Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәшидә абыстай Исхакый: "Үлсәм дә, бәхетле булачакмын"

22 Апрель 2016 2463
Изге җомга иртәсе кайгылы хәбәр алып килде: 92нче яшендә Татарстандагы иң абруйлы мөслимәләрнең берсе, беренче номерлы абыстай һәм остазбикә Рәшидә Исхакова бакыйлыкка күчкән. Рәшидә абыстай – мөселман өммәтендә легендар шәхес, меңләгән кешене намазга бастырган, коммунистлар чорында да дингә хыянәт итмәгән көчле рухлы хатын-кыз иде.

Берничә ел элек газетабызда Рәшидә абыстай белән әңгәмә басылган иде, шуны сезгә тәкъдим итәбез.

Республикабызда Ислам диненең үсеше турында сөйләгәндә, бе­рен­челәрдән булып Рәшидә абыстай Исхакый телгә алына. Совет заманында да качып-посып өендә дин сабагы биреп, СССР таркалганнан соң Ислам дине үсешендә иң төп рольләрнең берсен башкаручыга әйләнгән әлеге ханым инде 15-20 буынны динле иткән кеше. Чутсыз-чамасыз укучылары да Россиянең төрле почмакларында халыкны дингә өндәп, башкаларга үз белемнәрен биреп, аның эшен дәвам итә.

Рәшидә Исхакый чыгарган “Намаз уку тәртибе” китабы белән ничәмә-ничә кеше генә намазга басты икән? Гади язылышлы, җиңел аңлаешлы итеп язылган әлеге китап киләчәк елларда да күпләргә дин кушканча яши башларга ярдәм итәр, иншалла. Әнә, аны Брайль телендә чыгарып, сукырларга да намаз уку тәртибенә өйрәнергә мөмкинлек тудырылган.

ДИН ӨЧЕН КӨРӘШҮ

Татарстанның гына түгел, Россиянең дә танылган кешесенә әйләнгән Рәшидә абыстай белән ул яшәгән Мирный бистәсендә очраштык. Кайберәүләр татар иленә 13 ел буе баш мөфти вазыйфасын башкарган Госман хәзрәт Исхакыйны бүләк иткән ананы зур, купшы йортларда яши, чит ил машиналарына гына утырып йөри дип уйлар. Әмма Рәшидә абыстай мал-мөлкәт артыннан куа торган кеше түгел һәм балаларына да андый тәрбия бирмәгән. Гади генә йортта, гап-гади кеше булып яшәп ята абыстаебыз. Аның бөтен байлыгы – балалары, оныклары, оныкчыклары. Ире Гомәр белән 5 кыз, 1 ул тәрбияләп үстергән Рәшидә апаның онык һәм оныкчыклары саны 104кә җиткән! Үзе дә ишле гаиләдә туып, 12 бала арасында үскәнгә, абыстай балаларын да, оныкларын да балаларны күпләп алып кайтырга өндәгән.

– Әлһәмдүлилләһ, балаларым да, оныкларым да тәүфыйклы, динле булып үсте, –дип башлады сүзен горурлыгын яшермәгән абыстай. – Туачак балаларым карынымда вакытта ук: “Изге күңелле бала булсын”, – дип теләдем. Телләре дә “Аллаһ” дип ачылды, аннары гына “әти-әни” диделәр. Ятсалар да, торсалар да, “бисмилла” әйттем. Хәләл ризык ашатып, догалар өйрәтеп, барысы да 5-6 яшьләрендә намазга бастылар. Мәктәпкә китәр алдыннан намаз укып киттеләр, кайткач та, намаз укымыйча ашатмадым. “Намаз укымасагыз, һава суларга да, ризык ашарга да хакыгыз юк!” – дия идем. Ходайга шөкер, балаларны динле итеп тәрбияли алдык, үзләре дә балаларын без биргән тәрбия белән үстерде. Әнә, оныклары 2-3 яшендә намазга баса.

Рәшидә абыстайның әнисе Совет заманында да намаз укудан, ураза тотудан тыелмаган, балаларының һәммәсенә дин сабагы бирергә, Аллаһ кушканча яшәргә өйрәтергә тырышкан. Рәшидә абыстай үзләренең Рамазан аенда ут яктысы күренмәсен өчен тәрәзәгә пәрдә ябып сәхәр ашаганнарын хәтерли. Диннәрен яшереп яшәсәләр дә, әниләре Ходай турында белгәннәрен җиткереп, Коръән сүрәләрен укып, гарәпчә язарга өйрәтеп калдырган аларны. 2010 елда Рәшидә абыстай төзеткән шәҗәрәдән күренгәнчә, аның әти-әнисе нәселеннән чыккан 366 баланың һәммәсе дә Ислам дине әһелләре.

