Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәшит Шамкай: “Дәүләттән сәдака көтеп ятмыйм”

24 Май 2013 1030
Рәшит Шамкай белән моннан 6-7 ел элек авыл сабантуенда танышып, сөйләшеп киттек. Казанга килеп, университет бусагаларын атлап кергәннән соң да, сирәк-мирәк кенә булса да: “Шәһәргә ияләшеп буламы, җитди кыз?” – дип хәлләремне сорап, шалтыраткалап торды ул.
Ә беркөнне карурмандай кашларына карап, үзе белән әңгәмә корыр өчен дип, Чуйков урамында урнашкан өч бүлмәле фатирына тәпиләдем. Рәшит абый кадерле кунагын көткәндәй беренче катка кадәр төшеп, подъезд ишекләрен ачып каршы алды мине. Баштагы мәлдә алты ел элек күргән кызны таный алмый аптырады бугай. Аннары: “Ай-яй, үзгәргәнсең!” – дип әйтеп куйды. Фатирга үтеп, залдагы диванга килеп утыргач та, иң беренче эш итеп телефон номерлары язып бара торган дәфтәрен алып килеп күрсәтте. Минем номерны “Нәзилә Хуҗина. Эре кыз” дип язып куйган.

– Рәшит абый, журналистлар белән күп аралашырга туры килә үзегезгә. Иң яратмаган, туйдырган сорауларыгыз бармы?

– Торалар да, ничә фатирың бар дип сорыйлар. Мактанып йөрдем-йөрдем дә, хәзер шуның белән йөдәтәләр. Ничә дип, кыз белән малайның мин алып биргән үз фатирлары бар инде...

– Тагын?

– Тагын... Ну, пускай булсын инде тагын бер-ике. Алар фатир түгел. Гостинкалар алам да, аннары фатир алдым дип сөйләнеп йөрим. Мин бит мактанырга яратам. Нәселебез белән мактанчык без.

– Апрель аенда Равил Шәрәфиевкә 75 яшьлек юбилее уңаеннан Президентыбыз аңа машина бүләк итте. Моны ничек кабул иттегез? Шушында ук икенче соравымны да биреп куйыйм әле: нигә сез бер дә юбилей кичәләрегезне оештырмыйсыз?

– Биргәннәр икән, яхшы. Мин үзем эшләп табам, үзем булдырам. Дәүләттән сәдака көтеп утырмыйм.

– Икенче сорауга килгәндә...

– Мин, гомумән, бәйрәмнәрне яратмыйм. Шул исәптән туган көннәрне дә. Кеше туган көненә йөрмим, үземнекенә дә дәшмим, уздырганым да юк.

– Кечкенә вакытыгызда чүттән генә үлми калгансыз икән...

– 1941 еллар. Миңа ике яшь вакытта каты гына башым шешкән. Бөтен дару фронтка озатыла. Табиблар: “Балагыз үлә, бернәрсә дә эшли алмыйбыз”, – дип әти белән әнинең күңеленә кара шом салган. Шунда әби аксыргак тамырын төйгән дә, шуны чүпрәккә салып башны нык итеп кысып бәйләп куйган. Икенче көнне карасалар, канлы үлек җыйган чүпрәк белән уйнап утырам икән. Тире белән сөяк арасы үлек белән тулган булган. Әби булмаса, Рәшит абыең бүген монда синең белән сөйләшеп утырмас иде.

– Балачакка кайткан-кайткан, нинди бала булуыгыз турында да сөйләп алыгыз әле...

– Мәктәптә укыганда башкалардан читтәрәк йөри идем. Яхшы укымадым. Хәзерге вакыт булса, берәр махсус мәктәпкә биргән булырлар иде мине. Кирелек, нәрсә булса да барыбер үземнекен итү сыйфаты гына мине Шамкай итеп танытты. Үлсәм үләм, ләкин Камал театры артисты булам дип эшкә тотындым. Дәшеп, чакырып алмадылар, театрга гади эшче булып барып кердем...

– Бер сөйләшүебездә үтереп-бетереп хатыныгыз Суфия апаны мактаган идегез.

