Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рәфинә Ганиуллина: “Төкле аягың белән, улыбыз – Айтуган”

8 Май 2019 1643
Рәфинә Ганиуллинаның икенче улы туды!
“Төкле аягың белән, улыбыз – Айтуган”, – дип үзенең Инстаграм аккаунтында шатлыклы хәбәре белән уртаклашты кичә җырчы.

Шулай да ире Рәзил Камалов сөенче алырга алданрак өлгерде. “Урааааааа!!!” – дип, русчалап, хатынына рәхмәтләрен җиткереп куйган иде.
4 май көнне Габделфәт Сафин концертында рәхәтләнеп җырлады әле Рәфинә.

Машиналарында бала табу йортына бара торган сумкалары үзләре белән булган анысы. Хәтта Сөмбел Билалованы да җырларга дәшкәннәр. Нәтиҗәдә кызларның икесен дә тыңладык.

Габделфәт Габдрахманович та: “Рәхмәт сиңа, Айтуган, договорны бозмадың”, – дип язды Инстаграмына.

Рузилә Хасимовна да үзенең аккаунтында: “Әнисен тәки эшләтеп бетерде бит”, – дип Рәфинәгә һәм улына соклануларын белдергән.

Бәби туар вакыты җиткән булуга карамастан, сезонның актык концертына кадәр эшләп бетерделәр шул. Гастрольләргә, районнарга да чыктылар.

Иркәләнеп ята торганнардан түгеллеген кабат менә шулай раславыдыр Рәфинәнең...
Беренче уллары Сөләйманга дүрт яшь.

“Монысы темпераментныйрак булып туарга тиеш, олысы бу кадәр сиздермәде”, – дип сөйләп алган иде Рәфинә, бер күрешкәндә. 

Иң мөһиме – сау-сәламәт булсыннар, әйдә, тигез гаиләдә пар канатлы булып үссеннәр дигән теләктә калабыз.

Сүз уңаеннан, Габделфәт Сафинның төркемендә тагын бер бәби туарга тора әле.

Концертларга йөргәннәр кемнеке икәнен белә инде...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 907
ӨСКӘ