Әңгәмә вакытында каршымдагы ак яулыклы әбинең сөйләгәннәрен ишетеп, аның батырлыгына, бернидән курыкмыйча башкаларны дингә өндәвенә шаккатып утырдым. 1975 елда дин сабагы укытуын белеп, аны эзләп мәчеткә килгәннәр. Беренче сүзләре: “Мулла Рәшидә кайда?” – булган. Шунда аны төрмәгә утыртачакларын җиткергәннәр.

– “Утыртыгыз, мин акча, дәрәҗә өчен йөрмим. Балаларыгыз Аллаһы Тәгалә диненнән мәхрүм булып, бозыклык эшләп яшәячәкләр. Төрмәдә дә өйрәтеп ятачакмын, – дидем”, – ди абыстай, ул чакларны искә алып. – Башта өйдә качып укыттым, аннары мәчетләрне сорап ачтырып, шунда дин сабагы бирдем. Шәкертләремнең саны чутсыз, аны бер Ходай Тәгалә генә белә. Аларның да минем эшемне дәвам итүләрен, таныш-белешләрен, туганнарын дингә өндәүләрен күреп, шатлыгым эчемә сыймый.

ГАИЛӘ ХӘСИТӘСЕ

Рәшидә һәм Гомәр Исхаковлар гаиләсен гомер буе үрнәк гаиләләр рәтенә керткәннәр. “Теплоконтроль” заводында эшләгән гаилә башлыгының яхшы күңелле, зирәк акыллы ир булуын яшерми абыстай. Ул чакта динле гаиләләр әле хәзерге кебек күп булмагач, әти белән әни балаларына үзләре шикелле динле ярлар табылырмы, дип кайгырган.

– “Кызларыма намаз укый торган егет бирсәң иде!” дип Ходайдан көн дә сорадым”, – ди әңгәмәдәшем. – Җир читенә бирсәм-бирәм, әмма динле генә булсыннар дидем. Ходайга шөкер, юраганым юш килде, 5 кызымны да мөселман кешесенә бирдек. Яучылап килгәч, егетнең белеме, мал-мөлкәте турында түгел, аның дине турында сораштым. “Намаз укыйсыңмы, укымасаң, өйрәнерсеңме?” –дидем. Берничә киявемне намаз укырга үзем өйрәттем. Шулай итеп, кызларымның икесен Ташкент шәһәренә, берсен Кырымга, берсен Әлмәткә бирдем, берсе Казанда калды.

Ходайның рәхмәте, башта читкә таралышып бетсәләр дә, хәзер барысы да Татарстанга җыелыштылар. Кияүләрем муллалар, Аллага шөкер. Гомер иткән Гомәрем 2003 елда үлгәч, Ташкентта яшәүче олы кызым Фирдәвес һәм киявем Әнвәрне чакыртып кайтардым. Үзбәкстанга бер кыз биргән идем, алар 29 булып кайттылар. Хәзер мин кызым, киявем тәрбиясендә. Балалар, оныклар безнең белән яшәмәсә дә, гел килеп торалар.

Рәшидә абыстайның сүзләре хак икәненә төшендем: мин булганда гына да аларга өч-дүрт оныгы кереп чыкты. Һәм аларның берсе дә намаз укымыйча өстәл артына утырмады. Күрәсең, аларны да әти-әнисе Рәшидә абыстай биргән тәрбия белән үстергән, намаз укымыйча ашарга утыртмаган.

Балалары турында сөйли башлагач, Рәшидә апа кулымнан тотып, мине шкаф янына алып килде. Өелеп торган калын папкаларның һәммәсенә балаларының исемнәре язылган иде.

– Үземнең дә, балаларның да кылган гамәлләрен, тарихларын язып бардым, – ди ул. –  Бу  – балаларны кысада тоту өчен эшләнде, начар гамәлләре дә, яхшылары да теркәлеп барачагын белеп, алар бер дә яманлык кылмады. Барысының да 2-3 томлык тарихлары бар.

Татарстанның беренче абыстае балалары турында сөйләгәндә, элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый турында сорашмый кала алмадым. Аның хәзер кайдалыгы күпләребезне кызыксындыра бит.