– Олы мәхәббәт белән түгел, акыл белән яшәдек һәм яшибез. Аллаһы Тәгалә Суфия апаңа аның җаеннан гына торучы, фыр-фыр килеп, тәлинкә тотып йөрүче ир насыйп иткән булса, әйбәт кенә буласы да бит. Нишләтәсең, мин андый түгел. Үземчә яшим, ирегемне кысканнарын яратмыйм. Шуңа күрә дә Суфия апаң мине әйләнеп уза (көлә). Мин бит бакчага да бармыйм. Ә хатынга бакча җене кагылган. Аңа ферма мөдире яки колхоз рәисе хатыны булса да килешер иде. Бакчага йөрмәгәч, берәүләр “Шамкай ялкау” дип начар данымны чыгарды. Ялкау кеше шулай фатирлар ала аламы? Күп еллар элек: “Мин әле авылдан сәнәгемне тирескә кадап кына килдем, менә сиңа акча, нәрсә кирәк, шуны ал, бакчага барырга гына дәшмә”, – дигән идем, шул сүз Камал театрына төтен кебек таралды. “Шулай дип әйттеңме?” – дип артымнан сорап та йөрделәр. Шунысы бар: тапкан малны сак тотам, уңга-сулга очырмыйм. Акчаның аның без белмәгән магнитлы тылсымы бар. Шуны тотсаң, акча килә башлый. Әнә, күрәсеңме, киштәдә бер карачкы утыра. Миңа аны бер хатын бүләк итте. Акча бетсә, аның янына килеп: “Акча бетте бит, малай”, – дип сөйләнәм дә, көтмәгәндә генә әллә каян акча килә.

– Акчамания чире сездә...

– Чир түгел бу. Үзеңне ышанычлы итеп тою өчен акча кирәк. Акчаң булса, үзеңне президенттан да өстен сизәсең. Балалар өчен дип тырышам.

– Акча кем кулында?

– Минем кулда. Сорамыйча бер тиененә дә кагылмый Суфия. Бирсәм ала, бирмәсәм сорамый.

– Балаларыгызның тормышлары ничек?

– Икесе дә “удачно” урнашып бетте дип әйтә алмыйм. Кызыбыз Гөлнараның гаилә тормышы барып чыкмады, эчә торган ир эләкте. Онык та игелекле бала түгел, рәхәт күрсәтми... Анысын сөйләп тормыйм. Аллага шөкер, улыбыз Айдар үз гаиләсе белән матур гына яши. Ике улы үсә. Кечкенәдән башка төрле бала булды ул. Эчкәнемне, тартканымны күрсә: “Тагын тарткансың! Тартуыңны ташламасаң, мин дә тарта, сүгенә башлыйм, наркотик белән дуслашам”, – дип яный-яный елый иде. Бик авыр булды, әмма тартуымны ташладым. Аракыдан да баш тарттым. Барысы да шул малай өчен. Үткәндә калган үкенечләр күп булды инде...

Мин килгән көнне Рәшит Шамкайның улы Айдар да әти-әнисе йортына кереп чыкты. Өч бүлмәле фатирның берсе Айдарның эш бүлмәсе икән. Ул видеооператор булып эшли. Сөйләшүләре, әти-әнисенә күрсәткән гамәлләре буенча бик мәгънәле, кайгыртучан балага охшаган.

– Рәшит абый, әзрәк фәлсәфә дә корып алыйк әле. Бүген күңелегезне нәрсәләр борчый?

– Бер дәвер Буа сатира театры тамашачы җыяр өчен афишаларына минем исемне язып куя башлады. Раил Садриевка: “Бара алмыйм, авырыйм, куймагыз мине”, – дип тә әйтеп карадым. Юк, барыбер үзенекен эшләгән. Әле апрель аенда Арчаның Наласа дигән авылында булдым. Миңа кадәр генә Наил Тәбәнәков белән Чәчкә концерт куеп киткән. Билет күбрәк сатылсын дип, болары да афишага мине язып куйган. Белми дә калдым. Кеше Шамкайны күрергә дип килә, ә ул юк. Нәтиҗәдә, мин алдакчы! Аптыраган үрдәк арты белән суга чума ди. Болар да нишләргә белми.

– Шалтыратып сүгәргә иде үзләрен.

– Вакланып йөрисем килми. Үзләре аңларга тиеш, шул рәвешле түбәнгә төшү килешми инде артист кешегә...

– Безнең илдә яшәү ошыймы сезгә?

– Законнарны өнәмим. Балаларны көчлиләр, үтерәләр. Андыйларны чапкалап үтерергә, җәзаның иң катысын бирергә кирәк. Әле бит шул адәмнәрдән интервью алып утыралар. Мин әз генә булса да фашист режимы кертер идем ул. Әнә, Гарәп илләрендә каракның да кулын чабалар. Безгә дә кирәк шундый закон!

– Бу закон ике яклы бит Рәшит абый. Бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелергә мөмкин... Кайсы илдә яшәр идегез соң?

– Аерым гына үземә бер дәүләт төзер идем дә, китәр идем шунда.

