Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәмзия Фәйзуллина: “Тезләнеп тә, ятып та уйныйбыз без”

14 Декабрь 2018 653
Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина-Безус 40 ел (!) гомерен Курчак театрына багышлаган кеше. Шушы вакыт эчендә ул йөздән артык роль башкарган. Рәмзия ханым Сарман районы Янурыс авылыннан, үзенә 56 яшь.
– Мәктәпне тәмамлагач, туп-туры театрга эшкә килдем, – дип сөйләп китте ул. – Укымаган килеш. 2004 елда читтән торып Казан мәдәният институтының театр факультетын тәмамладым. 2019 елда театрда эшли башлавыма 40 ел була.
  
– Курчак театры артисты булу хыялыгыз идеме?

– Казан музыка училищесына җырчы булырга дип килгән кеше идем. Әмма язмыш анда кадәр алып барып җиткермәде, туганнар ярдәме белән Курчак театрына эшкә урнаштым. Ул чакта татар труппасы гастрольдә иде. Алар кайтканчы бутафория цехына ярдәм итәргә дип утырттылар. Труппа кайтуга тиз генә курчак тотарга өйрәтеп, гастрольгә чыгарып җибәрделәр.
– Гаиләгез турында сөй­­ләп китегез әле. Безус фамилиясе ирегез­дәнме?

– Бүген үзем генә бер малай үстерәм. Бе­зус фамилиясе мәр­хүм иремнеке, аның үл­гәненә 18 ел инде. Улым Вильдан 8 класста укый. Бик тәртипле, итагатьле бала, сүземне тыңлый. Аның белән горурланам.

– Курчак театры башка театрлардан нәрсә белән аерыла?

– Аерма шунда: башка театр артистлары үз­ләре генә уйный, ә без икеләтә хезмәт итәбез. Үзебез дә уйныйбыз, шул ук вакытта хис-ки­че­решләребезне тере булмаган курчак­лар аша тамашачыга җиткерәбез.
– Курчак театры бинасы бигрәк матур...

– Әйе, ерактан кычкырып тора. Дөньядагы иң матур биналарның берседер ул. Эшкә ашкынып барам. Театр янында гына яшим.

– Күбрәк нинди роль­ләр башкарасыз? Яратмаганы бармы?

– Иң яраткан ролем – җырлый һәм мәхәббәт уйный торган кызлар. Артистның яратмаган роле булмый торгандыр. Ре­жиссерыбыз Илдус Насыйхович роль­ләрне озак, алдан яхшылап уйлап бүлә.

– Балаларга спектакль кую авырмы?

– Җиңел түгел. Балаларны ышандырырлык итеп уйнамасаң, алар сөйләшә, як-ягына карап утыра, ашый башлый. Без рольгә кереп, анда яшәргә тиеш. Әлбәттә, балаларга балаларча уйнарга кирәк. Тиен, куян балаларын башкача уйнау мөмкин дә түгел.

– Курчак театры артистының үзен­чәлекләре?

– Бик күп. Без пәрдә артында да, алдында да уйныйбыз. Битлек кигән чаклар була. Һава җитми, үзенә бер төрле пластика кирәк. Ул вакытта хис-тойгыларыңны кулларың, гәүдәң, хәрәкәтләрең аша белдерәсең. Хәтта кайбер спектакльләрдә тезләнеп, ятып уйныйбыз. Сәхнә арты – искиткеч тормыш. Шулай ук тавыш үзгәртү хас безгә. Курчакны кулга алуга чыраена карыйсың һәм кирәкле тавыш үзеннән-үзе килеп чыга.

– Яшь барган саен тавышта үзгә­решләр дә була. Уйнау авырлашамы?

– Тәҗрибә еллар буена килә. Курчаклар – ул минем эшем, мин аларсыз яши алмыйм хәзер. Тавыш үзгәрә, анысы дөрес. Гомер буе кызларны уйный алмыйм инде...

– Атнага ничә көн эшлисез? Арыйсызмы?

– Эшкә килеп кергәч, ару бетә. Атнага бер көн – дүшәмбедә ял итәбез.


– “Эх, нишләп башка һөнәр сайламадым икән?” – дигән чагыгыз булмадымы?

– Курчак театрына кереп эшли башлагач, җырчы булу хыялы турында оныттым. “Минем урыным шушыдыр инде”, – дидем. Тормышка ашмаган хыялым һәр спектакльдә җырларым булып яңгырый.

– Сез татар спектакльләрендә генә уйныйсызмы?

– Театрда ике төркем безнең: берсе рус, берсе татар. Үзебезнең ре­пертуардагы спектакльләрнең кайберләрен русча да уйныйбыз. Хәзерге заман таләбе шундый. Кайбер мәктәпләрдә рус балалары күбрәк булу сәбәпле, русча да уйнарга сорыйлар.

– Бүгенге заман баласы элекке­сеннән аерыламы?

– Бик күпкә. Хәзерге балалар телевизор да карамый бит, компьютер, телефонда утыралар. Туганда ук белеп туалар. Тәрбия өйдән башлана. Баланың театрда спектакль каравыннан әти-әнисенең аны өйдә ничек тәрбияләве күренә. Әгәр син балаң белән аралашмыйсың, аңа күпмедер ва­кы­тыңны багышламыйсың икән, ул театр карый торган бала булмый.

Ләкин ни генә булса да, артист үз ролен ышандырырлык итеп уйнарга тиеш. Балаларга “подход” таба белергә кирәк. Спектакльнең уңышы беренче чиратта драматургтан тора. Заман таләбенә туры китереп, балаларны кызыксындыра торган әсәрне режиссер тиешенчә куя икән, балалар аны карый. Хәзер яхшы балалар драматургы табу да проблема. Бөтенесе дә курчак театры өчен әсәр яза алмый.


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының 2018 елгы 41нче саныннан алынды.


Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