Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәмис ЛАТЫЙПОВ: “Бездә бит иртән урамга чыкканда ук кылыч тагып, штыклы мылтыкны алга сузып чыгып китәсе...”

27 Июль 2020 446
Танылган журналист, “Татар-информ” электрон газетасы баш редакторы Рәмис Латыйповка сорауларым җыелган иде. Бүген, ниһаять, шуларга җавап табу бәхетенә ирештем.
– Кеше белән конфликтка кергәнең бармы?

– Мин утрауда ялгыз яшәгән Робинзон Крузо түгел бит инде, ул да Җомгасы белән һәр атнаның шимбә кичендә сугышкан. Бездә бит иртән урамга чыкканда ук кылыч тагып, штыклы мылтыкны алга сузып чыгып китәсе. Кояшка карап елмаям дип кенә уйлыйсың, башыңа шак итеп күгәрчен “ә” итеп китә. Өске каттагы фатирда тавышлы студентлар яши башлаган – менеп әйтәсе. Кибеткә керәсең, күз алдыңда кассир кызга исерек ир бәйләнә башлый. Бик ашыккан берәрсе поворотнигын яндырмыйча алдыңа килеп керә, күзен түгәрәкләндереп сиңа акаеп карый. Конфликтка кермим дисәң дә өстерәп кертәләр: танк кебек броня киеп торсаң гына таманга туры килә. Хәер, конфликттан тәм табып яшәгән кешеләр дә бик күп…


***
Әңгәмәне тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1946
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