Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәмзия ЗАКИРҖАНОВА: "Тәрбияне әни бирергә тиеш, әти акча табуны хәл итә"

11 Ноябрь 2019 878
Кариев исемендәге яшьләр театры актрисасы Рәмзия Закирҗа­нова 1981 елда Камал театрында эшли башлый. 1992 елда исә аннан китә. “1992 елда авырлы идем. Тайгакта егылып, өч айлык баламны төшердем, шуннан эшкә чыкмадым, 1994 елда кыз таптым”, – диде ул.
– Рәмзия, Марсель Сәлимҗанов сиңа бу чорда: “Роль бирмим!” – дигән. Ник алай диде?

– Әле дә белмим...

– Сөйләргә теләмисеңме?.. Бүген синең йөрәк серләреңне ачасым килә.

– Йөрәк серләрен руслар чиркәүгә барып, тәүбә-истигъфар вакытында попка ача. Без бит татарлар. Театрда тәүбә-истигъфар Аллаһы Тәгалә каршында гына кылына. Безгә арадашчылар кирәкми... Ә теге вакытта, театрдан киткәндә улым белән проблемалар килеп чыккан иде.

– Беренче никахтагы улың беләнме?

– Әйе. Ул вакытта мәктәптә укыган укучыларны урам малайлары үз араларына эләктереп алалар иде. Улымны да алырга җыендылар. Ирем белән киңәшләштек тә, өйдә генә утырырга булдым. Җитәкләп мәктәпкә илтеп куя, җитәкләп өйгә алып кайта идем үзен. Теге малайлар кырыйда карап калалар иде. Улым укыган сыйныфтагы берничә бала инде бу дөньяда юк... Төрмәләргә дә утырып беттеләр... Гаиләмне, балаларымны өстен күрдем, юлдан язган бала белән яшисем килмәде.

– Ничә ел шулай йөрттең?
– Ике-өч еллап.

– Җиңеп чыктыңмы?

– Әйе. Ирем аңа компьютер сатып алды, ул вакытта бик сирәк кешедә генә бар иде ул... Улыма хәзер 32 яшь. Дүрт яшьлек оныгыбыз бар.

– Иң җаваплы һөнәр – әти-әни булу диләр. Баланы начар юлдан сак­лап калу өчен кулыннан җитәкләп йөртергә кирәкме? Кемнәрдер балалары начар юлга кереп киткәч: “Җитәкләп йөртә алмый идем бит инде мин аны”, – диләр.

– Ә мин йөрттем...

– Баланы начар юлдан саклап калуның юлы шул гынамы?

– Яратырга кирәк! Тапкансың икән инде, кеше итәсе килә бит. Сүккәнем дә бар Альбертны, заманында каеш белән дә кыйнадым.


– Ник?

– Төзелеш институтында укый бу, беренче курста. Имтиханга барды, бирә алмый. Бер, ике тапкыр барды. “Институттан очасың” дип тә әйткәннәр. Исе дә китми, компьютерда уйнап утыра. Акча түләп укытабыз бит! Тоттым да каеш белән ярдым.

– Ярдырып тордымы?

– Торды. Икенче көнне “4”легә биреп кайтты.

– Кыйнаганнан соң сиңа рәнҗеп калмадымы?

– Хәзер сөйләшәбез: “Мин сине заманында кыйнадым да инде”, – дигәч: “Әзрәк кыйнагансың”, – ди. Миңа үче юк. Быел кызымны кияүгә бирдек. Әти-әнисе Түбән Новгородта яши. Кияү Сарьян – теш табибы.

– Кемгә чыгасың дип кызыңнан сорадыңмы соң?

– Ничек сорамыйсың! Яңа ел алдыннан килеп сорадылар: кем, нинди гаилә, кемнәре бар – барысын да җентекләп сорадым. Әтисе – хәрби, кодагый Башкортстанда туган.

– Ярату белән генә тормышка чыгарга ярамый, диләр.

– Әлбәттә! Кызыма әйттем: “Кызым, булачак иреңнең һөнәре булырга тиеш. Ул синең гаиләңне туендыра, тормышыңны алып бара аламы, шуны уйла”, – дидем.
  
