Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәшит САБИРОВ: “Ашарыма булмаса да кредит алмыйм”

18 Июнь 2020 783
Нәфис сүз остасы, затлы тавыш иясе Рәшит Сабиров белән әңгәмә кордык. Туган ягында, Бәчек авылында бакча тутырып кабак үстерә икән.
– Тагын ниләр үстерәсез, Рәшит абый?

– Барысын да үстерәм: кишер, суган, кызыл чөгендер. Иң күбе – кабак. Кабакның төше ирләргә бик файдалы – простатиттан булыша. Минем кабаклар сентябрь аенда тәгәрәшеп ята инде. Танышларыма, күршеләремә, Казанда яшәүче дусларыма, артистларга – бөтенесенә дә кабак ташыйм. Өйләренә икешәр, өчәрне кертеп бирәм, унар килолы, “медовый” сортлы сары зур кабак­лар. Мин өләшергә, кешеләрне шатландырырга яратам.

– Тормышта чисталык яратасыз, ә мөнәсәбәтләрдә, дуслыкта?

– Чыннан да, мин чисталык, тәртип яратам. Апам, абыйларым да шундый. Әнидән килә бу сыйфат, ул бик чиста кеше булды. Ә дуслыкка килгәндә, янәшәңдә синнән файда өмет итеп йөрүчеләрдән сак булырга кирәк. Сер ур­таклашырлык чын дус ул бер генә, күп дигәндә ике бу­лырга мөмкин, яки бөтенләй булмый. Үземнең дә андый дуслар юк дә­рә­җәсендә. Таныш­лар күп, аларны хөр­мәт итәм, кулымнан килгән кадәр гел яхшылык эшләргә тырышам.

– Рәшит абый, матурлык сәләтсез булуны аклыймы?

– Сәхнә матурлык­ны ярата. Без дә хә­зер олыгаеп ба­ра­быз, нинди генә талантлы булсак та, сәхнәдән ки­тәргә вакыттыр дигән фикер туа. Җыерчыклар да күбәйгән икән, чәчләр дә агарган... Ә талантсыз кеше авызын ачып сөйли башлауга ук күренә ул. Нинди генә матур булса да, артист беренче чиратта фикерле булырга тиеш. “Менә, ниткән идем әле...” дип сөйләшү беркемне бизәми.

– Хатын-кыз матурлыгы нәрсәдә?

– Хатын-кыз сөйкемле, мөлаем булырга тиеш. Ыспай киенүе, билләре нәзек булу белән генә түгел. Матур ханымнар бер караштан үзенә җәлеп итә, аннан күзне алып булмый. Минемчә, Хәния Фәрхи матурлыкның үрнәге иде. Аның кебек зәвыклы киенә белүче артистка бармы бүген? Берничә ел Хәния белән эшләдем. Ул гомергә кеше сөйләмәде, тик­шермәде, гайбәткә кушылмады. Хә­ния апаларыннан үрнәк алсын иде хәзер­ге яшьләр.

– Рәшит абый, сезнең тавыш залларны айкап ала. Каян килә ул?

– Мине атаклы артистка Флера Хәмитова укытты. Аның рольләре санап бетергесез, театрдагы җыр­чы­лар, драма артистлары да аның кебек профессиональ дәрәҗәдә җырлый алмыйлар иде. Тавышымны да Флера апа куйды. Ул эчтән, йөрәктән чыга торган тавыш.

– Матур сөйләм, дикция дәреслә­рен мәктәп программасына кертү ки­рәкме?

– Балалар яшьтән үк дөрес сөй­ләшергә өйрәнсеннәр иде шул. Бигрәк тә татар телендә. Менә берәү “тотындык” сүзен “тытындык” ди. Бу бит күренекле артист. Тагын икенчесе “шулай шул” дигәндә, “у” хәрефен авызын очлайтып әйтер урында, “шылай шыл” ди. Болар – Камал театры артистлары! Сәхнә артында кайберләре русча гына сөйләшеп йөри. Югыйсә, бу театр халыкны чис­та сөйләм белән тәрбияли торган иҗат лаборатория­се булырга тиеш. Урам теленә, кухня теленә кайтып калырга ярамый. Әдәби телдә сөйләшергә, язарга кирәк.