– 5 кыз арасында үскән Госманым бигрәкләр дә тәрбияле, тәүфыйклы бала булды, – диде абыстай. – Армиядә дә намаз укып, ураза тотып яшәде. Чит илләрдә белем алып, башта 9 ел Башкортстанда эшләде, анда мәчет-мәдрәсәләр салдырды. Аннары Татарстанның баш мөфтие итеп сайланып, 13 ел Ислам динен куәтләп эшләде. Аның республикага керткән өлеше чиксез дип беләм, хәзер сайланган мөфти дә хакыйки Исламга өлеш кертүче булса иде дип телим.

Рәшидә апа әйтүенчә, мөфтилектән киткәч, Госман хәзрәтне Кувейттагы дуслары чакыртып алган һәм ул хәзер шунда яши икән. Әмма аның Казан белән элемтәсе өзелми, каланың Чәчәкле урамында “Рәшидә” исемендәге уку йортын – Коръәнне өйрәнү үзәген төзетә. Әлеге мәркәзнең төп максаты: изге китапны яттан белүчеләрне – Коръән-хафизларны әзерләү. Бу йортның үзенчәлеге шунда: биредә Коръәнне өйрәнү кебек изге гамәл дөньяның күп кенә мөселман илләрендәге кебек, балачактан башланачак. Моннан тыш, Исхаковлар көче белән Мирный бистәсендә һәм Рәшидә абыстайның туган ягы – Арча районының Күпербаш авылында да мәчет төзелгән.

“ҮЛСӘМ ДӘ, БӘХЕТЛЕ БУЛАЧАКМЫН"

Рәшидә абыстай үзен бик бәхетле кешегә саный. Чөнки аның балалары тәүфыйклы, иманлы. Яхшы хәбәрләр җиткереп, бүләк-күчтәнәчләр китереп яшиләр. 88нче яше белән баручы әңгәмәдәшем Ходайдан гомер түгел, кешеләргә изге вәгазьләрен ирештерергә вакыт сорый һәм иң зур бүләкне – Аллаһының җәннәтен көтә. “Акылым барында кешеләргә дин сабаклары биреп калырга тырышачакмын, хәзер ахирәт өчен генә эшлим инде. Үлсәм дә, бәхетле булачакмын”, – ди, әле дә өч төркем шәкертләр укытучы остазбикә. Әле аның эшлисе эшләре җитәрлек. Шулар арасында берсе: тормышы, балалары турындагы мәгълүмат тупланган 2009 елда дөнья күргән “Яшәү мәгънәсе” китабының дәвамын чыгарасы бар. Аның өчен абыстай материал да туплап куйган инде. Ә булачак китабына күңелле мәгълүмат һаман өстәлеп тора: оныкларының балалары туа, нәселләре арта.

Әгәр Рәшидә Исхакый, 104 онык һәм оныкчыгы, 6 баласы, аларның хәләл җефетләре бергә күрешсә, шактыйга җыела икән. Бу кадәр кеше берьюлы килеп төшсә, Сабантуй уздырырлык буладыр. Шул турыда сорагач, абыстай: “100нче оныгым тугач, кафега җыелышкан идек, безнең өйгә аның кадәр кеше сыймас иде”, – диде, елмаеп.

Йөзеннән сафлык, күкрәгеннән иман нуры бөркелеп торган абыстайны көннәр буе тыңлап утырсаң да, туймассың, билләһи! Әлбәттә, аның тормышы, күргәннәре, эшләре шушы бер язмага гына сыеп бетми. Үзе әйтмешли, китапка да сыеп бетмәс әле ул. Язылганнардан укучылар бер нәрсәгә төшенә алыр дип ышанам: балаларның тәүфыйгы, иманы бары тик гаиләдәге тәрбиядән килә.

Әгәр ата-ана баласын дин кушканча тәрбияләсә, үзе намаз укып, балаларын да кечкенәдән намазлыкка бастырса, хәләл ризык ашатса, Аллаһыдан куркып яшәргә кирәклеген аңлатса, замана чиренә әйләнгән, күп кенә ата-аналарны хәвефкә салган, япь-яшь егет-кызларны харап иткән эчкечелек, наркомания ише әйберләр куркыныч булмас, гаиләләрдә тынычлык, тугрылык хөкем сөрер...

Рәзилә РӘСИМ
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 939
ӨСКӘ