– Ирең Ленар нинди тәрбия бирде?

– Тәрбияне әни бирергә тиеш, әти акча табуны хәл итә.

– Ленар сәнгать кешесе, акча таба аламы?

– Рус ТЮЗында баш рәссам ул. Сабантуйларда, Салават концертларында сәхнә бизи.

Рәмзия Закирҗанова явыз түгел. Үзе әйтүенә караганда, өйдә аннан да йомшак кеше юк. .
– Кариев театрында эшли баш­лавың ничек булды?

– Ринат Әюповның спектакль­ләрен карарга йөри башладым. Кызыктым. Иҗатына гашыйк булдым. “Миңа килмисеңме?” – дигәч, йөгереп бардым.
21 яшендә үлеп-бетеп гашыйк булып кияүгә чыга ул. Ярату белән генә тормыш корырга ярамаганлыгын соңыннан гына аңлый. Ире нык көнләшә. Актриса үзен иреннән югарырак тота: “Гаеп миндә дә булды”, – ди Рәмзия. Ир моны үзен түбәнсетү дип кабул итә. Алар өч ел ярым гына яшәп кала.

– Икенче ирең белән кайда таныштың?

– “Актерлар йорты”нда. Бик матур итеп артымнан йөрде, конфет-букетлар бүләк итте. Әмма, бер авыз пешкәч, башта никахсыз гына яшәп карадык.

– Ирең әйбәтме?

– Бик! Чирләгән вакытта бик яхшы карады, артымнан йөрде, ашарга пешерде.

– Сине ничек карарга кирәк иде?

– Бик каты! Ашатырга. Ярты ел аяк, кул бармакларыма массажлар ясады. Шуннан соң әкренләп кенә аякка бастым.

– Хәзер барысы да үттеме?

– Юк...

– Елаганың бармы?

– Бик сирәк.

– Хәзер дә елыйсың килә кебек?

– Юк. Искә генә төшеп китте. Чирләп алгач, тормышка карашым үзгәрде. Юк-бар өчен борчылганмын. Телем начар, элек әйтә идем, хәзер әйтмим. Кичерәм, кеше үзгәрә, “үзгәрер әле”, – дим.

– Рәмзия, күз алдыңа китер, син – сәхнәдә. Халыкка нинди монолог сөйләр идең?

– Тормышта төрле чаклар була: ачу килгән, шатланган, кайгырган. Барысы да уза. Ләкин бу тормыштан киткәч, сине ничек искә төшерерләр икән?! Менә шул хакта уйларга вакыттыр. Син нинди булдың? Ягымлымы, усалмы? Балаларың, ирең, туганнарың сине ничек кабул итте? Тамашачың? Сине рольләр буенча гына кабул иттеләрме? Әллә кеше буларакмы? Мине рольләр буенча гына кабул итмәгез, мин андый түгел. Мин бөтенләй башка кеше...

Рәмзия 1961 елда ун көнгә алданрак туа. Сәбәбе: әтисе әнисен 1 май бәйрәменә авылга алып кайта, мотоцикл белән, сикертә-сикертә... Элек бала иртә туса, декрет акчасын кискәннәр.

Онытып торам икән, Рәмзия бер музыкаль фильмда Раяз Фасыйховның сөяркәсен дә уйнаган: “Тормышта аның сөяркәсе булмас идем. Үз ирем бар, менә дигән сөеклем”, – ди ул.
Былтыр алар Константиновка бистәсеннән йорт сатып алганнар. Быел исә күршеләре белән судлашалар. Күршеләре алардан 210 мең сум сорый. Бу хакта судлар узгач сөйләшербез әле.
Кариев театрының әлегә үз бинасы юк. Аларга бирелгән элеккеге “Офицерлар йорты”нда әлегә ремонт бара. Яшьләр театрының спектакльләрен “Курчак театры” бинасының беренче катында карый аласыз.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 24 ноябрь 2016 № 47
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1428
ӨСКӘ