– Үзегез укыган авторлардан кем­нәрне тәкъдим итәр идегез?

– Мин әле дә кайта-кайта Мәһ­диевне укыйм. Зөлфәт Хәким бик ошый. Кызык, көтелмәгән яңалыклар, борылышлар белән гаҗәпләндерә. Әле дә Фаил Шәфигуллин хикәялә­ренә мөрәҗәгать итәм.

– Сезгә пародия ясаучыларны ничек бәялисез?

– Ясасыннар... Па­родия – артистны артист иткән үзенчәлекләрне тагын да зурайтып, көлкеле итеп күрсәтү ул. Ләкин пародия белән гайбәтне, мыскыл итүне бутамасыннар иде. Кешедән көлү, аны түбәнсетү булырга тиеш түгел сәхнәдә.

– “Биш татар” төр­кеме турында сөй­ләгез әле...

– Алмаз Хәмзин иде аның җи­тәкчесе, ул туплады безне. Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, Рәшит Шамкай, Алмаз үзе һәм мин, бик әйбәт эшләдек без, Россия төбәкләрендә күп концертлар бирдек. Халык яратып өлгерде.

– Кредитлар аласызмы?

– Ашарыма булмаса да кредит алмыйм. Авылда бәрәңге, кишер үстерәм. Башкаларга да мөмкин кадәр сабыр итәргә, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк дим. Телефонга шалтыратып, кредит бирәбез дип торалар гел. Бу әйбер түбәнсетә мине. Бер танышым миллион ярым сум алган иде. 2040 елда гына, 61 яшендә түләп бетерәсе икән, 5 миллион итеп...
  
– Сабантуйлар ничек узды? Кайларда булдыгыз?

– Элегрәк, совет чорында күңелле иде. Башта авылларда була, күрше авыл кешеләре атлар җигеп, кунакка йөрешәләр. Батырлар көрәшә, кабат җыелышып район Сабан туенда, аннан узганнары каланыкында көч сынаша. Ә быел нәрсә булды? 8 июньдә Яшел Үзән шәһәрендә район Сабантуе ясадылар да, 9ы – авылларда. Бу әйбер дөресме? Авыл кешесе үз кабыгында бикләнеп калды.
Мин быел Сабан туен Чүпрәленең Зур Чынлы дигән авылында алып бардым. Искиткеч матур булды. Халык күп, янәшәдә генә Ульян өлкәсе, аннан да кайтканнар. Бүләкләре мул, кыйммәтле иде. Артистларны да яхшы каршы алдылар, халыкны да зурлый белделәр, матур итеп көрәштеләр. Мондый Сабантуйны күптән күргәнем юк иде.

– Бая олыгаябыз дидегез, ә тавыш картаямы?

– Бервакыт Имәнкискә авылы тирәсендә туктаттылар безне. Минем шоферны полиция машинасына алып киттеләр. Шунда тавышымны күтәреп, яңгыратып, шоферымны яклый башладым. Бер татар инспекторы: “Кара, тавышы һаман да шул икән моның!” – дигән булды. Аллага шөкер әле. Картаер инде ул, кешенең бит бөтен әгъзалары үзара бәйләнештә. Фәйзи Йосыповның тавышы 90да да яшь чагындагы шикелле гөрләп тора иде. Амин, шулай булырга язсын.


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 27 июнь 2019 № 25

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 3008
3 Сентябрь 2020 10:07 2004
22 Сентябрь 2020 10:33 1485
14 Сентябрь 2020 10:17 1155
ӨСКӘ