Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Путин яхшымы, яманмы – Америка халкына бу нәрсәгә?

22 Декабрь 2016 1010
Сәяси фәннәр докторы, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән әңгәмә.
– Рәфыйк әфәнде, Американың 45нче президенты Дональд Трампның властька килүе Америка белән Россиягә ничек тәэсир итәчәк? Соңгы вакытта АКШ белән Мәскәү арасында хәлләр катлауланды бит.

– Трамп сайлау алды компаниясен башлаганда Россиягә уңай мөнәсәбәтен күрсәтте. “Россия бе­лән хәл-әхвәлләрне яхшыртырга кирәк”, – диде, әмма тора-бара тискәре фикерләр дә әйтә башлады. Тотрыклы булмавын күрсәтте. Трампның һәрбер сүзенә ышану шактый авыр, чөнки ул сәясәт өлкәсендә эшләгән кеше түгел. Аның сәясәт өлкәсендә кабул иткән карарлары төрлечә булырга мөмкин. Хакимияткә килүен дә Россия өчен яхшы күренеш дип әйтергә иртәрәк. Шулай да, бу өлкәдә уңай үзгәрешләр булыр дип уйлыйм.

АКШның дөньяда тоткан урыны буенча да ниндидер үзгәрешләр барадыр. АКШ “бөтен дөнья жандармы” булу функцияләрен югалта башлады. Трамп артында торган бай даирәләр дә АКШның тоткан урынын башкачарак үзгәртергә кирәк дигән фикердә.

– Ягъни?

– Америка безгә караганда ун мәртәбә баерак дәүләт, мөмкин­лекләре зур, әмма аның икътисади хәле бигүк яхшы түгел, проблемалары җитәрлек. Трамп та: “Кытайга каршы икътисади яктан көрәшергә кирәк”, – ди. Кытай икътисады күп өлкәдә АКШны узып бара. Америкага эчке икътисади мөмкинлекләрен тирәнрәк барларга кирәк.

– Америкада сәясәт кем кулында?

– Анда сәясәтне күбрәк байлар хәл итә, әмма андагы демократия президент системасына корылган. Сенаторлары бар. Президент декоратив рольне генә башкара, бернәрсә дә эшләми дип әйтү дөрес булмас иде.

– Президент нәрсәне дә булса хәл итәме?

– Әлбәттә. Әмма стратегик юнә­леш­ләрне “акча капчыклары” билгели дигән фикер яшәп килә. Бу дөреслеккә туры киләдер.

– “Трамп сәясәтче түгел, ул бө­тен­ләй президент булырга уйламаган иде”, – диючеләр бар.

– Уйламыйча гына омтылмагандыр, үзе генә түгел, республика партиясе тарафдары бит ул. Трамп амбицияләр белән фикер йөртә торган яшьтә түгел, яше дә, тормыш тәҗрибәсе дә бар. Президентлыкка чыгуын очраклы дип әйтмәс идем. Аның президент булып җиңүе күпләрне аптырашта калдырды. Чынлыкта исә аптырарлык нәрсә юк. Клинтонның сайлау алды кампаниясен карасак, анда Америка проблемаларын хәл итү мәсьәләсе сирәк күтәрелде. Һаман да шул читтән дошман эзләү... Бигрәк тә Россиягә каршы риторика көчле булды. Гади халыкны иң беренче чиратта тамагы туклыгы, эш хакы, торыр урыны проблемалары борчый. Путин яхшымы, яманмы – Америка халкына бу нәрсәгә? Америка халкы яхшы яшәсә, шул җитә. Сайлау алды кампаниясен Россиягә каршы юнәлтү практик яктан Клинтон өчен уңышлы булмады. Сәясәтчеләрнең 90 %ы ул җиңеп чыгар дип өметләнсә дә, барып чыкмады. Финанс капчык­лары арасында да аның килүен теләүчеләр булгандыр. Аңа каршы булган иң көчле компромат сайлауга бер атна кала килеп чыкты бит: ФБР тарафыннан хат алышуы судка барып җитте, бу очраклы хәл түгел.

Бүгенге көндә Америкага яңача фикерләүче, сәясәтне яңача коручы президент кирәк дип уйлаучылар шактый. Трампка байлар арасында да өмет баглаучылар күп.

– Трамп бер командада Клинтонны үзенә эшләргә чакыра алмыймы?

– Юктыр. Бу сайлау алды кампаниясе бик пычрак барды. Бер-берсенә әйткән сүзләр бик түбән дәрәҗәдә булды. Боларның бөтенесен дә онытып, ниндидер бер команда туплау мөмкин эш түгел. Аннары бит алар төрле партиядән.

– Сайлау алды кампаниясе вакытында Мәскәү Клинтонга каныкты кебек?

– Мәскәү, киресенчә, тыныч карады, артык тәнкыйть булмады. Клинтон тарафыннан Мәскәүне сүгү каты булса да. Россиянең позициясе: кем президент була – шуның белән эшләрбез.

– АКШтагы сайлауларга Путин тәэсир иткән, диләр...

– Юк дип уйлыйм. Россия АКШ сайлауларына тәэсир итүне үзенә максат итеп куйгандыр дип уйламыйм. Тәэсире нинди рәвештә булды: бүгенге көндә Путин факторы бит ул дөнья өчен мөһим. Йогынтысы шулай гына булды дип әйтергә була, тыкшыну рәвешендә түгел. АКШ «серверны ватып керделәр, фәлән-төгән иттеләр, Мәскәү кулы», дип сөйләнсә дә, моны раслаучы фактлар табылмады. Бу процесска кереп китеп, аңа эчке яктан йогынты ясау шактый катлаулы. Моны Мәскәү Кремлендә аңлыйлардыр, алар аны максат итеп куймагандыр. Сайлауның нәтиҗәсенә Мәскәүнең йогынтысы зур булды дип әйтү дөрес булмас иде.

“Трамп”ның инглизчәдән тәр­җемәсе – “козырь”, ягъни уен картасы. Мелания – Трампның өченче хатыны. Алар 2004 елда өйләнешә. Трампка – 70, өченче хатынына 46 яшь. 2006 елда уллары туа (бу – Дональдның бишенче баласы). Американың 45нче президентының акча янчыкларында 3,7 млрд доллар байлыгы бар.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