Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Психолог РУЗИЛӘ: “Җан яраларын да чистартырга кирәк, ул үзе бер авыру”

25 Ноябрь 2020 542
Соңгы вакытта паник һөҗүмнән (панические атаки) интегүчеләр саны арта. Ковид белән авыручылар да, авыру билгеләре белән беррәттән, көчле курку хисе барлыкка килүе турында сөйли. Мәскәү больницаларында ятучыларга психолог ярдәме дә күрсәтелә башлаган. Нәрсә соң ул паник һөҗүм? Бу хакта психолог Рузилә Казанцева-Әхмәтшина белән сөйләштек.
– Паник һөҗүмнең нәрсә икәнен белмәүче кешеләр дә бардыр. Аңлатып китик әле...

 – Кешене иң башта кукру биләп ала. Ул курку артканнан-артып, һөҗүмгә әйләнә. Кешегә бу халәттә тагын да куркынычрак була башлый. Күп итеп адреналин бүленә. Адреналин бүленү куркуның тагын да артуына китерә. Шунлыктан, бу “ябык түгәрәк” дип атала. Бу түгәрәк эчендә кешенең йөрәк тибеше көчәя, тыны кысыла, куллары һәм тәне калтырый, салкын яки кайнар тиргә бата, башы әйләнә, косасы килә башларга мөмкин. Аны үлем турындагы куркулы уйлар биләп ала. Бик авыр халәт бу. Кешенең коты алына, буыла, ул куркудан чыгу юлын таба алмый...
Бу һөҗүмнәрнең башы була. Шул ачкычны табарга белгечләр белән уздырылган сеанслар ярдәм итә. Кемдер кечкенә вакытта куркып калган була, кемдер әти-әнисен югалткан, кемдер кыерсытылган, кемдер туганда авыр туган, кемнедер көчләгән булганнар... Кешеләр үзләренең күңел яралары онытылыр дип яши. Чынлыкта, яраларны чистартырга кирәк.

***
Язманы тулысынча "Акчарлак"ның яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2632
21 Декабрь 2020 10:17 1939
ӨСКӘ