Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН: “Россия мөселманнарында бердәмлек юк”

17 Июнь 2016 1461
Сәяси фәннәр докторы, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән әңгәмә.
– Рәфыйк әфәнде, соңгы елларда мөселман дөньясында радикальләшү шактый көчле бара, сәбәпләре нидә? ИГИЛның позициясе әле һаман да көчлеме?

– ИГИЛның позицияләре шактый какшады, Россия Сүриягә ярдәм итә башлагач башланды бу хәл. ИГИЛ дәүләт-оешма буларак хәзер үзенә бик җәлеп итми инде. Яшьләр анда бик ыргылып торалар дип тә әйтеп булмый, чөнки аннан кайтучылар да бар бит. Тыштан бик матур, шәригать кануннары дип чакырсалар да эченә кергән кеше анда бик күп проблемалар барлыгын, шәригать кануннарының бозылганлыгын күрә. ИГИЛ турында фикер тискәре якка үзгәрә. Пропаганда, агитация алып бару өчен аларның финанс мөмкинлекләре дә бик күпкә кимеде. ИГИЛның русча чыккан реклама ролигын карыйк, анда, “без үтерәбез, кан коябыз, без килеп җитәбез”, диләр. Бик агрессия белән эшләнгән ролик. “Без үтерүчеләр, безгә үтерүчеләр кирәк”, дип чакыру бит инде бу. Аларга килүчеләрнең саны кан коярга теләүчеләр белән генә чикләнә башлаган дип әйтергә була.

Төп проблема: аларга ярдәм итүчеләр күп. Ярдәм итмәсәләр ИГИЛ үзеннән-үзе таралыр иде.

ИГИЛ, Исламның радикальләшү проблемасы бөтен дөньяда бара. Мөселман дөньясы бүген кризис кичерә. Күп илләр дәүләтчелеген югалтты. Икътисадый, сәяси мөстә­кыйльлекләрен кайтара алмадылар. Гарәп илләрендә идарә формалары юкка чыкты, яңалары оешып бетми һәм шуңа күрә мөселман дөньясы бик зур проблемалар кичерә. Хәерчелек, икътисадый, сәяси проблемалар. Сәяси ситуациянең тотрыклы булмавы, әлбәттә радикальләшүгә китерә. Сәбәбен шуннан эзләргә кирәк.

– Мөселманнарга шәригать хөкеме белән яшәүче чын Ислам дәүләте төзергә ярыймы?

– Әйе, чын мөселман дәүләте хәлифәт төзибез, диючеләр бар. Әмма Коръәндә: “Сез хәлифәт, мөстәкыйль дәүләт төзергә омтылыгыз. Шул дәүләтне төзеп яшәгез”, – дигән чакыру юк. Аллаһы Тәгалә кайда яшәү мөмкинлеге биргән, мөселманнар шунда яшәргә тиеш. Бары тик биредә мөселманнарның дини мәнфәгатьләрен кимсетмиләр, аларга яшәү өчен Конституция нигезендә мөмкинлек бирәләр икән, ул шунда яшәргә тиеш.

Ислам динендә, әлбәттә, хәлифәт идеясе бар, әмма ләкин бу Гайсә (г.с.) пәйгамбәр белән бәйле. Ахырзаман җитәр алдыннан Гайсә (г.с.) пәйгамбәр яңадан җиргә әйләнеп кайтачак, пәйгамбәр буларак түгел, идарәче буларак. Аның әйләнеп кайтуы хәлифәт, дәүләт барыкка килүе белән бәйле булачак. Һәм шуңа күрә бүгенге көндә шәригать кануннары нигезендә яшәгән мөселманнар хәлифәт төзүне төп максатлары итеп куярга тиеш түгел. Хәлифәтнең барлыкка килүе, төзелүе ул безнең омтылышларыбыздан тормый, ул – Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте. Ахырзаман алдыннан ул үзе пәйда булачак. Ахырзаманны кемнедер үтереп, сугышып якынлаштыра алмыйбыз.

