткач, кечкенәсен утыртып йөртәм.

– Машинага күпме салым түлисең?

– Уннан артык.

– Штрафлар күп киләме?

– Тәртип бозмаска тырышам.


Мәчет, мәдрәсә...
– ИлСаф намазда, син?

– Намаз укыйм.

– Бәрәкалла!!!

– Намазның бөтен догаларын өйрәндем, Аллага шөкер. Рамил хәзрәт Юныс сәбәпче булды.

– Кайчан?

– 2010 еллар булгандыр. Җомга намазына баргач, аның вәгазьләрен тыңладым, шулар тәэсир итте. Сүрәләрне башта карап укыдым, әкренләп сеңде.



Кем кемнән урлаган?

Рәсим белән очрашыр алдыннан, юлда килгәндә Юра Шатуновның “Ты прости, меня, прости” җырын тыңлап килдем. Җәмәгать, гаҗәеп ачыш ясадым бит әле! Ул җырның башындагы ике юлы тач “Каеннар арасында”га охшаган! Димәк ки, Шатунов Оскар Усмановтан әлеге җырны чәлгән булып чыга! Ышанмасагыз, үзегез тыңлап карагыз...


Кыйнадылар...
– Сине кыйнаганнар, дип ишеттем, сөйлә әле?

– Бу соравыңа җавап биргәнче, башта җырлап алыйм әле. Гел интервью гына булмасын: “Гафу итче мәхәббәтем, ярсыма әле күңел. Мин дә сагышларга төштем, сиңа да җиңел түгел..."
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 3 октябрь 2019 № 39
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2152
16 Ноябрь 2020 09:59 1550
19 Ноябрь 2020 10:02 1478
9 Ноябрь 2020 11:10 1364
ӨСКӘ