– Юлда йөреп армыйсызмы?

– Арыла инде, машинада утырып йөргәндә аякларым катып җәфалый.

– Ник... бераз физкультура ясап алыгыз.

– Хи, көлдермә инде (көлә). Сәясәтче Уинстон Черчилль гомере буе физкультура ясамаган, организмы нәрсә тели, шуны ашаган, кайчан тели – шунда ятып йоклаган һәм 90 яшькә кадәр яшәгән. Рәшит абыеңның да тормыш рәвеше шулайрак бара.

– Нәрсәдән куркасыз?

– Яратудан. Кемгә дә булса гашыйк булсам, шунда ук качам. Ул кешене бит барыбер кайчан да булса бер югалтасың. Аннары ялгызым гына гарип булып яшәү куркыта. Үлемнән курыкмыйм, ләкин үләсе килми. Ә-ә-ә... тагын балалар белән берәр нәрсә булмасын дип куркып яшим. Исән-сау гына була күрсеннәр. Алары бит йөрәк бәгырьләре...

Без кухняда коймак белән чәй эчеп утырганда, Суфия апа да кайтып керде. Чишенеп, кулларын югач, ул да безнең янга килеп утырды. Рәшит абый хатынының авызыннан чыккан һәр җөмләсен юмор белән түгәрәкләп бара. Безне калдырып, икенче якка чыгып киткән арада Суфия апа белән дә “серләшеп” алдык. Әмма ничек кенә иренең тискәре якларын ишетергә теләп, кат-кат сораулар биреп карасам да, бирешмәде ул. Партизан хатыны кебек нык торды.

– Рәшит абыйның холкы тормыш итәр өчен авырмы?

– Авыр түгел. Җайлаштым инде мин аңа. Үзе пешерә, берәр кая китсәм, киемнәрен дә юып куя, миңа салынып ятмый. Әнә, гел шулай шаярып сөйләшүенә генә ачу килә. Кайвакыт җитди итеп тә сөйләшәсе килә бит. Кирелеге бар инде, безне тыңламый, үзенчә яшәргә, эшләргә күнеккән. Хастаханәгә йөртеп булмый үзен. Рентгенга төшәр өчен язу килә дә килә, ул һаман барып тикшеренми. Чакыруга киткән кәгазь дә, шәфкать туташлары да кызганыч миңа. Тикшеренергә туры килсә дә, бөтен кәгазь эшен, чират алып куюларын үзем җайлапп йөрим инде югыйсә.

– Яшь вакытта да шундый кире идеме?

– Ул вакытта киреләнеп тора торган заман идемени соң?! Без өйләнешкәндә Рәшит әле театр училищесын тәмамламаган иде. Ике бүлмәле фатирда тугыз малай торалар, унынчысына мин килен булып төштем. Әйбәт, тәртипле егетләр иде. Өч айлап шулай яшәгәнбездер, аннары Рәшитне Минзәлә театрына эшкә җибәрделәр. Мин кызыбыз белән авырлы булып калдым. Авылга кайтып тордым. Казанга кайткач, яңадан мине шәһәргә алып килде ул. Фатир табып куйган иде. Бик азапланып яшәдек, акча юк, кешедә фатирда торулар, балаларны бакчага урнаштырулар... Рәшит ул вакытларны авыр дип искә алырга ярата, ә мин, ничек кенә булмасын, көч бар чак, яшь вакыт иде дим.

– Үзегезнең сәламәтлек яклары ничек соң?

– Инсульт булды миңа. Иелеп эш эшләве кыен...

– Равил Шәрәфиевләр белән бакча күршеләре генә бит әле сез. Хатыны белән аралашасызмы?

– Сөйләшәбез, койма аша гына яшибез бит.

Р.S.   Аның каравы, Рәшит абый белән ачылып сөйләштек без ул көнне. Әмма тормышындагы артык шәхси моментларны язмаска кушты. Нәрсә-нәрсә, Рәшит Шамкайның хатын-кыз эшенә оста булуы минем өчен зур яңалык иде. Мин килешкә дип тә иртәдән коймак пешерергә тотынган бит, әнә. Ул коймагының тәмлелеген белсәгез! Суфия апа “үзе пешерде” димәгән булса, ышанмас та идем. Коймак кына түгел, өчпочмак, кыстыбый ише камыр ризыкларына да кулы ятып тора икән юмор остасының. “Икенче килүеңә өчпочмак пешереп куярмын”, дип озатып калды ул мине.

Рәшит Шамкай пешергән коймаклар белән Нәзилә ХУҖИНА сыйланып кайтты
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1243
ӨСКӘ