Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Пыжмарада 15 балалы гаилә яши

12 Ноябрь 2015 2315
Балтач якларында шундый гаилә барлыгын ишеткәч, башта ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Без инде ун балалы гаиләләргә дә шаккатырга өйрәнгән халык бит! Ә монда – унбиш! Ничек табып, ничек багып бетерергә кирәк аларны?! Тукта-тукта, ә бәлки ул балаларның берничәсе тәрбиягә алынгандыр?...
Шул хәлләрне ачыкларга теләп, Балтач районы Пыжмара авылына сәфәргә кузгалдым. Бу якларда мари, удмурт авыллары күп. Исеменә караганда, Пыжмараны да мари авылы түгелме икән, дигән идем. Әмма саф татарча язып куелган мәдәният йортын, мәктәбен, мәчетен күргәннән соң, әлеге уемның ялгыш икәнен аңладым.

Авыл артык зур түгел, Мөхәр­лә­мов­ларның өен тиз эзләп таптым. Ак кирпечтән салынган зур гына йорт. Өй эче тулы кешедер дип керсәм, буп-буш диярлек. Зал ягында 5 яшьләр чамасындагы бер матур кызчык телевизор карап утыра. Ул арада кухня ягыннан җыйнак кына гәүдәле, сөйкемле бер ханым килеп чыкты. Хуҗабикә, унбиш бала анасы Алсу үзе икән.

– Ирем белән икебез дә Әтнәнекеләр (район үзәге Әтнә түгел, алты чакрым ары кечерәк кенә Әтнә исемле авыл. З.М.), – дип сүз башлады Алсу ханым. – Күршеләр дә әле, бергә уйнап үстек. Хәбир миннән дүрт яшькә олырак. Миңа 18 тулгач та өйләнештек. 19 яшемдә улыбыз Хәлил туды. Ике ел Әтнәдә яшәдек тә, йорт сатып алып, бирегә – Пыжмарага күчендек. Монда яслесе дә, мәктәбе дә, юлы да бар дигәндәй... Балалар өчен уңайрак булыр, дидек.

– Ирегез кайда соң әле? – дип кызыксынам.

– Хәбир төшке ашны ашап, әле генә кабат эшенә китте, – диде Алсу.
Без сөйләшеп утырган арада берәм-берәм мәктәптән балалар кайта башлады. Өченчесе, дүртенчесе, алтынчысы... Өйдәге кечкенә кыз Зөһрә белән җидәү булдылар! Өйдә хәзер шушы җидесе генә икән, калганнары кайсы-кая таралышкан. Бишесе инде үз гаиләсен корган. 47 яшьлек Алсуның инде биш оныгы бар!

– Күп бала алып кайтырга хыялланган идегезме? Әллә шулай килеп чыктымы? Балаларның барысы да үзегезнекеме?

– Унбише дә үзем тапкан балалар! – диде Алсу ханым, горурланып. – 9 малай, 6 кыз. Күп бала алып кайтырмын дип уйламаган да идем, булган берсен алып кайттым инде. Яшьлек белән авырлыгын да сизмәгәнмендер. Хәер, берсе дә артык түгел аларның. Берсе генә өйдә булмаса да, әллә ниләр җитмәгән кебек тоела башлый. Болай үзебез ишле гаиләләрдә үсмәдек. Хәбирләрдә дә, бездә дә өчәр генә бала иде.

– Үзегез кем булып эшлисез?

– Мин – китапханәче, укырга бик яратам. Ирем механизатор, тракторда да, комбайнда да эшли. Мактау кәгазьләре белән, әнә, шкаф тулган...

– Балаларыгыз белән якыннанрак танышыйк әле. Олысы Хәлил дидегез. Ул ничәнче елгы?

– 1986. Хәзер Казанда яши, төзелештә эшли. Өйләнде, ике баласы бар. Икенче улыбыз – Шамил, 1988 елгы. Балтачта яши, өйләнде, бер баласы бар. Өченчесе – Рамил, 1989 елгы. Әле менә 9 октябрьдә туе булды. Дүртенчесе – Альберт, 1990 елгы. Хәзер Казанда яши, МЧСта эшли. Өйләнде, бер баласы бар.

– Абыйсыннан алдарак өлгергән икән...

– Әйе шул, шулайрак килеп чыкты. Бишенчесе – Айсылу, 1991 елгы. Кияүдә, үзенең дә кызы бар инде. Чүпрәле егетенә чыккан иде, хәзер Казанда яшиләр. Һөнәре буенча – повар-технолог.

– Димәк, биш балагыз инде башлы-күзле булырга өлгергән. Сөб­ханалла, биш онык!

– Алтынчысы – Асаф, 1992 елгы. Быел гына Ветеринария академиясен тәмамлап, кулына диплом алды. Ноябрьдә армиягә китәчәк. Абыйлары икешәр-икешәр барып хезмәт итеп кайтканнар иде, Асафыбыз үзе генә китә инде.

Җиденчесе – Инсаф, 1993 елгы. Казанда, тракторда эшли. Сигезенчесе – Гөлүсә, 1998 елгы. Унбиш яшеннән Казанга чыгып китте. Медицина училищесында укый. Сигез баланың җидесе Казанда, Шамилебез генә Балтачта.

– Димәк, сез 27 яшегездә җиде бала анасы булырга өлгергәнсез? Аннары, аңлавымча, биш ел “ял иткәнсез”. Гөлүсәдән соң да тагын җидәү бар бит әле!

– Ул җидесе әлегә үз яныбызда. Менә, әле генә укудан кайтып кергәне – тугызынчы бала – улыбыз Ранил, 2000 елгы. Тугызынчы сыйныфта укый. Унынчысы – Гөлинә, 2001 елгы, сигездә укый...

– 2002 елгы Данилебез җидедә укый, – дип дәвам итте Алсу ханым. – Гөлчәчәгебез 2003 елгы, алтыда укый. 2005 елгы Алиябез дүртенчедә, 2008 елгы Илүсебез беренче сыйныфта укый. Төпчегебез Зөһрә 2010 елгы, балалар бакчасына йөри. Бүген бераз йөткереп тора әле, шуңа күрә бакчага җибәрмәдем.

– Моның кадәр баланы ничек ашатып-эчертеп бетерәсез? – дим елмаеп.

– Балаларның үскән бере кул арасына керә бара. Үз итебез, сөтебез, бәрәңгебез дигәндәй... Хуҗалыкта барысын да асрыйбыз: ике сыер, кышлык иткә ике баш эре терлек, бозаулар, сарыклар, кош-корт – бөтенесе дә бар. Хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт, нәрсә сорап керсәң дә кире борып чыгармыйлар. Ирем дә эшләп тора бит әле, хезмәт хаклары да зарланырлык түгел.

– Йорт-җирегез әйбәт күренә, үзегез салып чыктыгызмы, хөкүмәт булыштымы?

– 1 миллион 200 мең сум бирделәр, рәхмәт, калганын үзебез булдырып чыктык. Балалар инде үз юлларын үзләре салып бара, безне борчыганнары, йөзгә кызыллык китергәннәре юк! Ник бу хәтле таптым икән дип үкенерлек итмәделәр, Аллага шөкер!
Алсу ханым белән сөйләшкәндә шунысына игътибар иттем: ул бернәрсәдән зарланмый. Бу дөньяны ничек бар, шулай кабул итеп, үз өлешенә тигән йөкне сабыр гына тартып бара сыман.

Зөлфия МАНСУР
Казан – Балтач – Пыжмара – Казан
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 969
ӨСКӘ