Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Психолог Зөлфия Мәксутова: “Ирнең күпме акча эшләве хатынына бәйле”

30 Апрель 2019 720
Өлкәнрәк буын борчуларын, җан авыртуларын эчендә йөртергә, артык ачылып сөйләмәскә күнеккән. Шуңа да психологка баруны сәер адым кебек кабул итә алар. Әмма хәзер бу гадәти күренеш. Күпләр курыкмыйча психологка йөри, төрле үсеш-үзгәреш тренинглары уза. Психолог Зөлфия Мәксутова да хатын-кызларга үз-үзләрен табарга, сәләтләрен ачарга, финанс якларын хәл итәргә, үпкәләрдән арынырга булыша.
– Күп хатын-кызда ирне беренче урынга кую, үзеңне корбан итү дигән әйбер бар. Бу дөресме?

– Ирне яратырга, хөрмәтләргә кирәк. Ләкин үзеңне онытырга һич ярамый. Иң дөресе: ир белән хатын арасында партнерлык мөнәсәбәте булырга тиеш.

– Хатын-кыз сабырлыгына ничек карыйсыз?

– Бу сыйфат хатын-кызның үзеннән кала бөтен кешегә дә уңайлы. Ләкин сезне хатын-кыз буларак түбәнсетәләр һәм сез шуңа түзеп яшисез икән, кайчан да булса дәшми калулар, сабырлык чир буларак чыгачак. Шуңа күрә шундук җайлап әйтергә, фикереңне белдерергә кирәк. Үзеңне аска калдырырга ярамый. Кешеләр үләр алдыннан ун әйбергә үкенә ди. Шуның берсе: үзен үпкәләткән кешесенә кайтарып әйтә алмавына.

– Зөлфия ханым, ир кешенең күпме акча эшләве хатынына бәйле дисез. Ул ничек була?


*      *      *

Язманы "Акчарлак" газетасының 17 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 907
ӨСКӘ