Без Россиядә яшибез, Конституция нигезендә мөмкинлекләр бирелгән. Мәчетләр бар, кысрыклау юк. Аллаһы Тәгалә безгә яшәү өчен шушы урынны биргән, без шушында мөселман буларак яшәргә тиешбез. Кысрыклау булса, без ул проблемаларны һичшиксез күтәрергә тиеш. Хәлифәт төзим дигән идея җәмгыятьне фетнәгә китерә. Хәлифәт төзергә омтылучыларга шуны да аңлатырга кирәк: сез анда барып сугышып нишлисез, сез кеше генә үтерәсез бит! Кеше үтереп сез хәлифәт төземисез, җинаять кенә кыласыз. Аңлаган кеше анда бармаячак.

– Россиядә ни өчен мөселман партиясе юк?

– Мөселман партиясе кирәкме соң? Моны иң актуаль проблемаларның берсе дип санамыйм. Дини күзлектән чыгып партия төзелсә, сәяси проб­лемалар, шул мөселман дәүләте төзү проблемасы калкып чыгачак. Аның Конституция кысаларыннан чыгып китүе бар.

Партия төзүнең төп максаты нәрсә? Иң беренче чиратта хакимияткә омтылу. Мөселман яки башка дини партияләр булса, алар иң беренче чиратта – партияләре аша дәүләт башына килергә тырышачаклар. Дини партияләрнең хөкүмәт башына килүе Россия Конституциясенең дөньяви принципларын бозуга китермәсме?

– Революциягә хәтле мөселманнар бик актив булган, думада депутат булып утырганнар...

– Дәүләт Думасында мөселман партиясе шактый көчле булган. Әмма Думада кабул ителгән, сөйләнгән бар әйбер дә тормышка ашмаган. Дәүләт Думасы шаулап-гөрләп торган, мөселманнар иң актив чыгыш ясаучылар булган. Садри Максуди француз телендә чыгышлар ясаган, бөтен халык мөселманнарның активлыгына шаккаткан. Әмма аның нәтиҗәсе булган дип әйтә алмыйбыз.

– Мөселман зыялылары ничек пәйда була?

– Тәрбияләргә кирәк. Ул хәл бүгенге көндә бик актуаль. Бөтен проблемаларны имамнарга сылтап калдырырга тырышабыз. Мәчеткә барабыз да, имамның вәгазе бик примитив, дибез. Чынлыкта исә иң катлаулы, авыр проблемаларны зыялылар хәл итәргә тиеш. Ә муллалар алар төзегән карарларны тормышка ашыручылар булып торалар. Бик авыр мөселман проблемаларына җавап бирүчеләр юк дәрәҗәсендә. Зыялылыр бер катлау булып формалашты дип әйтеп булмый әлегә.

– Мөселманнар мәнфәгатен кайгыртучы депутатлар ник юк?

– Әлбәттә, закон проектларын әзерләүчеләр булырга тиеш. Мөселманнардан чыккан депутатлар шактый, әмма алар мөселман проблемалары белән тулысынча профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәләр дип әйтеп булмый.

– Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның Татарстанга килүен христианлаштыруны җәелдерү дип уйлаучылар бар.

– Әлбәттә, һәрбер конфессия үзенең бу төбәктә позициясен ныгытырга тырыша. Казан төбәге 16 гасырда ук православие дине өчен плацдарм булган.
Мөселманнар православие динен тотучылар белән бергә яшәгәннәр. 16 гасырда руслар ниләр генә кыланып бетмәгәннәр, көчләп чукындырулар һ.б. әмма татарлар үзләренең позицияләрен барыбыр югалтмаганнар. Һәрбер конфессия үз мәнфәгате турында кайгырта. Миссионерлыкны беренче планга кую өчен генә эшләгән эш дип уйламыйм мин моны. Динне тарату буенча алар үз, без үз юнәлешебездә эшлибез. Бер-беребезнең эшенә тыкшынмыйча, бер-беребезне дошман күрмичә шулай эшләп барсак проблемалар тумас, иншалла.

ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1167
ӨСКӘ