Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәсим НИЗАМОВ: “Ир – табучы, хатын багучы булырга тиеш”

4 Февраль 2021 881
– Рəсим, сиңа салкын еш тияме?

– Төрлечə була. Салкын сорап тормый бит.

– Озак авырыйсыңмы?

– Урын өстендə ятып авырганым юк, аяк өсте үткəрəм.

– Улларың белəн сөйлəшеп утырганың бармы? Психологлар баланы тыңларга, бөтен сорауларына җавап бирергə куша.

– Əйе, кече яшьтəн башлап аның белəн олыларча сөй лəшергə кирəк. Элек олысына вакытым да җитеп бетмəгəндер, хəзер кечкенəсен гел үзем белəн йөртергə тырышам. Алар хəзер безгə караганда күбрəк белə. Интернетны да контрольдə тотам: начар əйбер белəн кызыксынмыймы? Кече улым спорт, машина, мотоцикл белəн кызыксына. Футболчыларның, машина исемнəрен аннан гына сорыйм. Үземə дə машина җене кагылган.

– Җырчы булырга уйламыймы?

– Юк. Ə менə олы улым Рүзəл музыка мəктəбен тəмамлады. Анда уку җиңел түгел, энə белəн кое казуга тиң. Үземнең баштан үткəн əйбер. Пианинода уйный, көйлəр яза .

– Кешенең йортына кергəч нəрсəгə игътибар итəсең?

– Гөлгə. Кайбер кешенең өендə гөл үсми. Шаулап гөл үсеп утыра икəн, димəк монда – яхшы энергетика.

– Армиядə булдыңмы? Нəрсəгə өйрəндең?

– Мин анда барып җитə алмадым бит. Институт елына туры килде. Аны бетергəч – консерватория, аннан соң өйлəндем. Сəхнəдə генə хезмəт итəргə туры килде.

– Хатыныңа ничек тəкъдим ясадың?

– Без дүрт ел бер институтта, бер факультетта бергə укыдык. Укып бетергəннəн соң өйлəнештек. Энҗе хəзер 3нче балалар бакчасы мөдире.

– Бер-берегезне аңлыйсызмы?

– Аңлашмасак, 23 ел яшəмəс идек. Энҗегə “əнисе” дип дəшəм. Əйе, гел күгəрченнəр кебек гөрлəшеп кенə яшəмибез, əлбəттə.

– Ир-атны артык чибəр, көчле хатын куркыта, ди психологлар.

– Хатын-кыз бала таба, 9 ай буе аны күтəреп йөри, ират моны эшли алмас иде. Бу – хатын-кызның көчлелеген күрсəтə. Аллаһы Тəгалə аңа шундый сыйфат биргəн. Əмма бүген кайбер хатынкызларда “ир-атны уздырам” дигəн нəрсə бар. Мин аннан күбрəк эшлим дип иренең дəрəҗəсен төшерүчелəр дə очрый. Гаилəнең таркалуына китерүче бер сəбəп бу. Ир – табучы, хатын-кыз багучы булырга тиеш. Хатын-кыз асыл зат булып калырга тиеш. Хатын ир канаты астында яшəсен. Иратка буйсынып дигəн мəгънəдə түгел, ирне терəк итеп.

– Гомерлəр узып та ярату каламы?

– Нишлəп калмасын? Əйтə лəр: “О, яраттым да, өйлəнештек”, – дилəр. Əмма күпмедер вакыт үтə дə гаилə таркала, болар икесе ике кеше булып чыга. Тормыш бит ул яратышып кына яши торган җир түгел. Ярату ул – бер-береңə хөрмəт, игътибар, юл кую, аңлау. Бөтенесен бергə җыярга кирəк.

– Өйлəнгəнче хатыныңны сынадыңмы?

– Сынадым, əлбəттə. Торыр урын, сыңар кашык та юк иде. 90нчы еллар – кая барып эш табарга? СССР таркалган вакыт. Алыпсатарлык чорының гөрлəгəн чагы. 22 яшьтə өйлəндем. Əкренлəп бергə барысын да булдырдык. Шунда сыналдык.

– Бер əңгəмə укыдым, анда: “Əти-əни безгə җил дə тидермичə үстерде”, – дигəннəр. Бу дөрес тəрбия түгел дип саныйм. Ярый, əти-əни коча гында җил дə тимəгəн, ə бит тормышта давыллар да булырга мөмкин. Ышыкта гына үскəн адəм бу көчле җилдə сынарга да мөмкин бит.

– Əйе. Безне хезмəт белəн тəрбиялəделəр. Эш тəн куркып үсмəдем.

– Кулыңнан күренə, хезмəт итеп үскəнсең. Тракторист егет дип тə əйтергə була сине...

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 30 январь 2020 № 4
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1347
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